- 19.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №15 (16 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
Дин юлына баскан кешеләр белән еш аралашырга туры килә. Кайвакытларда шуңа шаккатам: намаз укучы, мәчеткә йөрүче бу кешеләр үзләрен шул кадәр эре тоталар ки, алар янында үзеңне иң гөнаһлы, иң начар кеше дип хис итәсең. Андыйлар белән гади телдә аралашып та булмый – син аңа тәгаен бер мәсьәлә буенча сорау бирәсең, ул сиңа, бөтенләй темадан читләшеп, Коръәннән сүрәләр сөйли башлый. Ниндидер дини фанатизм барлыкка килде димме. Әби-бабайлардан калган дин югалып бара сыман. Ялгыш фикер тумасын – дин тотучы кардәшләргә һич кенә дә каршы түгелмен, дин тотам дип дөньялык турында онытмасыннар диюем. Коръәндә дә шул фикер язылган бит.
«Болгар» радиосы алып баручысы Фаил Гыймадов берничә елдан бирле намаз укый, мәчеткә йөри. Тик шул ук вакытта ул дөньяви тормыштан да ваз кичмәгән. Аның белән аралашырга рәхәт, ул сөйләгәннәрне сәгатьләр буе тыңлыйсы килә…
– Фаил абый, дингә кайчан, ничек килдең?
– Төгәл менә бу көнне дин юлына бастым дип әйтә алмыйм. Ходайга ышану, табыну гомер буе күңелдә бар иде. Һәр адәм баласы иман белән туа бит. Минем дә юлыма әллә нинди кешеләр очрады, төрле вакыйгалар булды. Ләкин менә күңелне нәрсәдер тырнап тора иде – мин дөрес яшәмим дигән сыман. Кулга Коръән алып укыгач, хәтта тирләп чыга идем, әйтерсең эчтә нәрсәдер яна. Шуннан соң үземә ниндидер көч, нур сеңгән сыман иде.
Кечерәк чакта балаларны да өшкерәсең. Улым: «Тешем сызлый», – дип кызарып йөгереп килгәч, белгән догаларымны укып, кулымны баламның башына куйсам, ул бернәрсә булмагандай елмаеп йөгереп китә иде. Менә шуннан соң доганың хикмәтенә ничек ышанмыйсың да Аллаһның кушканын үтәмисең?!
Намазга басканыма җиде-сигез еллап бар инде. Яшьрәк чакта дини лагерьларда да булдым. Әйтәм бит, күңелемдә Аллаһка ышану, дингә табыну һәрвакыт бар иде.
– Якыннарыгыз арасында дин тотучылар бармы?
– Әлһәмдүлилла, әнием намаз укый, энем дә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлады. Гаиләм дә дингә якыная. Бу нәрсә кешенең үзендә, күңелендә булырга тиеш. Мәҗбүриләп кенә, хатыныма, кызыма яулык бәйләтәсем килми, алайса кешедә, киресенчә, дингә нәфрәт туарга мөмкин. Унике яшьлек улым белән бергәләп намаз укыйбыз. Җай чыкканда: «Намаз укыгач, «бишле»ләр алырсың, телең ачылыр», – дим.
– Фаил абый, туйлар да алып барасың. Дин тоткан кешеләрнең күбесе спиртлы эчемлекләр булган табынга утырмый…
– Әлбәттә, спиртлы эчемлекләр булган табынга утырырга ярамый инде. Тик мәҗлескә нинди ният белән барасың бит. Хәзер мәҗлесләрдә элеккеге кебек эчмиләр, күбесе рульдә була. Берәүне дә эчәргә кыстамыйм. Киресенчә, табында утыручыларга дин турында берничә сорау бирәм, Аллаһны зурларга, ул кушканча яшәргә өндим. Шул рәвешле кешеләргә уйлану өчен җирлек калдырам. Кияү белән кәләшне дә алдан кисәтеп куям: «Мин – намаздагы кеше. Кунакларны эчәргә кыстамаячакмын», – дим. Кияү белән кәләш ризалаша. Әйтәм бит, хәзер кешенең аңы үзгәрде, дин тотмасалар да, күбесе Аллаһның барлыгына, берлегенә ышана.
– «Болгар» дини радио түгел. Син тормышка дини күзлектән чыгып карыйсың. Бу эштә комачаулык итмиме?
