«Бүген халык дин түгел, йола тота»

«Бүген халык дин түгел, йола тота»

«Авыл мулласының эше эшмени: аштан-ашка йөри. Тамагын гына туйдырып калмый, уч тутырып сәдакасын да алып чыгып китә». Авыл халкына дини сабак бирергә тырышучы муллалар үз артыннан һәрчак шундый сүзләр ишетеп каладыр ул. Ишетеп кенә калсаң бер хәл, йөзеңә бәреп: «Безнең сәдака акчасына яшисең», – диючеләр дә очрамый калмый. Авыл мулласының авыр хезмәте турында Тукай районы Малтабар авылы имамы Җәүдәт хәзрәт Харрасов белән сөйләштек.

Җәүдәт хәзрәт Малтабар авылында имам булып инде 30 елдан артык хезмәт куя. Авыл зур түгел, барлыгы – 87 хуҗалык, шунда 150дән артык кеше яши. Шуңа күрә анда мәктәп, балалар бакчасы һәм клуб ише хикмәтләр юк. Аның каравы, мәчет эшләп килә. Тиздән яңасының манарасы да күренәчәк.

– Быел авылның хәлле егетләре белән яңа мәчет торгыза башладык. Авыл халкы да үз өлешен кертә, булдыра алганча ярдәм итә. Мәчеттә биш вакыт намаз һәм җомга намазлары даими укылып килә. Шулай ук безнең карамакта мәктәп бинасы да бар. Анда балалар булмагач, барлык җыелуларыбыз һәм укуларыбыз шул бинада уза. Атнаның дүрт көнендә хатын-кызлар белем ала, дүшәмбе көнне ирләр укый, – дип уртаклашты Җәүдәт хәзрәт.

МУЛЛА БУЛАЧАГЫН АЛДАН СИЗГӘН

– Ислам дине белән кызыксынуым малай вакыттан ук башланды. Күршебездә Шәмсекамәр исемле әби бар иде, Аллаһның рәхмәтендә булсын. Шул әбинең калын гына Коръән тәфсире бар һәм ул аны укырга бик ярата иде. «Мине дә өйрәт әле», – дип әбине аптырата идем. «Синең белән генә утырсам, минем эшемне кем эшли», – дип әби мине һаман читләштерә килде. Шәмсекамәр әби үзе идән паласлары суга иде. Ахыр чиктә: «Мине палас сугарга өйрәт, мин синең өчен эшлим, ә син миңа китап укырсың», – дип килештердем. Шулай итеп палас сугарга да өйрәндем, Коръән китабында язылганнарны тыңлау бәхетенә дә ирештем.

Мулла булу нәселдән килгән бүләк ул, дисәләр дә, Җәүдәт хәзрәт нәселендә муллалар юк. Әмма хәзрәт үзенең дини юлга басачагын һәм халыкка әдәп-әхлак дәресләре бирәчәген яхшы сиземли. Яшьтәшләре дә еш кына: «Син егет вакытта ук: «Кәрам мулла бакыйлыкка күчкәч, мин аның урынына мулла булам», – дип әйтә идең», – дип искә алалар икән. Фәрештәләрнең «амин» дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең. «Авылда совет чорында ук Кәрам бабай мулла булып хезмәт куя иде. Ул үлеп, 26 ел үткәннән соң булса да, аның хезмәтен дәвам итәргә туры килде», – ди Җәүдәт хәзрәт.

– Дин – бөтен нәрсәнең дә башлангычы ул. Ул Аллаһның кешелеккә биргән рәхмәте дә, бәрәкәте дә. Аның кануннары буенча яшәгән халыкка Аллаһ барысын да бирә. Авылның да, шәһәрнең дә үсеше шуннан тора, – ди хәзрәт. – Сәгуд Гарәбстанын гына алыйк, чебен дә яши алмаган тау-таш арасында җәннәттә яшәгән кебек яшәп яталар. Аллаһ кушканча тормышын корган, ихлас күңелдән аның кануннарын үтәгән кешеләрнең берсе дә начар яшәми. Моңа ирешү өчен булганыннан канәгать булып, шөкер итеп яшәргә өйрәнергә кирәк. Күрше өлкәләрдәге Ислам динендә яшәгән авыллар турында гел ишетеп торабыз бит.

