Җан барлыгын онытмыйк!

“БГ”да “Бабай алмасаң, колаша юк” (19 май, 2010 ел) язмасын укыгач, түбәндәгеләрне әйтергә теләдем.

“БГ”да “Бабай алмасаң, колаша юк” (19 май, 2010 ел) язмасын укыгач, түбәндәгеләрне әйтергә теләдем.

Сәдака – боһан, ягъни кояштан килүче нур. Сәдака – иман хаклыгының һәм җан дөреслегенең дәлиле. Ләкин ул биргән кешегә генә түгел, алган кешегә дә дәлил. Тиешсез сәдака алу – зур гөнаһ. Хәер-сәдака ул – зур әманәт. Аның билгеле кешеләре (мескен, фәкыйрь, ятим, мосафир), урыны (мәчет, мәдрәсәләр) барын күбебез белә. Ә инде Рамазан аенда фитыр сәдакасын фәкыйрь кешеләргә, авыр тормышлы гаиләләргә бирү дөрес, байларга һәм мәчетләргә атап бирергә ярамый. Сәдаканы Аллаһы Тәгалә кабул итеп алсын өчен, бик игътибарлы булып, тиешенчә эшләргә кирәк. Мәчет капкасында ике яклап баскан әбиләрнең, бәлки, берсе генә сәдака алырга хаклыдыр. Бүтәннәре 6-7 мең алучы икән – мескен дә, фәкыйрь дә түгел. Бу очракта сәдака алу – гөнаһ. Ә сәдаканы сорап алучы, бирмәгәнгә карап калучы – имансыз кеше булуын дәлилли. динендә кешене ачулану хәрам эшләрдән. Артыннан орышып каласыңмы, битенә бәреп әйтәсеңме – барыбер, ул мөселман булган бәндәне, ягъни кардәшеңне үпкәләтү, рәнҗетү була. Кешегә бәддога уку, аны каргау, явыз дога кылу – гөнаһ.

“Дога кылыгыз”, – дип, сәдака бирәләр. Пәйгамбәребезнең: “Уң кулың белән биргәнеңне сул кулың сизмәсен”, – дигән хәдис бар. Яшерен биргән сәдака саваплырак. Сәдака иясен җәннәткә сәдака ишегеннән чакырырлар, ди. Ләкин ул сәдакалар чын күңелеңнән – кешегә фаш итмичә, тәкәбберлек күрсәтмичә бирелгән булырга тиеш. Иң мөһиме, сәдаканы Аллаһы Тәгаләне танып, аңа ялварып, мәчеткә кереп, ниятләп, үз теләге белән бирүче кешенеке хәерле һәм саваплы. Сәдака алучы да дөрес итеп, игътибар белән дога кылырга тиешле.

Бәндәләр арасында төрле кешеләр бар. Беришләре яманлыкны юлдаш итеп яши – кешедән көнләшә, рәнҗетә, гайбәт сөйли. Үзләре намаз укып, мәчеткә йөрергә мөмкиннәр. Икенче берәүләр китергән иманнарына тугры була. Иң мөһиме, аларның күңеле саф, пакь. Алар кешегә яхшылык эшләп һәм теләп яши. Шуңа да Аллаһы Тәгалә кемнеңдер догасын шунда ук кабул итә, үтәп куя. Ә кемнекендер вакыт узгач кына, кайберәүләрнеке бөтенләй кабул булмый. Әйе, мәчеткә йөрүчеләр, имамнар арасында да ихлассыз кешеләр була.“Мәчеткә андый кешеләр янына барасым килми”, – дип һәм: “Сәдаканы мәчеткә салмыйм. Анда аны урлыйлар”, – дию дөрес түгел. Без мәчеткә Аллаһы Тәгалә янына барабыз. Аны танып, аңа ялварып, сәдака салабыз. Ә аны тиешле урынга файдаланмаган кеше караклык өчен бу дөньяда да, ахирәттә дә үзе җавап бирер.

Сәдака ул – акча гына түгел, кешегә, мәчеткә изгелек эшләү, ярдәм күрсәтү дә. “Иман китереп, изге дога гамәлләр кылган кешенең әҗере ике өлеш бирелер вә алар җәннәт бүлмәләрендә имин вә тыныч булыр”. (37 аять, “Сәба” сүрәсе). Авылыбыздан Айрат Гыйльманов, Тирсә авылыннан Адел Латыйпов үз мәчетебезгә, зиратыбызга ярдәм күрсәтеп тора. Мөрәҗәгать иткән саен берсүзсез ярдәм кулын суза алар. Тәкәбберлек күрсәтмичә, ялындырмыйча. Сәдака җәннәтләре аларга насыйп булса иде. Яшәгән мәхәлләләребездә шундый иманлы кешеләрдән үрнәк алып – изге гамәлләр кылып, сәдакалар биреп, мәчетләребезгә йөрергә тырышырга кирәк. Җан барын барыбыз да белә. Аның ахирәттә Аллаһы Тәгалә каршына басачагын истә тотып яшик.

Рәисә МИФТАХОВА.

Әгерҗе районы, Мордвый авылы.

Комментарии