Бүре инде әзер

«Безнең гәҗит», беренче саннарыннан башлап, темасын читләтеп узмый. Шунысы гына кызганыч: үтемле, гыйбрәтле вәгазьләргә караганда, әһелләрен тәнкыйтьләгән язмалар күбрәк урын ала кебек. Шуларның шактые Илдус Фәизгә каршы юнәлгән булуы аеруча зур борчу тудыра. «Безнең гәҗит» мөфтине бик еш тәнкыйтьләгәнгә күрә, сезгә фикер-аңлатмаларымны туплаган язмамны юлларга булдым. Газета укучыларның икенче як фикерен дә белергә хакы бардыр бит?

ФЕТНӘ КИЗҮЕ

ХХ гасырның ахыргы дистәсен халкыбызның үзаңы уяну, асылына кайта башлау чоры буларак билгеләп үтәргә мөмкин. Әйе, ул вакытта милләттәшләребез дин юлына тартыла, районнарда да, шәһәрләрдә дә яңа мәчетләр төзелә, мәдрәсәләр ачыла. Һәр мәхәлләдә шушы җирлектә яшәүче мөселманнардан җәмәгать оеша, олысы-яше мәчеткә килеп намаз укый, вәгазьләнә, белем ала башлый. Барысы да әйбәт, үз җае белән генә бара, әмма… чит илгә дин белеме алырга дип киткән яшьләрнең кайтыр вакытлары җитә, алар кайткач исә, шактый күп шәһәр һәм район мәчетләрендә фетнә, бәхәс-тарткалашу башлана. Кайткан егетләр мәчеткә йөрүчеләргә бик җитди дәгъва белдерә: янәсе, намазыгыз дөрес түгел, кул-аякны болай куясы, «Әмин»не шушылай әйтәсе, түбәтәй кию – наданлык билгесе икән, ашка йөрү – тәмугка илтүче бидгать, мәетләргә дога кыласы түгел, милләт, гореф-гадәт дигән нәрсә, гомумән, диндә юк…

Мәчеттәге абыйлар беравык аптырашлы халәттә йөри, аннары Казандагы хәзрәтләргә, остазларга мөрәҗәгать итеп, үзләре кылган гыйбадәтнең дөреслегенә инангач, теге егетләргә ипләп кенә каршы әйтә башлый. «Зарубежный» шәкертләрнең моңа ачуы килә. «Без Гарәбстанда укыйбыз, сезгә чиста исламны өйрәтәбез» дигән шигарь астында мәхәлләнең яшьрәк әһелләрен үз ягына авыштырып, мәчеттәгеләрне конфронтация хәленә җиткерәләр, шулай итеп мәхәллә халкы икегә аерыла һәм бер-берсенә юл бирергә теләмәгән, бер-берсен хәтта дошман итеп күрә башлаган ике төркем барлыкка килә.

Кайбер мәчетләрдә җәмәгать нык торганга, анда йөрүче «настоящий» мөселманнар үзләре мәхәллә оештыру нияте белән мәчеттән тыш урыннарда җыела башлый, кайберләре арендага бина алып «изге йорт» ача, шунда үзләре теләгәнчә укый, вәгазьләнә һәм шул «вәгазьләр» тәэсирендәдер инде тора-бара җинаять юлына баса. Кукмарада алар газ торбасын шартлатса, Мамадышта «бу дин тотмый торган кяфер» дип бер кешене үтерә. Җинаять кылганнарын төрмәгә утырталар, әмма анда дингә әле кереп кенә бара торган берни аңламаган яшьләр озатыла, ә шушы «ботканы» болгатучылар «без бернәрсә дә белмәдек» дип коры кала һәм бераз вакытка күздән югала.

Коры калган «чиста» мөселманнарның берничә ел актив эшчәнлек алып бару нәтиҗәсендә күп районнарда Татарстанда кабул ителгән Әбү Хәнифә мәзхәбен танымаган, «сез бидгатьчеләр, динне бозучылар, ә без чын саф ислам тарафдарлары» дип күкрәк кагып фетнә чыгаручылар инде шактый арткан була. Күбесе – агрессив, бу олы кеше, бу мөгаллим, бу имам дип уйлап та тормыйча, җәмәгать урынында үзләре теләгәнчә кылана, масаеп, башкаларга акыл өйрәтә. Шулай итеп, мәчетләрдә тынычлык бетә. Инде нишләргә? Үзебезнең тәртиптән, мең елдан артык сакланып килгән мәзхәбебездән баш тартыргамы? Алай булса, мәзхәбтән генә түгел – телдән, милләттән, татарлыктан да ваз кичәргә туры килер иде бит… Әлбәттә, кайдадыр халык нык торды, ләкин кайбер шәһәр-районнарда теге «галимнәр» уңышка ирешә алды, мәчет имамы, хәтта мөхтәсиб дәрәҗәсенә күтәрелә алды. Әлеге проблема чын-чынлап республикабыздагы ислам «тәнендә» сырхаулау сызлавыгына әверелде.

ЧИРНЕҢ АЗУЫ СӘБӘБЕ

Элекке мөфти Госман хәзрәт турында бер начар сүз әйтәсем килми, үзенчә тырыша иде, безгә аның файдасы да тимичә калмады, әмма, ни кызганыч, шушы проблемага ул нигәдер игътибар итмәде, чишелешен эзләмәде. Гәрчә, Татарстан Диния нәзарәтенә караган һәр мәчетнең Уставында мәхәлләнең Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча эшне алып баруы кирәклеге турында ачыктан-ачык язылган булса да.

Соңыннан хәлләр тагын да катлаулана барды. «Чиста ислам» тарафдарлары бер дистә ел дәвамында күбәеп китте һәм активлаша башлады. Үзебезнең мәзхәбтән, итагать итү принцибыннан баш тартмыйча нык торган кайбер мәхәлләләрдә искитәрлек хәлләр башланды: «итагать итүчеләр» Татарстан дин җитәкчеләре фәтвасы белән уразага керә, «яңа мөселманнар» Гарәбстанда укучы шәкертләрнең хәбәре белән – йә бер көн алдан, йә бер көн соңрак. Гаетне уздыру көне, намаз вакыты керү һәм башка мәсьәләләр буенча да төрле фикерләр барлыкка килде.

«Яңа мөселманнарның» (аларны кемдер «ваһабилар», кемдер «сәләфиләр», кемдер «мәзхәбсезләр» дип атады) намаз уку рәвеше дә биредә кабул ителгәнчә түгел: аякларын бик киң итеп куеп, горур кыяфәт белән басалар, үзләре яланбаш, яланаяк (ул әле генә юылган юеш аяклардан мәчет паласлары каралып бетте), рөкугъ-сәҗдә алдыннан кулларын өскә чөеп алалар, имам Коръән укыганда үзләре дә янәшә басып торучылар ишетерлек итеп пышылдап укыйлар, «Әттәхият»тә исә күршеләр игътибарын чуалтып, бармак селкетеп утыралар. Намаздан соң җәмәгать тәсбих тартканда, «нәрсә телим – шуны эшлим» дигәндәй селтәнеп басып торалар да, дөп-дөп атлап чыгып китәләр.

Әлбәттә, күп мәхәлләләрдә җирле җәмәгать бу хәлгә риза булмады, каршы әйтә башлады. Әмма аларны болай җиңел генә тыеп буламы соң? Әле дә исемдә, үз фикерен кабул итмәүләренә ачуы чыккан бер шундый шәкерт ап-ак сакаллы бер бабайның изүенә ябышып дер селкетә башлый. Ул бабай хәзер инде мәрхүм, әмма аны искә алсак, шушы ямьсез күренеш гел күз алдына баса.

Без күп тапкыр мөфтияткә бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итүгә карамастан, 2011 елга кадәр нигәдер бер чара да күрелмәде. Дөрес, ул вакыттагы Баш Казый Габделхак хәзрәт Саматов фетнә чыгаручыларга адреслап «Дуслык-татулык һәм бердәмлек хакында» дип исемләнгән китапчыгын фәтва-нәсыйхәт итеп бастырып чыгарды. Әмма аны без генә укыдык, ә адресатлар, ягъни теге егетләр «фырк» дип кенә куйды: аларга Баш Казый Саматов ни, күршедә яшәүче калайчы Маматов ни – барысы бер.

САВЫГУ – БЕРДӘМЛЕКТӘ

Белүебезчә, 2011нче елның башында мөфти вазифасын Илдус Фәиз башкара башлады. Ул бу хәлләрне яхшы белә иде. Белә иде генә түгел – бөтен күңеле белән ихластан борчыла иде. Зур постны биләгәч, И.Фәиз иң беренчеләрдән хәл ителәсе мәсьәләләрнең берсе итеп нәкъ менә шул проблеманы тәгаенләде: Диния нәзарәтенә караган мәчетләрнең эшчәнлеген, Уставка нигезләнеп, бер тәртипкә, бер мәзхәб-юнәлешкә туры китерү. Татарстан имамнары катнашында үткән беренче Пленумда ук Илдус хәзрәт шул фикерне җиткереп, мәчетләрдә тәртип булдырырга дигән катгый таләп куя. Ләкин… таләп катгый булса да, мәчетләрне үз кулларына төшергән, яшьләрнең шактый зур өлешен үзенә карата алган кайбер реформатор-имамнарның элеккечә эшне алып бару теләге тагын да катгыйрак булып чыкты. Нәтиҗәдә анда берни дә үзгәрмәде. Әмма Илдус Фәиз дә үз сүзендә нык торучы «каты чикләвек» булып чыга – бердәм тәртип урнаштыру ниятеннән кире кайтмый. Икенче Пленумда итагать итмәүче имамнарга: «Йә бергә килешеп матур итеп эшлибез, йә булмаса, мөфтият тоткан юнәлеш белән килешмисез икән – китәсез», – дип гади дә, кырыс та итеп аңлатма бирелә. Шул ук сүзләр мәдрәсә җитәкчеләренә дә әйтелә. Тагын җайлы гына килеп чыкмый. Үз фикерен дә үзгәртергә, урынын да бушатырга теләмәгән дин әһелләре кайсысы җәмгыять ишетерлек итеп ризасызлык белдерә, мөфтигә пычрак ату эшенә керешә, кайсысы исә хәтта «рейдерский захват» оештырып, мәчетләрен көч белән үз кулларында саклап калырга омтылыш ясый.

Аңлыйм, кайберләрегез сорар: үзләренчә укып-укытып, ничек башлап җибәрделәр – шулай эшләрен алып барсалар, нәрсә булган? Бу сорауга ике сорау белән җавап бирәсем килә. Беренчедән, нигә әле без мең елдан артык татарларның дин юнәлеше булган Хәнәфи мәзхәбеннән, халкыбызның хәләл гореф-гадәтеннән ваз кичәргә тиеш? («Реформаторлар» бит, асылда, безгә шуны тәкъдим итә иде!) Икенчедән, бездәге мәзхәбне үзгәртергә теләүчеләр, ә дөресрәге алар артында торган көчләр нәрсә тели, нинди максат куя? Теләк-максатлары бер: татар мөселманнарын бүлгәләү, бер-берсенә карата нәфрәт, дошманлык хисе тудыру, низаг булдыру. Ә «чиста ислам» тәкъдим итәбез диюләре – ул хәйлә генә. Чиста, хак исламны чын-чынлап аңлаучы кеше Мөхәммәд пәйгамбәрнең төп миссиясен бик яхшы белә. «Мин гүзәл әхлак урнаштырыр өчен җибәрелдем», – дип белдерде пәйгамбәребез, ягъни мөселманның гыйбадәте фәкать бер максатны күздә тота: әдәп-холкыбызны камилләштереп, Рәсүлебез (с.) үрнәгендә мәрхәмәтле, олы күңелле булырга өйрәнү, Аллаһның ризалыгын алу. Әмма мәчеттә кабул ителгән тәртипне оятсыз рәвештә бозып, ни имамны, ни җәмәгатьне санга сукмыйча үзеңчә «мөгез чыгарып» Аллаһ ризалыгын алып буламы соң? Чит илләргә кадәр барып алынган гыйлем шуны да аңларлык дәрәҗәгә җиткермәгәнмени?

ҖИТДИ САЙЛАУ АЛДЫНДА

Ихласлы мөселманнар «Әлү-Гыймран» сүрәсенең 103нче аятендәге Аллаһ әмерен һәрдаим истә тота: «Барчагыз да бердәм булып, Аллаһның арканына тотыныгыз, бүленеп аерылмагыз». Әлбәттә, Аллаһ арканы ул – Коръән һәм сөннәт. Ләкин бит һәркем аларны үзенчә аңларга мөмкин. Бәхәс чыккан очракта Раббыбызның икенче бер үгет-нәсыйхәтен истә тоту мәслихәт: «Буйсыныгыз Аллаһка, Аның пәйгамбәренә һәм арагызда сайлап куелган җитәкчеләрегезгә» («Ниса» сүрәсе, 59нчы аять). Менә хикмәт кайда икән! Мөселманнарга җитәкчегә буйсынырга әмер итә икән Аллаһы Тәгалә! Ә безнең бүгенге җитәкчебез кем соң? Шул инде, шул: Илдус хәзрәт Фәиз. Ошыймы-ошамыймы, әгәр үзеңне мөселман дип саныйсың икән – итагать итәсең. Юк икән – үз юлың… Әмма бу инде дин юлы түгел – шайтан юлы була.

«Ул бит фәлән, ул бит төгән» дип әйтүчеләр табылыр, әмма аларга пәйгамбәребезнең бер мөбарәк хәдисен китерергә була: «Имамыгыз итеп хөрмә хәтле генә кечкенә башлы бер эфиоп (кара тәнле кеше) билгеләнсә дә – аңа буйсыныгыз». Әлбәттә, дин җитәкчесе хәрам эшләргә боерса – буйсыну тиешле түгел. Әмма үзе җаваплы булган җирлектә эшне оештыру, дин эшләрен башкару нияте белән нидер куша икән, мөселманнарның бурычы – итагать итү.

Без бүген бердәмлек турында күп сүз куертабыз, әмма җитәкчегә итагать итүдән башка бердәмлек берничек тә хасил була алмый. Шунысы да мөһим: Аллаһ әмереннән башка бер нәрсә дә эшләнми, хәтта агачтан бер яфрак та, кеше башыннан бер чәч бөртеге дә төшми, ә инде мөфти хәтле мөфтинең билгеләнүе – монысы инде Аллаһ игътибарыннан, Аның теләгеннән тыш берничек тә эшләнә алмый. Нәкъ менә шул кеше мөфти булган икән, димәк, Аллаһы Тәгалә Үзе моның шулай булуын теләгән һәм монда без белмәгән ниндидер хикмәт бардыр. Шулай булгач, мөфтигә каршы чыккан кеше ул, асылда, Аллаһ теләгенә, Аның әмеренә каршы чыга.

«Безнең гәҗит» битләрендә «Илдус Фәиз Татарстан мөселманнарын бүлгәләде» дигән фикер дә булды. Ләкин, әйткәнемчә, республикабыз мөселманнары инде 90нчы еллар ахырында бүленә башлады һәм И.Фәиз килгәнче, тотрыклы рәвештәге бүленү инде формалашып беткән иде. Илдус хәзрәт исә җәмәгатебезнең бүленгән, таркау, фетнә юлында булуын анык итеп күрсәтте генә, нәкъ менә ул мөфти булгач, өммәтебез «тәне» өстендәге зур сырхау сызлавыгы бар икәнлеге ачыктан-ачык әйтелде һәм шушы сызлавыктан өммәт һәлак булмас өчен ниндидер чаралар күрелә башлады. Әйе, сызлавык куптарылып ачылды һәм аннан бүген еллар буе җыелган пычрак та, эрен дә, хәзер инде хәтта кан да агып тора. Ничек булса да, алга таба авыруны инде яшереп булмый иде. «Чирен яшергән – үлгән» ди халык мәкале. Шуңа да, бу сызлавыкны ачып, Илдус хәзрәт дөрес эшләгән. Юкса корбаннар күбрәк буласы иде.

Бүген икегә, хәтта өчкә-дүрткә бүленгән татар мөселман өммәте җитди сайлау алдында тора. Әгәр бәхәс-тарткалашуны, низагларны дәвам итсәк, җитәкчеләребезне хурласак, аларга итагать итмәсәк, бер мәзхәб-юнәлештә булуны кайгыртмасак, бүлгәләнү чиреннән зәгыйфьләнеп егылачакбыз. Егылсак исә – үләксә исен сизеп алган «бүре» озак көттермәс, килеп җитәр. Ул инде хәзер тешләрен ыржайтып, явыз ниятенә тизрәк ирешергә теләп, безгә түземсезлек белән усал итеп карап тора. Ул инде әзер. Ә без әзерме?

Ришат КУРАМШИН,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире.

Бүре инде әзер , 4.4 out of 5 based on 7 ratings

Комментарии