Иманны алыштырып буламы?

Иманны алыштырып буламы?

Татар милләте – кешелек җәмгыяте тарихында зур мирас калдырган халык. Аның бай тарихы, күп гасырларга сузылган кыйммәтле матди һәм рухи мәдәнияте, күркәм гореф-гадәтләре бар. Безнең халык искиткеч тырыш, эшчән, каһарман, киң күңелле. Ләкин шуның белән бергә, татар халкына күндәмлек, көнчелек, бердәмлек җитмәү хас. Мәшһүр тарихчы Ризаэтдин Фәхретдин: «Әгәр дә хакимият башында утырган түрәләребез үзара ызгышып, мал һәм урын өчен тарткалашып, берсе өстеннән икенчесе әләкләшеп йөреп, таркаулык китереп чыгармаган булсалар, Явыз Иван гаскәрләре Казан ханлыгын канга батырып басып ала алмаган булырлар иде. Әгәр дә Шаһгали кебек мөртәтләр һәм имансызлар булмаса, халкыбыз бу кадәр фаҗигаләр дә кичермәс иде», – дип ачыргаланып, йөрәге әрнеп язган.

Шаһгалинең эшен дәвам иттерүче бүгенге Шаһгалиләребез дә бар әле безнең. Әнә шул бердәмлек булмау, өстәге түрәләр кубызына бию аркасында никадәр кыенлык, фаҗигаләр күргән безнең халык. Муенына «тавык тәпие» асканнар, туган нигезеннән, торган җиреннән сөргәннәр, мәчет-мәдрәсәсеннән, диненнән мәхрүм иткәннәр, көчләп диярлек аракы эчәргә өйрәткәннәр, төрле сугышларда, афәтләрдә, революцияләрдә катнаштырганнар (күпме имәндәй егетләребез Әфганда, Чечняда ятып калды), үз куллары белән мәчет-мәктәпләрен җимергәннәр, туган телен, динен, язмасын онытырга мәҗбүр иткәннәр. «Яңа сыйныф төзибез», – дип, тырыша-тырыша үз кан-кардәшләрен үтерү, кыру, сөргеннәргә сөрү кебек төрле явыз эшләргә тартканнар, ничәмә-ничә еллар буе бөтен табигый байлыкларны, тир түгеп тапкан мал-мөлкәте белән башкалар рәхәтләнгән. Туган телендә белем бирерлек бер генә милли югары уку йорты булмаган хурлыклы хәлгә төшергәннәр. Соңгы елларда татар университеты ачу турында күпме сүз алып барылса да, аңа да чик куелды. Латин графикасына күчү мәсьәләсе дә онытылды.

Халык барысына да түзгән һәм түзә. Башын иеп, йөк аты кебек эшләвен дәвам итә. Аның мондый сабырлыгына күңеленең бер почмагында сакланып калган иман чаткылары да ярдәм иткәндер, күрәсең (диннән биздерү өчен кеше ышанмаслык атеистик гамәлләр кылынуга карамастан).

Әйе, иман чаткылары татар милләтен юкка чыгудан саклап калган. Нәрсә соң ул иман? Бу язмамда мин «иман» төшенчәсенә бүгенге җәмгыять күзлегеннән бәя биреп карарга булдым. Бәлки, бу кайберәүләргә ошамас та, ягъни иманнарына туры килеп бетмәс.

«Иман» – гарәп сүзе. Ышану, инану мәгънәсен аңлата. Моны тирәнрәк аңлау өчен, татар халкында киң таралган мәкаль-әйтемнәрне, гыйбарәләрне искә төшерик: иманлы яки имансыз кеше, моннан иман көтмә, ул иманын саткан, иманын укытырга кирәк, иманым камил һәм башкалар. Бу сүзләрне русчага әйләндерсәк: вера в Бога, вера, убеждение, верить.

Беренче төшенчәгә тукталыйк, ягъни Аллага ышануга. Бүген бу бик катлаулы мәсьәлә, чөнки дингә караш үзгәрде. Хәзер динне элеккечә эзәрлекләмиләр, вөҗдан иреге, чыннан да, гамәлгә ашырыла. Заманында халыктан тартып алынган, манаралары киселгән мәчетләр чын хуҗаларына кайтарыла, иганәчелек ярдәмендә яңалары төзелә. Бу күренешләр, әлбәттә, бик яхшы, тик бу халыкның иманга кайтуы дигән сүз түгел бит әле. Башка түбәтәй киеп яисә хатын-кызларның яулыкка төренеп йөрүен дә бу иманлы кеше икән, дип әйтеп булмый.

Адәми затка иман тумыштан, ягъни бала чактан керә, 25-30 яшьтә тулысынча формалаша. Кешенең дөньяга карашы, инанганлыгы алыштыргысызга әйләнә. Минемчә, моны берничек тә үзгәртеп булмый. Ул шулай булырга тиеш тә.

Мин үзем 25-30 еллар пропагандист һәм атеист булган кеше, ләкин кече яшьтән әбидән һәм бабайдан кергән иман чаткылары сүнмәде. Еш кына укыган вакытта, халык арасында эшләгәндә: «Үзең Аллага ышанасыңмы?» – дигән сорауга җавап бирергә туры килә иде. Бервакытта да: «Аллаһы Тәгалә юк ул», – дип кистереп әйтмәдем. Минемчә, Алла ул кешенең рухи дөньясында һәрвакыт бар (чөнки аны бер кешенең дә күргәне юк). Алла ул – безгә галәмнең ачылып бетмәгән сере. Алла ул – безгә киләчәктә гөнаһсыз яшәү өчен ышаныч, өмет, Алла ул – үз-үзеңә танылу гамәле. Алла ул – үз иманыңа, карашыңа хыянәт итмәү, тугрылыклы булу.

Дөрес, коммунистик идеяләр дини тәгълиматлар белән каршылыкка килде, ягъни ике бүре башы бер казанга сыймый, дигән кебек социализм чорында динне аяк астына салып таптадылар, меңнәрчә еллар буе тупланган әхлакый принциплар юкка чыга барды, кеше үзе эшләгән гөнаһлардан курыкмас булды, татар авызына шайтан суын капты, хәләл белән гөнаһны аермый башлады. Ә бит тирәнтен уйлап карасаң, диндә һәм коммунистик идеяләрдә уртаклык бар. Әхлакый нормалар ике тамчы су кебек охшаш бит. Мәсәлән, коммунизм төзүченең мораль кодексы –Коръән сүрәләренең, хәдисләренең, үгет-нәсыйхәтләренең күчерелмәсе. Билгеле, бу очракта ике идеологияне бер-берсенә яраклаштырырга тырышмыйм. Ислам дине бервакытта да фән белән каршылыкка килмәде һәм килә дә алмый. Ләкин дөньяны аңлау, аны танып-белү формалары гына төрле. Совет хөкүмәтенең дингә каршы булуы иң зур ялгышлыкларының берсе булды. Дини тәгълиматлар белән коммунизм төзү уңышлы чыгар иде, бәлки. Бу елларда безнең җәмгыятьтә икейөзлелеккә, битарафлыкка юл ачылды һәм шундый сыйфатларга ия булган буыннар формалашты. Бу процесс 90нчы елларда тагын да көчәйде. Күпчелек кешеләр илдә процесс барганын белмичә, аңламыйча, күк белән җир арасында асылынып калды, маргиналлар төркеме ишәйде. Гомер буе дингә каршы теше-тырнагы белән көрәш алып барган түрә-коммунистлар 2-3 ел эчендә партия билетларын чүплеккә аттылар. «Чын демократка» әверелделәр һәм хакимият башына менеп утырдылар. Совет хакимиятен һәм аның идеологиясен аяк астына салып ташлап, аны тәнкыйтьли, хурлый башладылар. Гомер буена Ленин сүзе белән авыз чайкаган, аңа табынган коммунистлар аны тәнкыйтьләп, юкка чыгардылар. Урын җитмәгәндәй, һәйкәлләрен алып ташладылар. Кыскасы, иманнарын саттылар, бүген үзләренең ялкынлы чыгышларын Аллаһы Тәгаләнең исеме белән башлыйлар, шуның белән тәмамлыйлар. Нинди икейөзлелек! Ул бүген хакимият башында, җитәкче, ул бүген түрә, элек партия исеменнән сөйләсә, бүген Аллаһы Тәгалә исеменнән сөйли. Димәк, аның сөйләгәннәре дөрес. Кайбер коммунистлар бүген мулла булды, алдындагы кәгазьгә карап, вәгазь укыйлар, бүгенге көнгә яраклашалар. Билгеле, элекке чорда да руханилар арасында төрле кешеләр булган: мәчет мичен сүтеп, үз мунчасына мич чыгарган мәэзиннәр дә һәм, һәр намаздан соң рус патшасына хәер-дога кылудан баш тартканы өчен, үзенең 9 мөрите белән баштан 11 ел төрмәдә утырып, аннан соң мәңгелек сөргенгә сөрелсә дә, иманын сатмаган ишан да булган.

Хәер, кайбер кешеләр чын йөрәге кушканча, шулай эшләргә тырышадыр. Ләкин мин моңа шикләнәм. Чөнки күп кенә кешеләрдән (мәчеткә йөрүчеләр, ураза тотучылар) сораганым бар. «Нигә мәчеткә йөрисең? Ураза тотасың?» – дим. «Кылган гөнаһларымны бетермәкче булам», – дип җавап бирәләр. Бер мисал, бүген уйнаш итеп йөргән ханымнарның күбесе абыстай булып йөри. Ничек инде шундый фахишәлекне, башкалар гаиләсен бозган кешене Аллаһы Тәгалә кичерсен. Аның гөнаһы бервакытта да юылмый.

Мондыйларга киңәшем шул: әгәр син үз иманыңны саткансың икән, иң беренче дин тәгълиматын өйрән, аңла, кешеләргә мәрхәмәтле бул. Матди якны беренче итеп куйма, булдыра алмаганны булдырырга азапланма. Көн сулышына яраклашма, эчкерсез бул! Шулай булса, бәлки, Аллаһы Тәгалә гөнаһларыңны кичерер.

Бүгенге җәмгыятьтә пәйда булган тискәре күренешләр кешеләрне рухи байлыктан читкә этәрде, киләчәккә ышаныч, өмет дигән төшенчәләр юкка чыкты, шәхси таркалу процессы көчәйде. Моның, билгеле, объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Иң зур сәбәпләрнең берсе – кеше мәнфәгатьләрен яклаучы дәүләткүләм идеологиянең булмавы, индивидуализмны, карьеризмны өстен кую, Көнбатыш илләренең мәдәниятен пропагандалау. Бу мәдәният киноларда кеше үтерү, талау, порнография, наркоманияне үз эченә ала. Телевизордан минут саен бирелгән рекламалар киләчәккә нинди өмет уятсын инде?! Хәтта хатын-кыз өчен генә билгеле булган һәм алар куллана торган әйберләрне ләззәтләнеп сөйлиләр, карап утырган җиреңнән берәр тишеккә керердәй буласың. Шулар белән халыкка «иман» иңдерәләр. Көн дә атыш-үтереш, көчләү, юлбасарлык.

Хәзер илдә бердәнбер иблис – акча хакимлек итә. Ул барысын да булдыра, кол итә, патша кодрәте бирә. Дусларны таба, аларны юк итә, түбән баскычтан югарыга күтәрә. Элегрәк безнең халык: кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, ди торган иде. Ул хәзер болай яңгырый: кем «Мерседесы»на утырсаң, шундый ук «Мерседес»та йөрерсең. Югарыдан гына бирелгән әмерләрне генә үтә дә азракмы-күбрәкме итеп төрт. Сиңа киләчәктә җылы урын әзер. Бу очракта бернинди иман да кирәк түгел.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: дөньяда маргиналлар булмыйк, ягъни җәмгыятьтә үз урыныңны югалтып, һавада асылынып калмыйк. Әхлак нормаларын югалтмыйк. Акча колына әйләнмик. Иманы булган, иманын сатмаган кешеләр, сезгә шуны әйтәсем килә: имансызлардан иман көтеп булмый, аларга иман укыту соң инде! Минем моңа иманым камил!

Роберт ЗАРИПОВ.

Азнакай районы, Урсай авылы.

Комментарии