Җәүдәт хәзрәт үзе дә Малтабар авылы халкы арасында дингә карата кызыксыну уятырга тели. Моның өчен төрле ысуллар куллана. Авылда кызыклы очрашу кичәләре һәрдаим булып тора.

– Төрле сорау-җавап уеннары, викториналар оештырабыз, дини бәйрәмнәрне авыл халкы белән бергә үткәрәбез. Өлкәннәр көне, авылыбызның күренекле кешеләренә багышланган очрашулар да читтә калмый. Бүген бик күп кешеләр үзләренең нәсел тамыры белән кызыксына, шуңа багышланганнарын да шактый уздырдык. Күптән түгел булганы – татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия апа Бәйрәмова белән очрашу иде. Ул инде 20 елдан артык безнең авылга кунак булып килә. Үтемле вәгазьләре белән халыкны җәлеп итә белү аңа Аллаһтан бирелгән бүләк.

АВЫЛ МУЛЛАСЫ БУЛУ ҖИҢЕЛ КӘСЕП ТҮГЕЛ

Кечкенә авыл булгач, һәркем бер-берсен яхшы белә, бер гаилә булып яши. Шул гаиләнең бер әгъзасы яңа машина алып, йә булмаса, йорт күтәреп куя икән, авылдашлары арасында имеш-мимешләр күтәрелә. Кызганыч, тик бу сүзләр мулланы да читләп үтми.

– Авылда мулла вазифасын башкару җиңел эш түгел. Иң авыры – халыкның сине аңламавы. Син мулла икән, аларның бөтен йомышларын да үтәргә тиеш, хәтта ул кеше үз гомерендә бер генә тапкыр «бисмилләһ» дип әйтмәгән булса да. Халык безгә шулай карый. «Аллаһ юк бит ул», – дип йөргән кеше булса да, ул үлеп, җеназасына бармасаң, син инде начарның да начары, кем булган бу, диләр. Бүген күпчелек халык дин түгел, ә йола тота. Шул йоланы үтәсә, өстеннән тау төшкән кебек куана. Ә шул ук вакытта өстендә никадәр дини вазифа, фарыз, вәҗиб гамәлләрнең, сөннәтләрнең өелеп калганы турында бер генә дә уйлап карамый.

Икенче җанга тия торган нәрсә ул – синең гайбәтеңне сатулары. Мин инде менә утыз ел шушы авыл халкына хезмәт куям, балалары туса – исем кушам, никахын укыйм, үлем-китем булса – тиешенчә соңгы юлга озатам. Моңа да карамастан, үзенең әти-әнисен соңгы юлга озата да алмаган халык минем турыда сөйләүдән туктамый. Имеш, мин сәдака җыям. «Җыйган акчага гараж төзеде, машина алды» һәм шуның ише башка бик күп сүзләрне еш ишетергә туры килә. Муллага шуның кадәр сәдака биргән авыл тагын кайда бар икән? Ә мәчетне нәрсә хисабына тотасың, дип борчылып сораган бер генә кеше дә юк, – дип уртаклаша Җәүдәт хәзрәт.

30 ел мулла ролен башкаручы хәзер инде мондый гайбәтләргә колак салмаска өйрәнгән. Синең турында гайбәт сөйлиләр икән, димәк, гөнаһларыңны юалар. Шулай да күңелдә юшкын калмый түгел.

