Рамил хәзрәт Юныс: кыенлыклар хәерле юлга кайтыр өчен бирелә

Рамил хәзрәт Юныс: кыенлыклар хәерле юлга кайтыр өчен бирелә

– Рамил хәзрәт, хәзерге «өйдә утыр» режимында шәхсән сез нишлисез? Гомумән, covid-19 – коронавирус аркасында килеп чыккан ситуациядән мөселман кешесе нинди сабак ала ала?

Мондый сынау, мондый афәт килгән вакытта мөселман кешесе дога кылыр, Коръән укыр. Чынлап әйткәндә, мин Коръән укыйм, дога кылам һәм шул ук вакытта Тукай шигырьләрен дә укыйм:

Гомернең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,

Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән, –

Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

Оча дилдән бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин җылый башлыйм:

Яңакларны мөкаддәс күз яшемлә энҗели башлыйм.

Бөтенләй сафлана күңлем; укыйм иман, булам мөэмин;

Килә рәхәт җиңеллекләр: хәлас булам авыр йөкдин.

Ходай! Син тыйган эшләр тәмам әкътагъ вә әбтәр, дим;

Иям баш сәҗдәгә: «Аллаһе хак! Аллаһе әкбәр!» – дим.

Менә безнең мәшһүр Тукаебыз да халкыбызга шәхси рецептын язып калдырган бит. Халыкларга авырлык килгәндә, шомландыргыч вакыйгалар булганда, җир йөзенә килеп киткән бар пәйгамбәрләр дә, сынау килгән вакытта Аллаһка сыенган. «Мин дә Коръәнне укыйм», – дип әйтүчеләр бар. Әмма Коръәни-Кәримнең «Мөхәммәд» сүрәсе аятьләрендә: «Алар Коръәнне тынлап, аятьләрен уйлап фикерләп карамыйлармы, әгәр фикерләп карасалар, әлбәттә, иман китерер иделәр, яки аларның күңелләре ачылмаска йозак белән бикләнгәнме?» – диелгән. Әгәр без Коръән укып та, аңа төшенеп, аннан файда күрә алмыйбыз икән, димәк, Аллаһ йөрәкләргә зур йозак куйган. Шуңа күрә җавапны Коръәни-Кәримнән эзлик һәм башта бу хәлләрдән без ничек итеп фәиз – җиңүче булып чыга алабыз, дип, сорау куйыйк. Чорлар алышыну белән, төрле вакыйгалар аша Коръәндә язылганга караш та үзгәрә. Мәсәлән, балачак әкиятләрен генә алыйк. Аларның күбесендә төп герой Иванушка-дурачок иде һәм берсендә, ул тоткан чуртан балыгын кире иреккә җибәрә. Менә олыгайгач, моны башкача күрәсең. Гыйбрәт алырдай вакыйга: малай балыкны тоткач, җибәрә. Ул изгелек кыла һәм изгелек кылганы өчен Аллаһ аңа могҗизасын күрсәтә. Менә Коръәнне уйлап-уйлап укыган вакытта нинди фикер туа: Коръәни-Кәримдә шуның кадәр сорауларга җавап бар ки, кызганыч, без эзләнмибез. Безгә тиз, җиңел кирәк һәм җавапларны Европа, Америка психологларының китапларыннан, Япония нейробиологларының китапларыннан эзлибез. Ә Коръәни-Кәримне мин ничәнче кабат укыйм, ә укыган саен андагы кыйссаларны беренче мәртәбә укыган кебек, дөньяны яңадан ачам, кабат башка төрле мәгънәләр табам. Менә Ибраһим галәйһиссәләм кыйссасын укыйсың да, таң каласың. Потларга табынучы әтисе, юньсез әтисе белән ул ничек сөйләшә, улы әтисен ташламый, аның белән матур сөйләшә, мин сиңа дога кылам, әтием, ди. Нух галәйһиссәләмнең улы динсез була. Әтисе, улым, бүген беркем дә котыла алмый, утыр әле көймәгә, дип үгетли. Лут галәйһиссәләмнең хатыны – хыянәтче. Әмма Садом шәһәреннән качканда ул аны да калдырмый. Асиянең ире – фиргавен. Әмма фиргавеннең хәләл җефете буларак та ул иманын сатмый, хәтта Муса галәйһиссәләмне алып, шушы фиргавен гаиләсендә тәрбияли. Йосыф галәйһиссәләм кыйссасына күчсәк, хәзерге күпме сорауларга җавап таба алыр идек. Йосыф галәйһиссәләм чорында Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә җиде ел ачлык бирә. Җиде ел! Йосыф галәйһиссәләм коега төшеп, 10 яшеннән әтисез-әнисез калган бала 50 яшендә патша вәзире була. Ни өчен? Чөнки ул беркайчан да кешелеген югалтмый һәм нәфесен тыя, җанын сатмый. Әтисенең тәрбиясе һәм күңелендәге иманына хыянәт итмәү аны зур дәрәҗәгә җиткерә. Муса галәйһиссәләмнең тормышына карасак, диңгез аркылы алып чыккан үз халкы аңа хыянәт итә. Бу кыйссаларда элеккеге заманнарда яшәгән адәм балаларының нинди авырлыклар кичерүе, нинди дингә һәм Аллаһка ни рәвешле гыйбадәт кылганнары тасвирланган. Рәсүлебез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәллам бер хәдисендә, кем дә кем иртәне имин хәлдә, сәламәт булып каршы алса һәм аның бүгенгә җитәрлек ашарына булса, ул бар дөньяга ия булган кебек булыр, дигән. Әле бүгенге хәлләр булганчы, мин вәгазьләрдә, никах һәм туйларда Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнең бу сүзләрен еш китерә идем. Күңелегез тыныч, тәнегез сәламәт, бүгенгә ашарга ризыгыгыз булса, әлхәмдүлилләһ, сез – иң бәхетле кеше. Ә без нишләдек? Гел зарландык, шөкер булмадык. Бүген, кызганыч, кешеләр хәмергә чират тора. Аллаһы Сөбеханә вә Тәгалә Коръәни-Кәримдә безгә сынаулар турында бик күп аятьләр китерә. Аллаһы Тәгаләдән ерагайдыгыз, тәүбә итегез, истигфар кылыгыз, дип, Раббыбыз адәм балаларына авырлыклар китерә. Бәхетле итәр өчен. Без авырлыклар, кыенлыкларның хәерле юлга кайту өчен китерелгәнлеген аңласак иде. Менә Аллаһы Тәгалә моны безгә Коръәни-Кәримнең «Сәҗдә» сүрәсе аятьләрендә әйтә: «Аларга ахирәтнең олуг газабыннан элек, дөньяда да, әлбәттә, газапны татытачакбыз, шаять, калганнары тәүбә итеп иманга килерләр». Үзебез мөэмин булсак та, хаталарыбыз, гөнаһларыбыз бик күп булды. Көнчелек бармы бездә, бар. Ялганлау, алдалау бар, туганнар белән араны өзү, аерылышулар, ятим балалар бар, адәм балаларын мәсхәрә итү, көлү бар. Хәзер кичерә торган хәлләр шушыларны уйлар, фикерләр өчен һәм тәүбә-истигфар кылып, ахирәткә якынаер, җәннәтле булыр өчен бирелгән. Без шул хакта уйланырга тиеш, дип уйлыйм.

– Пандемия чоры турында күп сөйләнеп, елның иң мөкатдәс ае – Рамазан киләчәге онытылып тора сыман, хәзрәт. Аны да шулай «өйдә утыр»ып башларга, бәлки үткәрергә дә туры килмәгәе. Виртуаль Рамазанны ничек нәтиҗәле итеп була дип уйлыйсыз?

– Мәккәдән турыдан-туры күрсәтә торган каналлар аша Кәгъбәтуллаһны онлайн рәвештә күрәбез дә, ай, сагынабыз. Аллаһ йортларын, җәмәгать намазларын, ай, сагынабыз. Адәм баласы шундый зат инде: булганда кадерен белми, югалткач, елый. Менә бу Кәгъбәтуллабыз күңелебезгә тагын да якынрак булсын өчен, кадере артсын өчен Аллаһы Тәгалә мәчетләрне япты. Бу үзенә күрә Кыямәт көне галәмәте. Чөнки Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәллам, Хаҗ кылу тукталмыйча Кыямәт көне килмәс, дигән. Бу хәдис Хаҗ быел булмады да, Кыямәт көненә кадәр Хаҗ кылу булмаячак, дигән сүз түгел. Икенче бер хәдисендә, Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәллам, Әҗүс белән Мәҗүс кавеме килгәннән соң да Хаҗ кылыныр әле, дип әйткән. Әмма вакытлыча Хаҗ булмыйча тору, Кыямәт көне якынаюның бер билгесе. Инде Хаҗ да булмагач, Кәгъбәтуллаһ та ябылгач, илдәге мәчетләр дә эшләмәсә, анда тәравихлар укылмаса, нишлибез, дип сорыйлар. Менә хәзер җомгаларны ничек укыйбыз? Өйдә, гаиләдә укыйбыз. Рамазанны да шулай үткәрергә. Ифтарларны һәм тәравихларны гаиләдәгеләр белән, туганнар, якын-тирә күршеләр белән үткәреребез. Без менә шәһәрдәгеләр, бер подъездда кем белән яшәгәнлегебезне белми. Шулай да менә күршеләр подъезд төбенә булса да чыгып, бергә сөйләшә башлаганнар, имеш. Подъезд туганлаша башлаган, күршедә кем яшәгәнен белә башлаганнар. Ирләр читкә йөрми, алар гаиләдә булуның нәрсә икәнлеген белә башлаган. Күпме гөнаһ тукталды – Аллаһ җирне чистарта. Чөнки без чистарына алмадык. Аллаһ Үзе чистарта. Булды! Җитте! Тулды, дөнья гөнаһ белән, диде. Шуңа күрә без Рамазан айларын җәмәгать белән уздырырга өметләник һәм дога кылыйк, Аллаһы Тәгалә насыйп әйләсен.

– Адәм баласы гомере буена бәхетле булырга омтыла. Әмма берәү дә аңа тиз генә ирешү юлын белми. Исламда бәхетле булу ничек аңлатыла, хәзрәт?

– Кеше үзенең күңеле белән бу дөньяда җәннәткә керсә, ул бәхетле була. Чөнки кем бу дөньяда җәннәткә кермәде, ахирәттә кермәс дигән, мәгънәдәге хәдис бар. Нәрсә соң ул бу дөньядагы җәннәт? Ул иманның ләззәте, диелгән. Менә күңелеңдә иман ләззәтен, Коръән уку ләззәтен, намаз уку ләззәтен, ураза тоту ләззәтен һәм гөнаһ эшләүгә караганда, аннан тыелу ләззәтлерәк икәнлеген; гайбәт сөйләгәнгә караганга, аннан тыелу, ләззәтлерәк икәнлеген; яманлык кылуга караганда, изгелек кылу ләззәтлерәк икәнлеген тоймыйча, адәм баласы дөньяның да җәннәтенә керә алмый. Чөнки ул иман ләззәтендә булмый. Әгәр күңелдә шушы ләззәт хисе сизелмәсә, бу вакытта уйланыр сәбәп бар: ниндидер кимчелегең аркасында Аллаһ ләззәт капкасын япкан, аны эзләргә кирәк, ниндидер гамәлләрне үзгәртергә кирәк. Монысы бәхетнең иң зур дәрәҗәсе. Аңа ирешү, әлбәттә, җиңел түгел. Моның өчен тырышырга кирәк. Олимпия чемпионнары балачактан башлап, еллар дәвамында җиңүгә ничек бара, бу да шуның кебек. Бер көндә, бер мизгелдә була торган нәрсә түгел, әлбәттә. Кайчак егылабыз, аякны авырттырабыз, кайвакыт туябыз да, ялкауланабыз, кирәкми, дибез, дөньяга бирелеп китәбез. Әмма аннан соң Аллаһы Тәгалә безне тагын кайтара. Әмма кем шуны бер аңлап: булды, хаталанмыйм, дип яшәсә, бу кеше, әлбәттә, дөнья һәм ахирәтнең чын бәхет-ләззәтенә иреште, дияргә мөмкин. Бу дәрәҗәгә ирешкән кешегә авыр булса да ул аны нигъмәт, ди. Авырса да, әлхәмдүллиләһ, Аллаһ минем дәрәҗәмне күтәрә, гөнаһларымны каплый, ди. Менә бу чын мәгънәсендәге бәхет. Бу чын бәхет! Әмма хәзер шушы чын бәхет ясалма бәхет белән алыштырылды. Менә кеше ясалма бәхеткә мөкиббән китте. Балалар фатирлы булсын, дип эшлибез, машинасын да аларга, укуын бетергәч, эшкә дә урнаштырабыз. Әмма шул фатирга кергәч, алар тынгы тапмыйча, яши, дүрт айдан соң аерылышалар, фатир, ремонт бар, ә тәрбия – юк. Үрнәк юк. Яки адәм баласы гөнаһлы ләззәтне бәхет дип күрә. Ни өчен ул намазга керешә алмый, гәрчә, намаз әйбәткә, дип, белсә дә? Чөнки гөнаһ аңа ләззәт һәм бәхет бирә. Бәхет ул – күңел тынычлыгы, иман ләззәте. Аллаһка якын булуың, Аның белән мөнәҗәт кылып, сөйләшә алуың. Аллаһы Тәгалә синең гөнаһларыңны кичереп, догаларың тормышка аша башлавы. Бу – бәхет. Шул ук вакытта синең тормышыңда да, эшеңдә дә хәерле яраткан эшең булса, яшәрлек малың булса, торырлык урының булса, яныңда аңлаган кешең булса, бу нур өстенә нур. Менә бу – Исламда бәхет. Ни өчен ул бәхет? Менә Пәйгамбәрләрнең матди яктан ничек тормыш итүләрен карыйк. Мәсәлән, безнең Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлламнең туйганчы ашаганы да булмаган, башка пәйгамбәрләрнең тормышлары да бик авыр булган, әмма тарихта, алар бәхетсез булган, дип, әйтелми бит. Чын бәхет ул – калебтә, күңелдә, эчтә һәм бәхетсезлек тә эчтә, күңелдә. Тыштагы матди дөнья кешегә яшәү мөмкинлеген тудыра, әмма чын мәгънәсендә бәхет-сәгадәт бирә алмый. Бәхет ул – диндә, Исламда.

Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА әзерләде

Рамил хәзрәт Юныс: кыенлыклар хәерле юлга кайтыр өчен бирелә, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии