«Җансыз таш уенчыкның корсагын ышкысаң – акча керә, диләр...»

«Җансыз таш уенчыкның корсагын ышкысаң – акча керә, диләр...»

«Күрәзәче сүзләренә ышана, йолдызнамәләр укып яши хәзер халык. Җен-шайтан кермәсен дип, ишек өстенә «Аятел көрси»не элеп куя, байлык килер дип, акча гөле үстерә. Кеше барысына ышана, Аллаһ сүзенә, Коръәнгә генә ышанмый», – ди вәгазь остасы Зөфәр хәзрәт Тәхавиев. Аның белән күрәзәчелек, сихер, бөти тагу кебек күренешләр хакында сөйләштек.

– Зөфәр хәзрәт, сер түгел: бүген халык күрәзәчеләргә еш мөрәҗәгать итә. Хәтта бер-береннән телефон номерларын сорап, монысы яхшырак иде, тегесе дөресен сөйләде дип нәтиҗә дә ясый...

– Кызганыч, татар халкы күрәзәчелек, багучылыкның Аллаһ каршында олы гөнаһ икәнен аңламый. Күрәзәчелек итү, йолдызларга карап яшәү, ишек бусагасына ат дагасы кую, бөти тагу, кесәдә дога йөртү, өйгә байлык китерә дип потлар кую модага керде. Бу таштан ясалган уенчыкның, җансыз потның симез корсагын ышкысаң, череп байыйсың икән бит. Кеше шуңа ышана. Байлык килсен өчен җиң сызганып эшләргә кирәк, югыйсә.

– Әдәбиятта күрәзәче, сихерчеләр куркыныч һәм мәкерле итеп сурәтләнә. Алар турында сөйләшмәвең хәерлерәк, дип әйтәләр иде. Хәзер исә аларны телевизор экраннары аша да күрсәтәләр. Дин күзлегеннән чыгып җавап бирегез әле – дөресме бу?

– Бер хәдистә җиде иң зур гөнаһтан сакланыгыз, диелгән. Болар – Аллаһка берәр затны тиңдәш кылу, сихер белән шөгыльләнү, Аллаһ үтерергә хәрам кылган җан иясен хаксызга үтерү, рибадан кергән байлыкны һәм ятим баланың байлыгын ашау, сугыш кырыннан качу һәм пакь мөэминә хатыннарны зина кылуда гаепләү. Күргәнебезчә, исемлектә сихерчелек тә бар. Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 102нче аятендә: «Яһүдләр Сөләйман пәйгамбәрдән соң, шайтаннарның сихер белемен өйрәтүләренә иярделәр һәм кяфер булдылар. Сөләйман кяфер булмады, ягъни сихер белән шөгыльләнмәде», – диелгән. Бәндәләр сихерчеләргә, күрәзәчеләргә барып, аларның сүзләренә ышана икән, алар да кяфер була. Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә әйтеп калдырган. Сихерчеләрнең күбесе җеннәр белән эшли. Бер хәдистә җеннәрнең кешенең кан тамыры буенча йөрүе хакында әйтелә. Шундый риваять бар: Багдадта голәмәләр шурасына бер кеше килә дә: «Мин киләчәкне әйтә алам», – ди. Галимнәр: «Моңа синең нинди дәлилең бар?» – дип сорыйлар. «Мин икенче бүлмәгә чыгып торам, ә сез кесәләрегездәге акчаларыгызны санагыз, кергәч, мин аларның күпме икәнен әйтеп бирермен», – ди. Чыннан да, теге кеше һәркемнең күпмешәр акчасы барлыгын дөрес итеп әйтеп бирә. Галимнәр куркуга төшә: бу бит Коръәнгә каршы килә, киләчәкне Аллаһы Тәгаләдән башка һичкем дә белми. Куфа шәһәрендә бик зур галим бар икән, бу хакта шуңа әйтәләр. Галим килә дә әлеге кешедән кабат дәлилен исбатлавын сорый. Теге чыгып киткәч, башкаларга: «Акчаларыгызны миңа җыеп бирегез», – ди. Теге кеше кереп, озак кына карап тора да: «Белмим», – ди. «Белмисең шул, – ди аңа Куфа галиме. – Чөнки мин үзем дә кесәмдә күпме акча барлыгын белмим. Син җен белән эшлисең, ә җен кешенең кан тамырлары буенча кереп, аның уен алып чыгып китә. Ә минем уемда күпме акча барлыгы турында мәгълүмат юк». Бүгенге сихерчеләрнең дә җеннәр белән эшләүләре мәгълүм.

Сихерче, потларга таяну – барысы да Кыямәт көненең якынлашуын хәбәр итә торган билгеләр. Шарлатаннарга, алдакчыларга юл ачылды. Алар хакында зурлап гәҗитләргә язалар, радиодан сөйлиләр, телевизордан күрсәтәләр. Менә «Битва экстрасенсов» тапшыруын оештырдылар. Бу – кешене Аллаһ Тәгаләдән ерагайту. Тик халык моны аңламый, шуңа ышана. Гәҗиттән дә укый, радиодан да тыңлый, тапшыруын да карый. «Битва экстрасенсов»ның ялган тапшыру икәнлеген күптән фаш иттеләр, әмма кеше аны барыбер карый. Кадерле вакытын да жәлләми – карый. Ә намаз укырга аларның вакыты табылмый. Карамагыз, җәмәгать! Ышанмасагыз да карамагыз. Бер карасагыз, шуннан ямь табарсыз, ышана башларсыз. Йолдызнамәләргә ышану да – бу исемлектә. Гәҗит-журналларда йолдызнамәләр күрсәгез, күз төшермичә үтеп китегез.

– Нигә йолдызнамәләргә ышанырга ярамый соң?

– Без мөселманнар буларак, дөньяны яралткан бөтен халыкны тәрбияләп торучы, җәннәт-җәһәннәмнең хуҗасы булган Аллаһның сүзенә генә ышанырга тиеш. Аллаһ Тәгалә: «Бер кеше дә иртәгә нәрсә эшләячәген, нәрсә булачагын белмәс», – дигән. Йолдызнамәләргә ышансак, без Аллаһка ышанмабыз. Бу гамәлебезгә Аллаһның Коръәнендә хаталар бар, ә йолдызчының йолдызнамәсендә хаталар юк, аныкы дөрес дигән мәгънә салырбыз. Әгәр дә мөселманнар Аллаһ Тәгаләне ялганчыга санасалар һәм Аның Коръәне хаталы дип танысалар, Аның аятьләре дөрес түгел дип ышансалар, алар кем булалар соң? Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Хәкыйкатьтә мөэминнәр Аллаһыга һәм Аның рәсүленә иман китереп ышанганнар һәм соңыннан бернинди шик тотмаганнар», – дигән. Йолдызлар гына безнең тормышыбызны үзгәртә алмый. Барысы да безнең тәкъдирдә.

– Күрәзәчеләргә ышанырга ярамаганны аңлыйбыз. Тик кайчак аларның сүзләре рас килә бит.

– Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) түбәндәге сүзләре бар: «Кем багучы янына килеп, нәрсә булса да сораса, аның намазы 40 көн буена кабул булмый». Аларга ышанган кешене кяфергә дә тиңләү бар, чөнки Мөхәммәд (с.г.в.) бу уңайдан болай дигән: «Кем сихерче һәм багучыга барып, аларга ышана, шул имансызлык белдерде дигән сүз». Ник аларның сүзләре дөреслеккә туры киләме? Сихерче дә, күрәзәче һәм багучы да – шайтан коллары. Алар шайтан белән эшли. Тел – сөяксез ул, мең сүзнең берсе дөреслеккә туры килергә мөмкин. Бервакыт Хуҗа Насретдин җәядән ук ата икән. Беренче аткан угы тиешле урынга төшмәгән. «Моны мин түгел, күршем атты», – дигән. Икенче тапкыр аткан, тагын тимәгән. «Монысын шәһәр башлыгы атты», – дигән. Өченчесендә тидергәч: «Монысы минеке, мин аттым», – дип мактанган. Шуның кебек, сихерчеләр дә дүрт-биш сөйләп, бер тапкыр туры китерергә мөмкиннәр.

– Бөти, талисман тагу кебек күренешләрне дә тыелган гамәл, дидегез. Бөти тагу – элек-электән килгән гадәт. Ата-бабаларыбыз да шуны тагып йөргән.

– Бу дөрес гамәл түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бөти тагучы – мөшрик», – дигән. Коръән аятьләрендә дә: «Бөти таккан кешенең эшләренең ахырын хәерсез кылсын, үзенә кабырчык таккан кешене Аллаһ озатмасын!» – диелгән. Кәгазьгә дөрес Коръән аяте язылып күн тире эченә яхшылап тыгылган булса да, Ислам галимнәре аны рөхсәт итми. Башка мөселманнар бөти таккан мөселманны күрсәләр: «Кара әле, мөселманнар бөти тагып күз тиюдән сакланалар», – дип әйтер һәм аларга иярерләр. Бөти таккан кешенең күбесе ул бөти эчендә нинди сүзләр язылганын да белми, аны укый да алмый.

– Ә күз тиюдән сакланам дип, миләш ботагын җепкә бәйләп йөрү кебек гадәтләр дә динебездә тыелган гамәлләрме?

– Рувайфигъ (р.г.): «Миңа Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Әй Рувайфигъ, синең гомерең озын булыр, әгәр дә син кешеләргә: «Кем күз тиюдән сакалын төен ясап төенләсә, яисә муенына бөти такса, яисә хайван тизәге белән яки сөяк белән истинҗа кылса, Мөхәммәд аңардан ерак, аңарга ачулы һәм аңардан бизгән, дип хәбәр бир», – дигән. Мәгънәсе булмаган яки мәгънәсе аңлашылмаган сүзләргә сыену, күз тимәсен өчен, шуның өчен, моның өчен дип, теләсә нәрсәләр асып, бәйләп куюлар барысы да ширек була.

– Хәзерге вакытта машина йөртүчеләр үз машиналарына дисбеләр һәм догалыклар асып куярга ярата. Болай асып йөрү дөресме?

– Аларны элү ширек, чөнки кеше шуны куйдың да, дога укымасам да ярый, Аллаһка ышанмасам да ярый дип кабул итә һәм диннән ерагая. Әмма кайбер хәзрәтләр минем белән килешмәс, барысы да кешенең ниятеннән тора, диярләр. Әйтик, әгәр дә бер кеше машинасына «Аятел көрси» һәм дисбе элеп, бу әйберләр миңа Аллаһы Тәгаләне искә төшерсен, машинама утырганнан соң «бисмиллаһ» дип әйтергә тиешлегемне исемә төшерсен, дип аса икән, бу очракта рөхсәт ителә. Берәр әйбер ширек булмасын, Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш тоелмасын өчен, безнең эчке күңелебездәге ниятебез дөрес булырга тиеш. Әгәр дә бөти элгән чагында: «Бу бер сәбәп кенә, ә бит саклаучы-яклаучы Аллаһы Тәгалә үзе», – дип эшли икән, ул берничек тә ширек була алмый. Догалар, иман – безнең йөрәктә һәм аңда булырга тиеш, ә язылган кәгазь битендә генә түгел!

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии