- 19.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №6 (15 февраль)
- Рубрика: Иманга юл
Барыбыз да белә, Иблис атабыз Адәмгә сәҗдә кылудан баш тартып Аллаһының ләгънәтенә дучар булды. Иблис Адәм белән Һаваны алдап, Аллаһы Тәгалә тотынмаска кушкан агач җимешен ашатты. Хак Тәгалә атабыз Адәмне, анабыз Һаваны һәм Иблисне «бер-берләренә дошман хәлендә» җәннәттән җиргә төшерде.
Иблис Аллаһы Тәгаләгә вәгъдә итеп әйтте: «Адәм хакында мине аздырганың өчен адәм балаларын адаштырырга Синең туры юлыңда утырырмын һәм аларның алларыннан да, артларыннан да, уңнарыннан да, сулларыннан да килермен. Шуннан соң аларның күбрәген шөкер итүчеләрдән тапмассың» (7. 16,17).
Иблиснең менә шушы «алларыннан да, артларыннан, уңнарыннан, сулларыннан да килермен» дигән сүзләре турында бераз уйлап карыйк әле. Ни өчен ул «төрле яктан килермен» генә димәгән. Шул мәлгуньнең «алларыннан килермен» дигән сүзе нәрсәне аңлата?
Аллаһы Тәгаләнең ләгънәтенә юлыккан зат – Иблис, кешеләрне, бигрәк тә мөселманнарны туры юлдан яздырыр өчен (чөнки Иблиснең бөтен нияте һәм кәсебе мөселманнарны туры юлдан яздыру) изге эшләр эшләргә чакыра. Ягъни ярамаган урында һәм вакытта намаз, Коръән укырга куша. Ә кеше: «Намаз, Коръән укуның нинди зыяны булсын инде?» – дип шул гамәлләрне башкара. Иблис кушуы буенча нинди изге гамәлләр башкарыла соң?
Намаз укуның нинди начарлыгы бар инде дип, рәгаиб, бәраәт, кадер һәм һәвел намазлары уку; шулай ук сәдака бирү әйбәт инде дип, гүр сәдакасы, Коръән мәҗлесләрендә дәррәү кубып акча алмашып утырулар; Коръән укуның нинди начарлыгы булсын дип, әрвахларның 3е, 7се, 40ы һәм елы уңаена багышлап мәҗлесләр уздыру; 41 ясин чыгулар, кемгәдер багышлап Коръән тутырулар, мәетләр өстендә тәһлил әйтүләр; Пәйгамбәребезне (с.г.в.) олылыйбыз дип, Мәүлид бәйрәмнәре уздырулар; тарихыбызны торгызабыз дип, борынгы шәһәр хәрабәләрен изгеләштереп «хаҗ» кылулар – барысы да Иблиснең мөселманнарны туры юлдан яздыру өчен «алларыннан килеп» изге гамәлләр кылырга кушуы буенча эшләнә.
Ә бит Аллаһы Тәгалә: «Ий, Адәм балалары! Мин сезгә әйтмәдемме, шайтанга гыйбадәт кылмагыз һәм аның сүзе белән йөрмәгез, ул сезнең ачык дошманыгыз, дип!» (36,60).
Аллаһы Тәгалә әйтми бит: «Шайтан изге гамәл кылырга кушса, тыңлагыз!» дип. Шайтанның бер боерыгын да тыңларга ярамый, хәтта изге гамәл кылырга кушса да.
Имам Шафигый янына Иблис килә дә: «Әй, Шафигый, «Лә иләһә илләАллаһу, Мухәммәдәр-расүлуллаһ» дип әйт әле», ди. Имам Шафигый аңа: «Син миңа бик изге кәлимә әйтергә кушасың, әмма син әйтергә кушканга күрә, мин бу кәлимәне әйтмим. Әйтсәм, иманымны югалтачакмын», дип җавап бирә. Менә шулай Иблис мөселманнарның алдыннан килеп изге гамәл кылырга кушып туры юлдан яздыра.
Сорау туа: ничек итеп Иблис кушкан гамәл икәнен аерырга? Бик ансат аерып була. Әгәр берәр гамәлне Аллаһы Тәгалә Коръәндә күрсәтмәгән, Пәйгамбәребез (с.г.в.) кылмаган гамәл икән, бу Иблис кушуы буенча кылына торган гамәл була. Юкка гына Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Миннән соң Ислам диненә кем яңалык кертсә, ул үзенә тәмугтан урын әзерли», димәде бит.
Ә Иблис «артларыннан килермен» дип нәрсәне белдерде?
Әйтик, бер мөселман кешесенә кемдер (белмичәме, махсусмы) начарлык кылды. Ә мөселман кешесе: «Ахыры хәерле булсын инде», дип тегене кичерергә торганда Иблис килә дә: «Әллә син аны шулай калдырырга уйлыйсыңмы? Ул сине мыскыл итте, син күпме хәсрәтләндең. Әйдә, мин сиңа үч алу юлларын күрсәтәм», дип мөселман кешесен юлдан яздырырга тырыша. Ә Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бер-берегезгә үч сакламагыз!» дип боерган иде бит.
«Уңнарыннан килермен» дигән сүзен ничек аңларга?
Ислам терәкләрен торгызып намазга басып, ураза тота башлаган мөселманнар янына Иблис уң якларыннан килеп: «Әнә күрәсеңме, синең әти-әниең (яисә туганнарың) намазга басмый, син алар белән аралашма, алар бит кәферләр. Син әдәби китаплар укыма, дөньяви фәннәр сиңа кирәк түгел», дип мөселман кешесен уң як юл читеннән мәтәлдереп төшерә. Югыйсә, Коръәндә дә, сәхих хәдисләрдә дә ата-аналарга, туганнарга карата мәрхәмәтле, рәхимле булырга кирәклеге хакында әйтелә. Шулай ук Аллаһы Тәгалә кешеләрне гыйлемгә, йолдызларны да, табигатьне дә, биология-зоология фәннәрен дә өйрәнергә чакыра. Кеше бер яклап та, бер өлкәдә дә фанат булырга тиеш түгел, чөнки Ислам – яшәү рәвеше. Ә бары тик гыйбадәт кылып кына, цивилизациядән баш тарткан хәлдә яшәп булмый…
Иблиснең «Сулларыннан да килермен», дигән сүзе бүген милләтебезнең 95 процентына туры килә дисәм ялгыш булмастыр. Берәр татар мөселманы үзенең милләтен намазга басарга чакыра башласа, шунда ук Иблис тегенең янына «сул ягыннан килеп»: «Синең беркемгә дә начарлык кылганың юк, син гөнаһсыз кеше. Әнә гөнаһлылар башларын бәрә-бәрә намаз укысын. Син намаз укып вакытыңны әрәм итсәң, гаиләңне кем туендырыр, пенсиягә чыккач басарсың әле, бер дә кайгырма!» дип күңеленә вәсвәсә сала. Һәм аның бу вәсвәсәсе белән күпчелек милләттәшләребез ризалаша да, үзенең бу дөньяга бары тик сыналыр өчен генә җибәрелгәнен оныта. Күбесе тәүбәгә килергә соңга калып, Иблисне шатландырып гүр иясе булып куя.
Ә Аллаһы Тәгалә Иблискә: «…Кешеләрнең сиңа ияргәннәре белән бергә һәммәгезне салып җәһәннәмне тутырачакмын», диде. (7. 18)
Иблисне, кайсы яктан килүенә карамастан, аны тыңламыйча, Аллаһының кушканнарыннан тайпылмыйча, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) өйрәтүләрен үтәп, динебезгә кертелгән бидгать гамәлләрдән арынып яшәп, Рәхимлебезнең вәгъдә иткән җәннәтләрен кәсеп итәргә язса иде.
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.
Иблис вәгъдәсе ,

Комментарии