Авылның язмышы халыкның бердәмлегенә, алар тоткан дингә һәм шул динне таратучы зыялыларга, авыл диеп янып-көеп йөрүчеләргә бәйле. Шушы исемлектәге бер генә кеше юкка чыкса да, авыл язмышы кыл өстендә торып калачак. Картада нокта гына булып калган авыл исемнәренә карап, шөкер итә торган заманда яшибез. Якты киләчәгебез турында кайгыртыр һәм булганына шөкер итәр вакыт җиткәндер, бәлки...

 

Кеше үзе үк Кыямәткә ашкына әллә?..

«Дөньяда бер кеше үлсә дә, безнең өчен бу зур кайгы булырга тиеш. Җир тетрәү меңәрләгән кешенең гомерен өзде, тик кешелекнең әллә ни исе китми, ул гөнаһ кылуын дәвам итә», – ди күп кенә дини китаплар авторы, вәгазь остасы Зөфәр хәзрәт Тәхавиев. Кешелеккә килгән кайгы һәм афәтләрнең сәбәпләре турында аның үзе белән сөйләштек.

– Төркия, Сүрия илләренә килгән тетрәндергеч кайгы, афәтләрдән зыян күргән һәр гаиләгә Аллаһ Тәгалә күркәм сабырлык бирсен. Җимерекләр арасында җан биргән һәркемгә изге үлемнәрен насыйп итсә иде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдис-шәрифләренең берсендә: «Кем дә кем җир тетрәү вакытында һәлак булса, аларга шәһит үлеме насыйп ителер», – дигән. Дөньяда барган һәлакәтләр – акылы булган һәр кеше өчен дә афәт ул. Көтелмәгән вакыйга, әлбәттә. Берәү дә үз үлемен көтеп ятмый, әмма үзен мөселман дип санаган һәркем үлемгә көн дә әзер булырга тиеш. Гөнаһтан саклан, Аллаһ кушканны үтә – менә шул чакта үлемгә әзер булырсың.

– Хәзрәт, ә менә мондый казаларның сәбәбе нидә соң?

– Хәзер күпләр статистика мәгълүматларын күзәтә. Һәлакәттәге корбаннар санын чутлый. Аның төгәл санын бары тик Аллаһ Тәгалә генә белә. Җир тетрәү аркасында меңәрләгән кеше һәлак булды. Бер генә кеше үлсә дә, безнең өчен бу зур кайгы булырга тиеш, тик кызганыч, миллионлаган корбан булса да, исебез китми. «Һай», – дибез дә, яшәвебезне дәвам итәбез. Тормышыбызны хәләл якка үзгәртергә омтылмыйбыз. Бүген калебебез каткан. Менә бу җир тетрәүне дә табигать казасы, диләр. Ә табигатьнең хуҗасы кем соң? Тик торганнан гына килеп чыккан афәт түгел, югыйсә. Сәбәбе дә көн кебек ачык, әмма без – сукыр. Аллаһ Тәгалә Җир, күкне, табигатьне һәм андагы һәр тереклекне бар иткән. Алар белән идарә итүче дә – фәкать Ул гына.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) мөбарәк хәдисендә Аллаһ Тәгалә сүзләрен китерә: «Әй, Мөхәммәд, әгәр дә мин нәрсә дә булса уйласам, бу котылгысыз, ул нәрсә һичшиксез булачак». Кешелек дөньясына килгән бу казалар – кешеләрнең гөнаһ кылуларыннан. Без динсез караш белән яшибез. Мәчетләребез була торып, Аллаһ йортына йөрмибез. Зина кылабыз, хәрәм ризыклар ашыйбыз, хәмер кулланабыз, риба белән сату итәбез, алдыйбыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәте белән яшәү безгә кыргый гамәл булып күренә. Ә ширек кылу гадәти хәл кебек. Аллаһ Тәгалә газапларыннан чыннан да куркып еласаң, урамда ярым-шәрә кыяфәттә йөрмәсәң, Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәте белән сакал үстерсәң, хәрәм эшләрдән курыксаң, сиңа икенче сорт кешегә караган сыман карыйлар. Трусик-шортиктан йөргән хатын-кызлар, юл читендә аунап яткан исерек кеше – нормаль күренеш, без аларга гаҗәпләнмибез. Ә моңарчы намаз укымаган кешенең саҗдәгә киткәнен күрсәк, аны сөйләргә тотынабыз.

