Авылыбыз хәзер китаплы

Ниһаять, «Зур Кукмара авылы» китабын бастырып, кулыбызга алып укырга насыйп булды. 
Бу китапны бастыру уе башыма 2009нчы елның гыйнвар башында ук килгән иде. Шул көннән башлап, авылыбызның тугыз урамында кемнәр яшәгәне, кәсепләре, эш урыннары, гаилә хәле турында мәгълүмат туплый башладым. Бу эшләрне башкару өчен күп эзләнергә, архивларда хәйран казынырга туры килде. Меңгә якын кулъязма язылып, аларны ачыкларга, һәрбер гаиләгә кереп, альбомнарын барлап, булган фотоларын алып, һәммә урамга аерым папка булдырып, кулъязмаларны бастырып, теркәп бардым. Искергән, төсе үзгәргән фотоларны яңартып, язмаларны компьютерда әзерләгәнче шактый вакыт узып, йокысыз төннәр дә аз булмады. 
Аннан китаплар бастыруда тәҗрибәле күптәнге танышым Рәшит Миннегалиев белән фикеремне уртаклашып, булган материалларымны күрсәттем. Карап чыккач: «Әле тугыз урам белән генә чикләнмәс. Башка чыккан яшь гаиләләрнең дә гаилә альбомнарын барлап, башкаларныкы кебек анкета мәгълүматларын да аласы булыр» , – диде. 
Без бер фикергә килеп, тарихи язмаларны, фотоларны барлап, һәрбер урамның исемен, анда яшәгән гаиләләрнең, элеккеге һәм бүгенге яшәешне чагылдырган фотолар булдырдык. Рәшит аларны компьютерга кертә барды, сораштыру, эзләнү, барлау дәвам итте. 
Архивларда эзләнүдә Газинур Гаязетдиновның, гаилә фотоларын туплауга, аларның гаилә хәле, кәсепләрен белешеп язмалар язуда Рәсимә Мингазованың хезмәтләре әйтеп бетергесез. Ә инде финанс ягын булдыруда, эшкә, тарихи язмаларны бастыруга күрсәткән матди ярдәме өчен, эшмәкәрләр, иганәчеләр, авыл җирлеге белән тыгыз элемтәдә торып, бастыруга киткән чыгымнарны капларга, 665 битле, икешәр кило ярымлы 900 данә китапны алып кайтуга, урнаштыруда зур көч куйган Марсель Мингазовка, авылдашлар, төркемдәшләр, шәхсән үземнең исемнән дә чиксез рәхмәтемне җиткерәм! 
Башланган эш – беткән эш, дип юкка гына әйтелмәгән. Авыл халкы да мөмкинлекләреннән чыгып, булган кадәр ярдәм итте. Рәшит Миннегалиевка зур рәхмәт! Материалны туплап, тиешенчә эшкәртүне үз өстенә алучы ул булды. 
Китапның тиражы 900 данә булып, бер китапның үз бәясе бер меңнән чыкты. Төсле фотолар, сыйфатлы кәгазьдә, каты тышта, затлы төстә булуын, алып кайту чыгымнарын исәпкә алып, тулы бәясе 2500 сумга чыга. 
Ниһаять, авылыбызның тарихи энциклопедиясен бастырып кулыбызга алып укырга насыйп булды. 
Китапның авторы, төркем җитәкчесе Нурислам ГАЛИЕВ,
Кукмара районы, Зур Кукмара 

Комментарии