- 18.11.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №45 (16 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Газетаның 40нчы санында (12 октябрь 2011 ел) басылган Ильмира Хәмидуллинаның « Дин, дисез инде…» мәкаләсенә фикерләремне язарга булдым.
Ильмира, сине дус малаеңның намаз укымасаң, утта янасың, дигән сүзләре гаҗәпләндергән. Намаз укырга безгә Аллаһы Тәгалә кушкан. Укымасаң, аңа буйсынмау, ул кушканны үтәмәү була.
Мөселман дигән сүз, Аллаһы Тәгаләгә буйсынучы дигәнне аңлата. Кеше я мөселман, я кәфер, уртаклык юк. Бу ике кеше ир белән хатын булып яши алмый. «Дин тоту мәҗбүри булса, аны һәр кеше тотар иде», – диюең дә сәер. Дин ул – Илаһи затка ышану. Язмада «Башта исереп йөриләр дә, аннан барысы да намаз укый», диелгән. Аллаһы Тәгалә «Тәүбә кылган кешеләрнең гөнаһлары гафу кылыныр» дигән. «Аллаһ тәүбә иткәннәрнең тәүбәсен кабул итә. Аллаһ ярлыкаучы, гафу итә белүчедер» («Тәүбә» сүрәсе, 27нче аять). Коръәндә тәүбә итү турында башка аятьләр дә бар.
Ике мулланың акча өчен сугышуы башка сыймый. Әгәр бу хак булса, болар мулла түгел, мәчеткә очраклы гына эләккән кешеләр. Динсезлек вакытында муллалардан көлү киң таралган иде. Бу шул гадәт буенча гына бара торган нәрсә, дип уйлыйм. Мин сиксәннән үткән кеше, тормышымда мондый хәлне очратканым булмады. Булган хәл булса да, шуның аркасында динне гаепләү дөрес булмас бит.
Ильмира, язмаңа караганда, син бик зирәк. Тик дин турында күбрәк мәгълүмат туплар өчен, Коръәнне укып чыгарга киңәш итәм. Аңламаган нәрсәләрне укымышлы кешеләрдән сора.
Кеше бу дөньяга Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәргә, аңа буйсынып яшәү өчен килә.
Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.
Салих хәзрәт ЗИНӘТОВ.
Зәй районы Аксар авылы мәхәлләсе имамы.
ТӘҮБӘ ИТӘ БЕЛИК ,
Комментарии