Бәйгедә катнаш

Төбәкара “Идел Хаҗ” Хаҗ Үзәге хаҗилар өчен “Синең Мәккәгә илтүче юлың” исемле фото-бәйге игълан итә!

Татарстан Диния нәзарәте һәм “Безнең гәҗит”, “Известия Татарстана” газеталары ярдәмендә Төбәкара “Идел Хаҗ” Хаҗ Үзәге хаҗилар өчен “Синең Мәккәгә илтүче юлың” исемле фото-бәйге игълан итә.

Фоторәсемнәрдә Изге Кәгъбәтулла, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.а.с.) Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендәге мәчете, Изге урыннар, хаҗ кылу йолаларын башкаручы хаҗилар һ.б. сурәтләнергә мөмкин.

Иң яхшы һәм сыйфатлы саналган фотосурәтләр газета битләрендә басылачак, ә аларның авторларына истәлекле бүләкләр тапшырылачак!

“Синең Мәккәгә илтүче юлың” бәйгесе тәртибе:

1.Бәйге хаҗда булып кайткан мөселман кардәшләребез өчен оештырыла. Һәр катнашучы үзе төшергән бер генә фотосурәтне тәкъдим итә ала.

2. “Фотошоп” программасы ярдәмендә эшкәртелгән фоторәсемнәр бәйгегә кабул ителми.

3. Фотолар 10х15, 15х21, 20х30 форматында бастырылган яки электрон вариантта 8 апрельдән 7 майга кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр 13 майда билгеләнәчәк.

5. Хатлар өчен адрес: 420111, шәһ., Лобачевский ур., 6 йорт, Төбәкара “Идел Хаҗ” Хаҗ Үзәге, “Синең Мәккәгә илтүче юлың” фото-бәйгесенә. Электрон адрес: hajj@mail.ru

Хаҗ сәфәре – изге юл

Хаҗ – мөселман булган һәр кешенең Хак Тәгалә каршында биш бурычының берсе. Һәркем, мөмкинлегеннән чыгып, үз гомерендә бер тапкыр булса да, изге җирләргә барып, пәйгамбәрләребез рухына догалар кылып, күңеленә сихәт алып кайтырга тиеш.

Безнең Арташ якларыннан да Җәүдәт Дәүләтов хаҗ кылырга барып кайту бәхетенә иреште. Әлеге Олы Арташ авылында вазифасын башкара. Әле моңа кадәр бу яклардан хаҗ гамәле кылырга барган кеше юк иде. Бу беренчесе һәм башлангычы булсын иде дигән теләктә калам.

Хөрмәтле хаҗиебез Альберт Сабиров җитәкчелегендә “Нәҗем тур” оешмасы белән ноябрь аенда Казаннан Мәскәүгә юл тоталар. Ә аннан Франция самолетына утырып, Ардания башкаласы Аманга очалар. Аннан исә Мәккә шәһәренә автобус белән баралар. Анда сигез көн булгач, Ахрам киемнәре киеп, таваф һәм сәгыйт кылып, җиде мәртәбә кара ташны әйләнәләр. Һәркем әлеге ташка кулы белән кагылып алырга тели. Шуңа күрә этеш-төртеш була. Шушында егылсаң, хәтта үлеп калуың да ихтимал.

Гает көнне Мөздәлифә үзәгендә куналар. Һәм аннан Гарәфә тавына китәләр. Шайтанга таш атарга баргач, дүрт көн торасы. Хаҗиларны һәрчак җирле озата бара. Алар тәртип һәм тынычлык саклый.

Шушы гамәлләрдән соң, кабат Кагъбәгә кайтасы һәм сәгыйт, таваф кылгач, әхрамнан чыгасы.

Авылдашыбыз хаҗ гамәленнән 58 көндә әйләнеп кайтты.

Тагын берничә кызыклы фактны язам. Мәдинә мәчетенә 800 мең кеше сыя. Аның ишегалдына хөрмәтле пәйгамбәрләребез күмелгән. Ибраһим пәйгамбәргә куелган таш янында аяк эзләренә кадәр саклана.

– Әлеге изге җирдәге тарихи, мәдәни, дини мирасын һәрвакыт саклап, төзекләндереп тоту өчен ел саен унбер миллиард сум акча сарыф ителә икән.

– Әлеге илдә бик гадел халык яши, – дип, фикерен белдерде хаҗиебез.

Аларга биредә тел белмәү кыенрак булган. Ашау мәсьәләсенә килгәндә, безнең халык алар ризыгына ияләнмәгәнгә күрә, итле бәрәңге белән арыш ипиен сагынганнар.

Халкы Русияне белә, ә менә Татарстанны юк. Дөньяви һәм дини белемгә бертигез дәрәҗәдә карыйлар, белемгә омтылучы халык яши. Биш вакыт намазны калдырмыйлар. Юл буенда бар җирдә мәчетләр. Халыкның төп кереме – нефть, газ акчасы. Керем дәүләтнең һәр кешесенә исәпләнгән. Хәтта һәр яңа туган балага 70 мең доллар акча бирәләр икән.

Анда җинаять юк дәрәҗәсендә, ди. Бары кайбер очракта килгән кешеләр генә закон бозарга мөмкин. Хәтта югалткан әйберләр җыя торган оешмалар бар. Кем нәрсә таба, шунда илтеп бирә. Ә югалтучы әлеге оешмага мөрәҗәгать итә.

Урамдагы тәртипне, чисталыкны исе китеп сөйләде хаҗиебез.

Рәзинә СӘМИГУЛЛИНА.

Саба районы, Олы Арташ авылы.

Аллаһы Тәгаләнең мәзәге юк

Бу вакыйга яшь чагымда Казанга килеп тормыш итә башлагач булды. Үз тормышымнан бик канәгать. Ике кызыбыз туды, аларның матур гына үсүенә сөенеп яши торган чагым.

Волгоград поезды белән Казанга кайтып килүем.

Барыбыз да вагонда үз урыныбызга урнаштык. Янымда минем яшьләрдәге бер ханым. Ә каршы якта бездән олырак бер хатын утырып кайта. Күңеле бик борчулы, ул зур кичергән кешегә охшаган. Бер сүзгә дә кушылмый, уйланып, гел тәрәзәгә карап кайта. Аны үз яныбызга чәй эчәргә чакырдым һәм ни өчен шундый борчулы булуын сорадым. Ул башта дәшмәде, ә аннан соң: “Сез яшьләр. Барыгызга да гыйбрәт булсын”, – дип сүз башлады.

Алар ире белән шактый яшиләр. Тик балалары тумый. Нәзерләр әйтә-әйтә Ходайга ялыналар: нәтиҗәсе булып бер-бер артлы ике сабый дөньяга килә. Әллә үзләре артык иркәләгәнгә, әллә аралары бик аз булганга, балалар бик шук булып үсә. Сикерәләр, уйныйлар, сугышалар – һич тыңлата алмыйлар.

Ире түзмәгәч: “Балаларны куркыту өчен, бер пәри алып кайтырга кирәк”, – дип әйтеп сала. Шуннан соң өченче балалары да туа. Ләкин ул гарип – нәкъ пәри төсле була.

– Менә хәзер уйламыйча әйтелгән мәгънәсез сүзнең җимешен татыйбыз. Ахыры ни булып бетәр инде. Аллаһы Тәгаләнең мәзәге юк шул. Һәр сүзне уйлап сөйләргә кирәк”, – диде дә ул күз яшьләрен сөртеп, тагын кайгыга чумды.

Бу вакыйгага күп еллар үтсә дә, һич кенә дә хәтердән чыкмый. Барыбыз өчен дә гыйбрәт бу.

Зәйтүнә ХӘЙРУЛЛИНА.

Казан.

Хәрәм тамак туйдырмас

Хәрәм ризык тамак туйдырмас! Коръән китабыннан бер мисал китерәсем килә.

Борын-борын заманда, пәйгамбәрләр яшәгән чорда яшәгән ди бер адәм. Аның ишегалдында бер алмагач үскән. Ул көн саен бу адәмгә бер алма биргән. Хуҗасы исә җавап итеп көн саен алмагач төбендә гыйбадәт кылган. Шундый көннәрнең берсендә бу адәмгә юлчы кергән. Иртән торсалар, алмагач өч алма биргән. Адәм бик шатланган. Юлчыга – бер, ә үзенә ике алма калдырган. Юлчы бер алма ашап та тамагы туйган, адәм икене ашагач та ач калган. Ходай Тәгалә юлчыга дигән алманы үзләштергәне өчен, адәмнең гомер буе гыйбадәт кылуын юкка чыгарган.

Димәк, чит кеше милкенә кул салу, аны үзләштерү, эшләгән эшенә, тиешлесенә түләмәү – бик зур гөнаһ. Һәм ул, кайда гыйбадәт кылуыңа карамастан, кичерелми булып чыга.

Җәмәгать, без шактый гөнаһ ясадык. Шуларны каплар өчен яхшылык эшләр вакыт җитте. Әйдәгез, хәрәм ризыкка кул сузмыйча, хәләл яшәүгә күчик. Тормышның ямен соңыннан үзегез дә аңларсыз.

Халыклар хәләл яшәүгә күчсә, дөньяда сугыш-үтерешләр булмас иде. Дөньядагы тынычлыкның башы хәләл яшәүдән тора.

Мансур ФАЗЛЫЕВ.

Балтач районы.

Иманлылар начар булмый

Элекке Президентыбыз Корбан бәйрәме алдыннан журналистны – Ирек Мортазинны ирегеннән мәхрүм итте. Ә бит халкында әби-бабаларыбыздан калган шундый сүз йөри: кешенең үлгән хәбәре чыкса, ул бик озак яшәячәк, диләр. Моны безнең буын кешеләре, шул исәптән Сәкинә ханым да яхшы белергә тиеш иде. Бу хакта гаиләләрендә бер тапкыр да сөйләшү булмады микәнни?! Бер ел эчендә эшләгән хаталарны ул көннәрдә гафу итәргә тиеш идек.

Колшәриф мәчетендәге гает намазында Президентыбызны да күрергә өметләнәбез. Мәчет белән Кремль арасы бик якын бит. Русларның бәйрәмендә В. да, Д.Медведев та, үз диннәрен хөрмәтләп, чиркәүгә килә. Гает намазларында М.Шәймиев тә булса, мәчеткә йөрүче ир-егетләребез күпкә артыр иде. Барыбыз да белә: иманлы кешеләр начар була алмый.

Тагын шунысы да күңелне тырный: татар халкы өчен күп хезмәт куйган, аның өчен җаны-тәне белән тырышучы Фәүзия Бәйрәмованы ни өчен өске катлам вәкилләре бер дә якламый?! Ә без, гади халык, аны яклап берни эшли алмыйбыз. Җаныбыз гына әрни.

Нәфисә МӨХӘММӘДИЕВА.

Әлмәт районы, Колшәрип авылы.

Мәчет карты да кеше кыйный

Танышларымның әнисе күрше авылда яши. 80гә якынлашып килә. Шул әбине мәчет карты карчыгы белән тотып кыйнаган. Бәхәс исә су өчен чыккан. Әйе, гап-гади су өчен. Бу карт су өчен тиешле акчаны түләми икән. Үзе исә бәрәңге бакчасына, печәненә дә шланг белән су агыза, ди. Әбинең моңа ачуы чыккан: шлангны алган да ыргыткан. Менә шуннан соң мәчет карты белән корткасы әбине капкага кысып, тукмарга тотынганнар. Кара янмаган җире калмаган, күзе дә шешеп чыккан. Әбигә: “Ни өчен милициягә бармадың?” – дигәч, “Ходай үзе белер әле. Алар белән тагын бәхәсләшеп йөрер хәлем юк”, – диде.

Бу карт белән карчык үзләре инвалид та икән әле. Карты мулла булып йөреп, төрле дини ашларга чакырыла торган ихтирамлы кеше. Язуымның максаты – бу кешеләрне фаш итү түгел. Дөньяда шундый хәлләр дә була икән дип, аптыравым, гаҗәпләнүем генә. Андыйлардан Ходай үзе сакласын.

Адресым редакция өчен генә.

Комментарии