- 18.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №40 (13 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Казан мәчетендә җәмәгать белән икенде намазын укыдык. Янәшәмә 24-26 яшьләрдәге озын сакаллы бер егет килеп басты. Җәмәгать белән дога кылгач, ул миңа сүз катты.
– Намазны дөрес укымыйсың. Пәйгамбәребез (с.г.в.) алай эшләмәгән. Кулларың, аякларыңны дөрес куймыйсың, – дип башлады ул, ниһаять, үз сүзен.
– Мин әле “Амин”ны да эчемнән генә әйтәм, – дим, аның санаган “кимчелекләренә” өстәп.
– Әстәгъфирулла! Брат, ты не в том направлении, – дип, ул минем юнәлешне билгеләргә тотынды.
– Хәнәфи мәзһәбе буенча шулай укыйлар, – дим һәм аңардан нинди юлда булуымны белешәм.
– Субханалла! Әбү Хәнифә дә ялгышырга мөмкин. Син Пәйгамбәребез юлында бул.
– Ник, хәнәфи мәзһәбе Пәйгамбәребез сөннәте бит инде! Ул шулай кабул ителгән, миңа шулай ошый, димәк.
– Син мөселманнар арасында таркату тудырасың, – дип, ул үз сүзен әйтә бирде.
Хәтта хәлеңнән килмәсә, хатын алырга кирәк, дип тә киңәш бирде, чөнки бу Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәте икән! Эш шуңа хәтле барып җитте ки, мин кәферләр, адашканнар юлыннан баручы адәм булдым. Дөрес юл бер генә икән – мәзһәбсез “сәләфит” юлы.
Бу әңгәмәне язуым юкка түгел. Татар дин әһелләре җыенында ваһһабичылар белән башка, шул исәптән, традицион карашлы мөселманнар да бер мәйданда яши ала, дигән фикер күтәрелде. Мин яшь мөселман, кимчелекләрем бардыр анысы, ләкин үземне Рәсүлебез сөннәтенә караган хәнәфи мәзһәбендә дип санаган мәлдә, нилектән кәферләр юлында булдым соң әле? Әңгәмәдәшем белән икебез дә үзебезне мөселман дип саныйбыз. Тик ник без каршылыкка килдек? Ник ул минем бабаларым мең елдан артык тоткан мәзһәбне кәферлеккә кайтарып калдырды? Алай фикер йөртүчеләр ул гына түгел, бик күп бит. Нәкъ шуларча намаз укучылар, үзләрен бернинди мәзһәбсез “сәләфит” (динне Пәйгамбәребез һәм аның сәхәбәләре аңлаганча тоту. – А.Ш.), ә мәгълүмат кырында ваһһабичылар (Габдел Ваһһаб тарафдарлары. – А.Ш.) дигән ярлык тагылган агым һәр мәчеттә диярлек бар. Бәлки, ят идеология белән традицион караш бер мәйданда очраша аламы дигән сорауны кую мәгънәсездер. Шулай да бу очракта нишләргә дип уйлану бүген бик урынлы.
БЕР МӘЙДАНДА БЕЗ КҮБӘҮ
Казанда “Әниләр” мәчете бар. Татар нәкышы белән бизәлгән гыйбадәтханә бу. Алда мисал итеп китерелгән сөйләшү нәкъ шунда булды. Мәгьлүмат кырында да бу мәчетне ваһһабичылар оясына тиңләүчеләр аз түгел. Һәрхәлдә, биредә хәнәфи мәзһәбе буенча намаз укучылар аз. Шундый хәл килеп тугач, беренче эш итеп нәкъ менә “Әниләр” мәчетенең имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеровтан кемнең хаклы булуы, ни өчен каршылык килеп чыгуын сорарга булдым.
– Мәзһәбләр бер-берсе белән тигез. Шулай да нигә миңа “Әниләр” мәчетендә кәфер тамгасы суктылар?
– Аның хата төзәтергә хакы юк. Шундук имамга мөрәҗәгать итәсе иде. Монда төрле шәкертләр булды, хәтта сәдака бирүчеләргә бәйләнүчеләр табылды. Бер кагыйдә бар. Әгәр дә галимнәр арасында каршылыклар бар икән, бер мәзһәбнең икенче мәзһәбне төзәтергә хакы юк.
Шәүкәт хәзрәт ваһһабичылар диюне өнәп бетерми. Бу сүзне пычратмаска чакыра, чөнки бу Аллаһы исеме. Ләкин бу төшенчәгә илаһи исем буларак түгел, ә шартлы рәвештә чит-ят идеология буларак карарга кирәктер. “Мәзһәбсезләр – миллилекне инкарь итүче агым”, – дигәч, ул моның белән ризалаша. Шулай да төрле мәзһәбләр бер мәйданда яши ала ди ул. “Мәзһәб яклы булган кадимчеләр, мәзһәбләрне инкарь итүче җәдитче (җәдитчеләрнең бер өлеше. – А.Ш.) бабаларыбыз бергә яши алган”, – ди ул. Шәүкәт хәзрәт бүгенге каршылыкларны таный. “Бу вакытлыча күренеш. Уртак фикергә килә алачакбыз. Бөтен бәла наданлыкта, остазлар булмауда”, – ди ул. Аның фикеренчә, тәкфирчеләр, ягъни көферлектә гаепләүчеләр мәзһәбкә дә, идеологиягә дә карап билгеләнми. Илдәге сәяси-иҗтимагый, икътисадый вәзгыять берничек тә мәзһәб вә идеология белән бәйле түгел.
Бүген ваһһабичылык идеологиясен башкачарак аңлатырга тырышалар. Янәсе, ул ике төркемгә бүлеп карала: уртача һәм радикал ваһһабичылык. Беренчесенә Согуд Гарәбстаны, Хизб-ет-Тахрир оешмасының рәсми идеологияләре (ул бездә тыелган. Ред.иск.) керсә, икенчесенә Әл-Кәида, әфган талибаннары кебек төркемнәрне кертергә була. Ләкин шуны онытмаска кирәк: максаты һәм методологиясе буенча уртача һәм радикал ваһһабичылык арасында бернинди аерма юк, алар төрлечә атала гына.
Тарих фәннәре докторы, профессор, дин белгече Ринат Нәбиев ваһһабичылык берничек тә уртача була алмый дип саный. “Андый очракта ул күптән тарих арбасыннан төшеп калыр иде. Бу тулы бер карашлар системасы. Ярым йөклелек була алмый бит, бу да шуның төсле, – ди ул. – Әлеге агым бер милләтле халык яшәгән җирлектә башлангыч алды. Бу җирлектә хөкем сөргән сыман, күп милләтле һәм күп динле төбәкләрдә ул җиңел генә үтеп керә алмый. Күп динле җирлеккә килеп кергәч, ваһһабичылык башка диннәргә карата үзенең “чәнечкеләрен” чыгара, радикальләшә башлый”.
ГРАЖДАННАР СУГЫШЫНА ИЛТМӘГӘЕ
Татарстанга, шул исәптән Русиягә читтә, ваһһабилар мохитендә укып кайткан мөселманнар әле тагын да күпләп кайтачак. Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла Ягъкуб: “Ваһһабичылар кая гына килмәсен, шунда кан коела”, – ди. Моңарчы Русиядә ваһһабичылыкны канун белән тыярга кирәк дигән тәкъдим белдергән хәзрәт ваһһабичылар белән традицион ислам вәкилләре бер мәйданда очрашса, гражданнар сугышы башланырга мөмкин, ди.
– Август аенда булган Башкортстан вакыйгалары (анда биш кеше үтерелде) һәм Кавказдан тыш башка төбәкләр тәҗрибәсе күрсәтә ки, “сәләфитләр” традицион ислам тарафдарлары белән конкурент булырга һәм дустанә яшәргә әзер түгел, – ди хәзрәт. – Фәкать үзләре генә ислам мәйданын тотып, башкаларны көч кулланып бетерергә ниятлиләр. Бу Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда күзәтелә. Кайберәүләр Әфганстанны мисал итеп китерә. Әлеге традицион мөселман төбәгендә ваһһабилар үтеп кергәч кенә, кан коела башлады. Кайсы илгә ваһһабилар үтеп кермәсен, бераз көч җыйганчы тынычлык хөкем сөрә. Аннан алар көндәшләрен бетерә башлый.
“УСТАВ ЙӘ ҮТӘЛЕРГӘ, ЙӘ ҮЗГӘРЕРГӘ ТИЕШ”
Бүген Татарстанда мәчет-мәхәлләләр бер структурага – Диния нәзарәтенә карый. Мөфтиятнең уставында акка кара белән эшчәнлек хәнәфи мәзһәбе буенча барырга тиеш диелгән. Бу канунга мөфтияттән алып, аның эченә кергән барлык мәчет-мәхәлләләр дә буйсынырга тиеш. Ләкин чынлыкта алай түгел. Мисал өчен, Кама аръягы күптәннән ваһһабичылык белән агуланган. Алай гына түгел, ваһһаби шәкертләр һаман да кайта бирә.
РИУ ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рафикъ Мөхәммәтшин: “Бу мәсьәлә Диния нәзарәте, дини уку йортлары һәм башка оешмалар дәрәҗәсендә куелса, ваһһаби шәкертләр хәнәфилек турында уйланыр иде. Бүген аларны, кызганыч, уйландырырлык корал юк. Мөфтият уставында хәнәфи мәзһәбе диелгән. Нигә имамнарны хәнәфи мәзһәбе буенча имтихан бирдермәскә? Нигә хәнәфи мәзһәбе буенча укытмаган имамнарны мәчеттән кумаска? Йә устав үтәлергә тиеш, йә уставны үзгәртергә кирәк”, – ди.
Ислам университеты ректоры бүген Татарстанда ваһһабичылыкка каршы торырлык мөмкинчелекләр бар, алар бары берләшмәгән генә дип саный. Диния нәзарәте, РИУ, башка мәдрәсәләр белән бергә тупланса, бу проблема куелып, аларны уйлану дәрәҗәсенә китерер иде. “Эш рәсми дини структуралардан тора. Устав нигезендә эшне таләп итү җитми. Бар мәзһәбләр дә тигез, ләкин, гафу, безнең ата-бабаларыбыз традициясе мең ел буе барган. Без сайлаган мәзһәб түгел, ата-баба сайлаган юл”, – дип сөйли Рафикъ әфәнде.
РИУ каршында имамнар квалификациясен күтәрү курсы үзәген булдыру турында да соңгы вакытта сүзләр йөри. Биредә имамнарны укытып, имтихан алып, шушы юнәлештә эш алып бару җиңелрәк булыр иде.
Вәлиулла хәзрәт исә укып кайткан шәкертләрне шундук имам итеп куймаска чакыра. Кимендә 3 ел эшләтергә, халык арасына чыгарырга кирәк, дип саный ул аларны. Шуннан соң гына ниндидер дини урынга куярга. Алар 16 яшьтә Согуд Гарәбстанына китеп, 10 ел изоляциядә укып кайта. Аларга халкыбыз хәлен күрсәтергә кирәк.
МӘЗҺӘБ БИТЛЕГЕ
Бүген Мөфтияткә зур бурыч йөкләнгән. Чөнки ваһһабилар белән дини рәсми структура гына сөйләшә ала. Шулай да тарихчы Ринат Нәбиев бу мәсьәләне административ формада күтәрергә була, ди. “Мөфтият дәүләт каршында хәнәфи мәзһәбе буенча эшлибез дип сүз бирде. Дәүләт ваһһабиларны кыса башласа, алар аерым җәмәгать булып оеша башлый. Бу проблемага әвереләчәк. Авыр булса да, мөфтияткә эш алып барырга була. Монда кычкырып кына эш майтарып булмый, эшләргә кирәк”, – ди ул.
Шулай да эш хәнәфи мәзһәбе битлегенә яшеренүчеләргә, имеш, менә без хәнәфитләр дип, ләкин икенче төрле эшләүче имамнарга, яки бөтенләй бу эш белән шөгыльләнергә теләмәүчеләргә кайтып кала. “Монда бит гакыда (иманны өйрәнүче тармак. – А.Ш.) мәсьәләсе калкып чыга. Ул кешенең дөньяга караш системасы. Хәзер хәнәфи мәзһәбе (мәктәп) дип түгел, хәнәфи фикһы (хокукы) тарафдарлары дип сөйлиләр”, – ди Рафикъ Мөхәммәтшин. Мәзһәбне фикһ белән каплыйлар. Намазны хәнәфи фикһы буенча укыйбыз, ә гакыда да алар башка юлдан хәрәкәт итә. Татарларда традицион карашны кабул итмиләр.
Әйе, безгә ике юлның берсен генә сайларгадыр. Беренчесе безнең үз тарихи-традицион исламыбыз. Ул исә Болгар чорыннан ислам мәдәнияте белән башлана, Алтын Урда да төрле диннәргә карата толерантлык белән дәвам итә, миссионерлык, руслаштыру, исламны куу сәясәте кебек мәхшәрләрне үтә. Аннары XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында чәчәк ату кебек традицияләрне үз эченә ала. Бу мирас һич кенә дә XVIII гасырда барлыкка килгән ваһһабичылыктан ким түгел һәм аңа каршы торырлык та. Икесенең берсе: йә ваһһабчылык, йә традицион ислам.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН
Комментарии