Ядегәрдә зур бәйрәм!

Ядегәрдә зур бәйрәм!

Ядегәр авылында 2нче март көнне бик зур бәйрәм – мәҗлес булып узды. Дин галиме, остазыбыз, авылдашыбыз Каюмов Габделхакның тууына 100 еллыкны билгеләп үттек.

Каюмов Габделхак 1921нче елның 2нче мартында Ядегәрдә туа. Гомере буе дин юлында була. Габделхак абый үзе Казанда яшәде. Казаннан кайтып, атнаның һәр дүшәмбесендә хәләл җефете Наҗия абыстай белән Ядегәрдә дини белем бирәләр иде. Бу бит 90нчы еллар! Поезд белән Шәмәрдәнгә кадәр кайткач та, Ядегәргә 8-10 км төшәргә кирәк. Машина булса, машина белән, булмаса, җәяү кайталар иде. Әле кайткан саен кулларында төргәге белән дини китаплар да була.

Бу җыен-мәҗлесне уздыруда башлап йөрүче кеше – Ядегәр авылының имам-хатыйбы Гаяз хәзрәт. Аңа Габделхак абыйның туганнары, энесе Заһид абый, Габделхак абыйның улы Зөфәр, Зөфәрнең хәләл җефете Фәнүзә, Зөфәрнең улы Рөстәм дә ярдәмгә килгән.

Изображение удалено.Бәйрәм тантанасы мәчеттә башланып китте, аннары Ядегәр мәдәният йортында дәвам итте. Бу тантанада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат Курамшин, Кукмара мәчете имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев, Теләче төньяк казые Исмәгыйль хәзрәт, күрше-тирә авыллардан имам-хатыйплар катнашты.

Ядегәр авылы мәчете 1994нче елның 2нче декабрендә ачылды. Ул вакытта имам-хатыйп булып Фаиз хәзрәт Якупов эшләде. Мәчеткә Габделхак исеме 2006нчы елда бирелде. Габделхак абыйның туганнары ярдәме белән 2015нче елда евро-ремонт үткәрелде, мәчеткә терәп мәдрәсә салынды, мәчетнең эче тәртипкә китерелде.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, бәйрәм тантанасы беткәч, мәдәният йортының икенче катындагы китапханә бүлмәсендә бик зурлап чәй өстәле әзерләнгән иде. Мин үзем дә аптырап калдым, табында гөбәдиягә хәтле бар иде. Соңыннан мөхтәсибләр пешекче кызларга, мәдәният йорты хезмәткәрләренә үзләренең рәхмәтен җиткерде.

Зиннур ИСХАКОВ,

Кукмара районы, Ядегәр авылы

Комментарии