Мәчетне дә талап була икән

«Сагынып сөйләр өчен, ядкәр итеп,
Муллаларын кыйнап китәрмен…»

Һ..

мәчетенең тартмасын басканнар!.. Бу хәбәрне ишеткәч, эсселе-суыклы булып киттем. Һәркем чын күңелдән ышанып сала бит анда, кемнең кулы җитте икән, дигән сорау көне буе җанымны газаплады.

Тикшерү эшләре алып барылды, җинаятьчеләрне таптылар. Авыл халкы гаеплеләрне үзе чамалаган иде, шуңадырмы тикшерүчеләрнең сүзләре аларны шаккаттырмады. Ерак китеп эзлисе дә булмаган шул. Бу язмамда алар турында язасым килми, туганнары, әти-әниләренә авылдашлар алдында болай да оят. Нәрсә этәргән соң ул егетләрне мондый адымга? Бер авыл агае: «Каргыштан да курыкмаганнар», – диде. Балаларны кечкенәдән «Алла бабай»дан куркырга өйрәтәләр. «Кеше әйберенә тимә, Алла бабай ачулана», – ди иде безгә әби-бабайлар. Нигә соң дин алга киткән көннәрдә яшьләрнең күңелендә Алладан курку калмаган?

Сизәсезме икән, соңгы араларда дин артык «показуха»га әйләнде. Бер танышымнан авыл абыстае турындагы хикәятне ишеткәч, чәчләрем агара язды. «Әбиебез үлде. Төн сакларга дип авыл әбиләре һәм абыстай килде. Мәетне юдылар, тиешле догалар укылды. Абыстайга зур сөлге һәм бераз сәдака бирәсе, диделәр. Әмма ул, үзем генә торган чакны туры китереп, үз хезмәте өчен5 метртукыма һәм 500 сум акча сорады… Акча жәл түгел, беләсең, аның динне шулай акчаларга күчерүе йөрәкне әрнетте».

Моннан 7-8 ел элек киленен җирләгән карчык күз яшьләре белән искә алды: «Киленне җирләргә йөрибез. Йортта авыр кайгы. Шат елмаеп абыстай килеп керде һәм башкарачак эшләре өчен акчаны алдан сорап куйды…»

Абыстайлар гына түгел, муллалар да кимен куймый хәзер… Ике мулла мәчетне бүлешә алмады, алар турында язарга да оят.

Боларның барысын фикерләп чыкканнан соң, яшьләрнең теге адымнарына өлешчә җавап табылды бугай. Тирә-юньдә барган вакыйгалар аларның дингә, Аллаһка булган мөнәсәбәтен үзгәрткән. Сәбәп һәрчак тирәндәрәк шул…

.

КФУ студенты.

Комментарии