Владивосток мөселманнары намаз бүлмәләрен сатып алыр өчен ярдәм сорый

Владивосток мөселманнары намаз бүлмәләрен сатып алыр өчен ярдәм сорый

Ерак Көнчыгыш төбәгендәге иң эре шәһәрләрнең берсе булган Владивостокта бер генә мәчет тә юк. Моңа кадәр Аллаһ йортларының төзелешләре турында сүз башланса да, хәтта урыннары билгеләнсә дә, алар ни сәбәпледер кире алынган, мәчет эше һаман саен кичектерелә.

Хәзер татарлар тырышлыгы белән мәхәллә рәсми рәвештә теркәлгән, икенче намаз бүлмәсе ачылган, аларда балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә дин нигезләре һәм татар теле дәресләре оештырылган. Тумышы белән Башкортстанның Октябрьский шәһәреннән булган Айдар хәзрәт Гарифуллин хәзер Эгершельд районында урнашкан намаз бүлмәсенең имамы, анда җомгалар үткәрә. Нәкъ шушы бинаны хуҗасы хәзер сатуга куйган.

– Эгершельд – шәһәрнең тарихи районы, үзәктән ерак түгел. Казан урамы, Казан күпере һәм Казан Храмы Владивостокның нәкъ менә бу районында. Намаз бүлмәсе урнашкан бина бик матур һәм уңайлы җирдә – өч тарафында да диңгез бар. Аны мәхәллә 2020нче елдан бирле арендалый. Моның өчен ай саен 100 мең сум һәм әле тагын коммуналь хезмәтләр өчен 50 мең сум түлибез. 150 мең сум аз сумма түгел, Аллаһка шөкер, аерым ярдәм итүчеләр бар, җомгага килгәч салынган сәдакалар белән аренданы түлибез, Мәскәүдән нәзарәт тә ярдәм итә.

– Ни өчен монда каласыгыз килә?

– Беренчедән, урыны бик уңайлы. Өлкәннәр өчен җәмәгать транспортында килүе җиңел, ә бу Владивосток өчен сирәк күренеш, чөнки шәһәр калкулыкта урнашкан. Икенчедән, җәмәгать әлеге бинаны мәчет өчен төзекләндерүгә зур өлеш кертте. Шәһәр мөселманнары бу урынны белә, аңа күнекте дияргә мөмкин. Атна саен 400-500 кеше – җомгага, ә дәресләргә 50-60 шәкерт килә. Җәй көннәрендә йөзгә якын бала дини җәйләүдә катнаша.

– Владивостокта мәчет төзү мәсьәләсе хәл ителергә өмет юкмыни?

– Владивостокта мәчет төзү мәсьәләсе күтәрелгәнгә 20 елдан артык. Хәтта 2012нче елда Татарстан Республикасы Президенты Владивостокка килгәч, биредәге мөселманнарга җир бүлеп бирелде, Рөстәм Нургалиевич катнашында анда мәчет төзеләсе урынга таш та куелды. Хәзер исә 2022нче ел, мәчет һаман да юк, инде таш куелган җире дә юк. Җирле хакимият тарафыннан мәчет төзелеше турында мәсьәлә күтәрелсә дә, ул массакүләм мәгълүмат чараларындагы чыгышлардан ары узмый. Өстәвенә, шәһәр эчендә мәчет төзү мәсьәләсе дә каралмый. Каланың сәнәгать оешмалары урнашкан, үзәктән еракта һәм җәмәгать транспорты йөрми торган җирдән урын тәкъдим ителә. Тик безнең диния нәзарәте фикеренчә, гыйбадәт йорты халык өчен уңайлы урында булырга тиеш. Шуңа күрә дә дин әһелләре һәм аксакаллар шурасы тарафыннан хәзер арендалана торган бинаны сатып алу турында карар кабул ителде. Безнеңчә мөселманнарның үз бинасы булырга һәм ул мәхәлләнең шәхси милке булырга тиеш.

– Владивостокта мөселманнар шушы бер урында гына намаз укыймы хәзер?

– Владивосток мөселманнарының ике генә намаз урыны бар, аларның берсе – шәһәр хакимияте ярдәме белән, икенчесе менә үз көчебез белән арендалана. Хакимият арендасы бер елга гына бирелә һәм ел саен озайтылырга мөмкин. Ә Крыгин урамы, 82нче йорт адресындагы намаз урыны шәхси милектә һәм алар бу биналарын хәзер сатуга куйды. Без аны сатып алырга ниятләдек.

– Ничә сум җыярга кирәк?

– Владивостокта күчемсез милек бик кыйммәт. Кыйммәтчелек буенча, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан соң өченче урында тора дияргә була. Шулай да без күз салган бина Владивостоктагы уртача бәядән сатыла: 1 квадрат метры 60 мең сум. Без арендалый торган мәйдан 390 квадрат метр һәм аны сатып алган очракта, 23 миллион 500 мең сум түләргә кирәк. Әлегә үз көчебез белән 1 миллион җыелды, Аллаһка шөкер. Күбрәк гади мөселманнар ярдәм итә, хәтта алтын бизәнү әйберләрен китерүчеләр бар, Аллаһының рәхмәте яусын.

– 23,5 миллионны кайчанга җыеп бетерергә кирәк, күпме вакыт бар?

– Әлегә без бинаның хуҗасы белән килештек – бераз вакытыбыз бар. Акча тупланып, сатып алырыбызга бик өметләнәбез. Шуңа күрә сатып алгач ук, милек итеп күчерү тизрәк барсын өчен, хәзер документацияне, бүлмәләрне тәртипкә китерәбез. Бер үк вакытта акча да җыябыз һәм бинаны дини оешмага куела торган таләпләргә туры китерердәй итәбез.

– Димәк, мәхәллә акчалата ярдәмгә мохтаҗ?

– Әйе, кардәшләребездән, мөселман эшкуарларыннан бу бүлмәләрне сатып алырга ярдәм итүләрен сорыйбыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәллам: «Аллаһы Тәгаләнең ярдәме җәмәгать ярдәмендә», – дигән. Шуңа күрә дөньяның төрле почмакларында, Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез, дин кардәшләребез хәлебезгә керер дип өметләнәбез. Шулай ук Пәйгамбәребез мәчет булдыру эшендә катнашкан кешегә Раббыбызның җәннәттә йорт төзү вәгъдәсе турында да әйткән бит. Аллаһка гыйбадәт кылу урыннарын төзү, сатып алу, ремонтлау бик әҗер-саваплы эш. Бигрәк тә хәзер Рамазан аенда – игелекле гамәлләр өчен Раббыбыз 700 һәм аннан да күбрәк арттырып түләнә торган чорда. Шуңа күрә Владивосток шәһәрендәге бу бүлмәләрне сатып алуда катнашырга өндибез һәм сорыйбыз.

Матди ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:

Номер счёта: 40703810820020000067

Валюта: RUR

Название: ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ РЕЛИГИОЗНАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ ДУХОВНОЕ УПРАВЛЕНИЕ МУСУЛЬМАН ПРИМ. КРАЯ (ПРИМОРСКИЙ МУХТАСИБАТ)

ИНН: 2540257195

КПП: 254001001

Банк: ФИЛИАЛ «ХАБАРОВСКИЙ» АО «АЛЬФА-БАНК»

БИК: 040813770

Кор. счёт : 30101810800000000770

Адрес получателя: улица Леонова, д. 1А, Приморский край, г. Владивосток

Онлайн күчерү өчен карта номеры: 

5469 5000 1639 1643 (Сбербанк), Ишмурат Рифович С.

Элемтә өчен телефон номеры: 8967-958-93-23 (банк картасы шушы номерга беркетелгән).

Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА

Комментарии