– Берничек тә комачаулык итми. Микрофон алдына килгәч: «И, Ходаем, кешеләрнең күңеленә яктылык, нур алып керсәм иде», – дигән теләк белән эшемне башлыйм. Сүз арасында, шунда елмаеп-көлеп, Аллаһны зурлаган шигырьдән бер-ике юл укып алам. Ләкин бабайлар кебек: «Намаз укымасагыз, гөнаһлы буласыз», – дип, кешеләрне куркытып утырмыйм. Тыңлаучыларны яхшылыкка, изге күңелле булырга чакырам. Ислам диненең нигезендә шул фикерләр ята бит. «Үзеңә ни теләсәң, башкаларга да шуны телә», – диелгән Коръәндә. Минем сүзләрем, үгет-нәсыйхәтләрем нәтиҗәсендә дингә килеп намазга басучылар да бар. Бу мине аеруча сөендерә.
– Радиодан китү турында уйлаганың булдымы? «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаганыңны беләбез. Дин дәресләре укытырга теләк юкмы?
– Кайвакыт бу турыда уйланам. Ләкин радио тыңлаучыма мин кирәк әле. Мактанып әйтүем түгел, еш кына: «Фаил, сине ишетер өчен генә радионы кабызабыз, рәхмәт сиңа» дигән смс хәбәрләр килә. Шунда күземә яшь тыгыла. Бу бит Аллаһ ярдәме, аның кушуы буенча халык күңеленә якынаям дигән сүз. Узган атнада гына халык фикере ярдәме белән «Болгар» радиосы алып баручыларының рейтингы төзелде. Рейтинг буенча, мин – икенче урында. Димәк, тыңлаучыларыма кирәкмен әле. «Мөхәммәдия»не узган ел тәмамладым. Аллага шөкер, өч ел укып, имам хатыйп дипломын алдым. Укырга җаным теләгәнгә, Аллаһның сүзләрен гарәпчәдән укырга өйрәнү өчен бардым. Хәзер гарәпчәдән Коръән укыйм, авыр әлбәттә, аны башваткыч чишкән кебек укыйсың. Ләкин күңелгә шундый рәхәтлек аласың, аңлатып бетереп булмый…
Танышларым Коръән укырга өйләренә чакыра башладылар. Сеңлемнең баласы тугач, исемне дә үзем куштым.
– Кайсы мәчеткә йөрисең?
– Күбрәк «Казан нуры» мәчетенә керәм. Эшкә барганда-кайтканда юл уңаенда кала ул минем. Ә болай барлык мәчетләрдә дә булырга тырышам. Туган ягым Буа районы, Кыр Тәүгелдесенә кайткач та, мәчеткә керми киткәнем юк.
– Фаил абый, бүген әби-бабайлардан калган дин югалып бара дисәм дә була. Төрле юнәлешләр, дин турында төрле фикерләр хәзер. Бу турыда ниләр уйлыйсың?
– Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр бит. Йөрәгеңә, акылыңа тугры калырга кирәк. Әби-бабайлар динен дә онытырга ярамый, дини телдә әйтсәк, Хәнәфи мәктәбен. Борын-борыннан ул безнең кыйблабыз булган, безнең җирлеккә туры килгән. «Мөхәммәдия»дә укыганда, без шул юнәлештә белем алдык.
Төрле юнәлешләр, ягъни төрле мәктәпләр бар. Мисал өчен, гади тормышта да беренче номерлы, утызынчы номерлы мәктәпләр бар бит һәм бер мәктәптә гуманитариягә, берсендә математикага басым ясыйлар. Ләкин барлык мәктәпләрдә дә балаларга белем бирәләр. Диндә дә шулай. Намаз укыганда, берәү кулын бер төрле, икенчесе башкачарак күтәрергә мөмкин. Ләкин аның асылы бер үк – Аллаһ кушканны үтәү, ул кушканча яшәү. Шуңа күрә мин монда әллә нинди зур проблема күрмим.
Шул ук Коръәнне дә төрлечә тәрҗемә итәләр. Бу да гаҗәп түгел. Ник дигәндә, Коръәнне гарәпчәдән туры тәрҗемә итеп булмый, бары тик сүрәләрнең мәгънәсен аңлатып, тәфсир кылып кына була. Коръәнне кем ничек аңлый, шулай тәфсир кыла. Моны гаеп итеп карарга кирәкми.
– «Болгар» радиосында намаз бүлмәсе ачкансыз икән…
– Әйе, бинабызның өченче катында намаз бүлмәсе ясадык. Килгән кунакларга, үзебездә эшләүчеләргә намаз уку, ял итү өчен аерым бүлмә булдырасы килгән иде. Иншалла, теләк тормышка ашты. Дөрес, әлегә анда кереп намаз укучылар күп түгел, күбрәк намазны ялгызым укырга туры килә. Тик чын күңелдән ышанам – киләчәктә хезмәттәшләремнең иң яраткан урыны булыр ул…
– Эчкерсез әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт, Фаил абый!
Әңгәмәдәш – Руфия ФАЗЫЛОВА.
Фаил Гыймадов: «Авырлыктан соң җиңеллек килә»,

Комментарии