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында җир тетрәү күренеше булганмы?

– Бер көнне Пәйгамбәребезнең сөекле хатыны Гайшә янына кешеләр килгән һәм: «Җирләр селкенү хакында әйт әле. Бу хәлләр кайчан булачак?» – дип сораганнар. Ул Пәйгамбәребез авызыннан ишеткәннәрне сөйләп биргән: «Исерткеч эчемлекләр куллану, зина кылу, ефәк киемнәрдән йөрү, музыка кораллары рөхсәт ителгәч, җир тетрәү булачак». Бүген бу күренешләрне кем инкарь итә алыр икән?..

Гомәр радыйаллаһу ганһу Мәдинәдә идарә иткән чорда җир тетри. Шулчак ул бөтен халыкны үз янына дәшеп: «Әй, кешеләр, сез бик тиз арада үзегезнең динегезгә бидгать кылдыгыз. Тагын шундый хәл була икән, мин сезнең яннан китәм», – дигән. Бидгать кылу – яңалык кертү дигән сүз. Һәркем намаз укыган чорда Ислам диненә ниндидер яңалык кертеп, җир тетрәгән икән, бүгенге чор турында сүз куерту артыктыр да.

– Кешелек бәла-казаны үзе чакырып китерә, дидек. Ә моны туктатуның берәр юлы бармы?

– Кешеләр хәзер үзләрен бу дөньяда кунак итеп түгел, бар нәрсәгә хуҗа итеп күрәләр. Әйтерсең лә, алар өч көнлек дөньяда яшәмиләр. Ә бит көн саен аларга үлем фәрештәсе карап тора. Бүген йокларга яткач, иртәгә күземне ачам дигән ышанычың бармы? Юк. Барысы да Аллаһ Тәгалә кулында. Бу вакыйга бары тик кисәтү генә, чөнки чынлыкта Аллаһның газабы каты булачак.

Үзенең дини белеме булган һәркем вәгазь-нәсыйхәт сөйләргә ашыга. Тыңлавын тыңлыйбыз сыман, тик никтер ишетмибез. Кыямәт көненең якында булуын күрсәтә торган тагын бер нәрсә – ахирәткә төркемләп сәфәр кылу. Элек көненә берешәр, икешәр кеше үлсә, хәзер меңәрләп үлә. Җаннар Кыямәткә ашкына. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Телсез шайтан булып кабердән кубарылсаң, бик яшисең килер, әмма мондый форсатың булмас», – дигән. Авыз эчеңдә – тел, башыңда акыл булганда, дөресен сөйләргә, игелек кылырга ашык! Берәр җиребез авыртса, тиз генә табибка йөгерәбез. Аның күрсәтмәсен үтибез. Безнең илдә тиешле дару булмаса, чит илдән табып алып кайтабыз. Аңа дигәндә, акчасын да табабыз. Ә Аллаһ кушканнарны үтәргә көч таба алмыйбыз. Акча түкми бары тик тәүбә сорарга гына кирәк. Бу дөньяда кунак булуыбыз турында онытмыйк.

 

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә Кыямәт көнендә Аллаһның рәхмәтенә ирешәчәк 7 төрле кешене күрсәтә: гадел җитәкче; мәчеттә укылган намаздан яңадан анда керү теләге белән чыккан кеше; гыйбадәт кылучы егет; ахирәт, Аллаһ ризалыгы өчен дуслашкан кешеләр; сәдаканы яшерен бирүче кеше; аулакта бер Аллаһның ризалыгын өмет итеп кенә намаз укып, күзләреннән яшь чыгарып гыйбадәт кылучы; берәү бозык юлга чакырганда, Аллаһтан куркып, үзен шушы бозыклыктан тыеп кала алган кеше.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии