Изге гамәлләр дәвамлы булсын

Мәчетләр төзү исламда һәрвакыт изге эш саналган. Халык аңа беркайчан да мал кызганмаган. Рәсүлебез дә: «Аллаһ ризалыгы өчен, кош оясы кадәр генә булса да, мәчет төзегән кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәткә сарай төзеячәк», – дип әйткән.

Безнең Кече Битаман авылы мәчете, җитәкчеләребез һәм халык ярдәме белән, 1996нчы елның 16нчы февралендә ачылды. Нык һәм хуш исле нарат агачыннан төзелгән бу Аллаһ йортында 13 ел буена имам булып Шакирҗанов Самат Шакирҗан улы эшләде. Авылдашларның ихтирамын казанып, аларга эчкерсез хезмәт итеп, бакыйлыкка күчкән хөрмәтле кешебез булды ул. Аннан соң өч ел буена Бәдертдинов Госман Бәдертдин улы имам булды. Бүгенге көндә мәчетебезне Каюмов Мөхәммәткәрим Габделхәй улы җитәкли. Ул – үзлегеннән дини гыйлем алган тынгысыз һәм эшлекле кеше. 2013-2015нче елларда мәчетебезне яңарту эшләрен дә ул алып барды.

Менә шушы төзекләндерү-яңарту эшләрендә әти-әниләре Кече Битаманныкы булган яшьләр дә, безнең авылны ишетеп кенә белгәннәр дә үзләреннән зур өлеш кертеп, савапка ирештеләр. Шуларның берсе – Дияров Илсур Гомәр улы. Инде ике ел рәттән Рамазан аенда авыл халкы өчен, Аллаһы Тәгалә ризалыгын өмет итеп, ифтар мәҗлесе үткәрә. Үткән җәй үзе безгә үтемле вәгазен, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Ифтар мәҗлесенә килгән халыкка, истәлеккә дип, Йосыф Дәүләтшинның «Намаз тәмен ничек татырга» исемле китабын да өләште. Тәмле кайнар хәләл ризык белән тукланып, табын тутырып әзерләнгән сый-хөрмәттән авыз итеп, Зур Чишмәнең суын кайнатып, тәмле чәй эчкәннән соң, җаннарны мәңгелек моңга урап, азан тавышы яңгырады.

Илсур Гомәр улының тагын бер саваплы эше бар. Ул да булса – Кече Битаман зиратын зурайтуга куйган хезмәте. Зиратны 40 метрга киңәйтеп, заманча койма корды, зәвыклы итеп капкасын да торгызды.

Мәчетебез елдан-ел яңара, нур өстенә нур өстәп, бар халыкны намазга дәшә. Инде түбә алыштырырга да вакыт җиткән икән. Бу эшне башлап җибәрергә Казан егетләре Алмаз Гыйззәтуллин белән Илгиз Хәйруллинның түбә калае алып кайтып бирүләре мөмкинчелек бирде. Түбә ябу, нур бөркеп торган мәчет манарасын калай белән тышлау эшенә эшчеләрне Илсур әфәнде Казаннан алып кайтты. Бу эшне алар җиренә җиткереп, зәвык белән башкарып чыкты. Мәчетебезне яңарту эшен Дөбъяз авылыннан Ильяс Бариев һәм ул алып килгән егетләр дәвам итте. Тәрәзә йөзлекләрен заманча итеп Балтач егетләре: дүрт бертуган Галиевлар – Ленар, Айрат, Ильяс, Нияз эшләп куйды.

Шушы изге эшләрдә көч куйган һәркемгә Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәте булсын. Кылган изгелекләрен үзләренә изгелек белән кайтарсын!

Авылыбызның яшьләренә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә: алдагы көннәрегез, эшләгән эшләрегез матур гамәлләр, чиста ниятләр белән тулсын өчен, авылга кайткан ял көннәрегездә намазга килегез.

Мәктәп яшендәге укучы балаларыбыз! Дин дәресләре алырга, Коръәнне өйрәнергә тырышыгыз. Мәчетебез буш тормасын, өлкән кешеләребезне алыштыра алырлык яшьләр тәрбияли алсак иде.

Авылдашлар исеменнән, Гөлфия МОХТАРОВА,

пенсионер укытучы,

Биектау районы, Кече Битаман авылы

Комментарии