Ничек оялмыйлар?

Мин Түбән Кама мәчетендә дин дәресләрен өйрәнәм. Быел Рамазан аенда ифтарларда катнашу да насыйп булды. Шунда күңелгә тигән бик ямьсез бер күренешкә шаһит булырга туры килде. Барыбызга да тәлинкә тутырып пылау салып бирәләр. Бик тәмле, туклыклы, тамаклар туярлык. Ләкин кемнәрдер моның белән генә канәгатьләнми – казан төбендә калган пылау өчен сугыш башлана. Ризык бүлеп торучы кызлар: «Күрше бүлмәдәгеләргә җитми», – дисәләр дә, «һөҗүм» тукталмый. Биш-алты әби беренче көннән үк шулай итеп тәртип бозарга кереште – үзләре белән алып килгән контейнерларга ашыга-ашыга тагын бер-ике өлеш пылау тутыралар. Бу хәлне залдагы бар халык күреп тора, ләкин берсе дә эндәшми. Ә мин, гадәттәгечә, эндәшми кала алмыйм, берничә тапкыр әйттем. Ләкин аңа карап әбиләр мине тыңлап та тормады. Аллаһы Тәгалә барысын да күреп тора, бу әбиләр ничек аз гына курыкмыйлар икән? Кешедән оялмыйлар инде, анысы күренеп тора.

Әбием Бибигарәфиянең әйтә торган сүзе бар иде: «Замана ахырында дине чыга, тотучысы булмас». Әллә шул көн килде инде?

Миңнур НУРИЕВА,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии