- 18.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №32 (15 август)
- Рубрика: Иманга юл
Ураза гаете моннан күп гасырлар элек, 624 елда бәйрәм ителә башлый. Аны Җир шарындагы бар мөселман Рамазан ае тәмамлангач билгеләп үтә. «Рамазан» сүзе «яну» дигәнне аңлата. Ягъни бу айда ураза тотучының бар гөнаһы да «янып» бетә, тәмуг ишекләре ябыла һәм җәннәтнекеләр ачыла торган ай.
Гает көнне, гадәттә, ир-атлар мәчеткә, бәйрәм намазына, вәгазь тыңларга бара. Хатын-кызлар исә, тәмле таба ашлары пешереп, аларны өйдә көтеп тора. Мондый сый-нигъмәтне Хак Тәгалә безгә ай дәвамында ризыктан, начар гамәлләрдән тыелып торганга җибәрәдер. Бары шундый көннәрдә генә ризыкның кадерен, бер йотым суның да тәмен беләсең, тоясың. Шулай ук бу көнне мөселманнар мәчеткә генә түгел, ә каберстанга барып, үлгән туганнары рухына да дога кылырга тиеш. Гает бәйрәме өч көн дәвам итә.
Намаз уку, зәкят һәм хаҗ кылу, шул исәптән ураза тоту да мөэмин-мөселманнар өчен фарыз гамәлләрдән санала. Саваплары буенча да алар бер дәрәҗәдә диярлек. Әмма ураза тотуның өстенлекләре күбрәк. Чөнки һәр кешенең дә хаҗ кылу мөмкинлеге юк. Уразаны исә һәр кешенең дә тоту мөмкинлеге бар. Әгәр кеше зәгыйфь акыллы һәм каты авыру булмаса, әлбәттә.
Рамазан аенда ураза тоту ул ашаудан тыелу гына түгел, ә җенси мөнәсәбәттән, гөнаһтан, гайбәт сөйләүдән, начар гамәлләрдән һәм хәтта начар уйлардан тыелып тору да. Кайберәүләр, бигрәк тә яшь кызлар, уразаны ябыгу максатыннан гына да тота. Янәсе, ашау-эчүдән тыелып торгач, аларның авырлыгы кими. Өстәвенә алар саваплы гамәл дә кылдым дип фаразлый. Әмма ураза Аллаһка якынаю өчен тотылырга тиеш. Хак Тәгалә безне Аңа табыну, Аның барлыгын тану өчен яратты, ә ураза тоту – гыйбадәтнең бер төре ул. Әлбәттә, мондый саваплы гамәлнең әҗере дә юк түгел. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ураза Минем ризалыгым өчен тотылса, аның өчен әҗерне дә Үзем бирәм, чөнки кеше Минем ризалыгым өчен үзенең теләкләрен канәгатьләндерүдән ваз кичте!»
Аллаһка якынаюдан тыш, ураза тоткан өчен безнең гөнаһлар да кичерелә. Бу айда кылган изге гамәлләребез, эшләребезгә саваплар арттырып языла. Шуңа күрә дә ураза тотучы мөселман тыелган гамәлләрдән баш тартып кына калмыйча, күбрәк хәер бирә, намазлар укый, догалар кыла. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем Аллаһның әҗеренә өметләнеп, төннәрен намазлар укыса, башта кылынган гөнаһлары кичерелә», – дигән.
Ураза тоту ул саваплы булу гына дигән сүз түгел әле. Бу гамәлнең сәламәтлек өчен дә файдасы искиткеч күп. Чөнки ашау көннең бер вакытында гына башкарыла. Ә безнең ашказаныбыз ризык эшкәрткәндә сок бүлеп чыгара. Көннең теләсә кайсы вакытында ашаган очракта, ул сок бүленеп җитмәскә, яисә, киресенчә, артык күп булырга мөмкин. Ураза тотканда ризык дөрес эшкәртелә. Аннан соң кирәгеннән артык ашамау организмдагы төрле кирәксез матдәләрне, тоз, шлагларны чыгарырга да ярдәм итә. Йөрәк-кан тамырлары авыруы, кан басымыннан интегүчеләр ураза вакытында үзләрен әйбәт хис итә. Чөнки майлы, баллы ризыкларны аз куллану сәбәпле, канда холестерин азая, кан тамырлары киңәя. Тәмәке тартуны ташларга теләүчеләр өчен дә Рамазан ае – менә дигән мөмкинлек, чөнки ураза вакытында тәмәке тарту тыела.
Ризыктан тыелу кешене физик яктан гына түгел, рухи яктан да сәламәтләндерә. Кешенең ризыкны эшкәртергә яисә начар гамәлләргә сарыф иткән энергиясе, көче ураза вакытында тукланмау сәбәпле азая. Бу исә кешенең негатив гамәлләр кылуга көче дә, теләге дә булмый дигән сүз.
Ураза тотудан бала имезүче, авырлы хатыннар, мосафирлар һәм яудагылар азат ителә. Әмма тотарга да ярый. Әгәр юлчының ураза тотарга көче һәм теләге бар икән, аның тоткан уразасы барыбер кабул булачак.
Бүген төрле авырулар белән иза чигүчеләр бар. Алар дарусыз яши алмый. Сәламәтлеге аркасында ураза тота алмаган кеше һәр көнне берәр ач кешене ашатырга яисә үзе көненә ризыкка күпме акча түгә, шул акчаны мохтаҗларга тарату мөмкинлегенә ия. Әмма бу мохтаҗлык кичермәгән очракта гына. Очын-очка ялгап яшәүче, даруына да көч-хәл акча җиткерүче пенсионер, яки инвалид бу сүзләрне ишетеп куркып, сәламәтлегенә зыян салып ураза тотарга керешә. Исламда башкаларга гына түгел, үзеңә дә зыян салу – гөнаһ. Тота алмаган уразасы өчен мохтаҗлык кичермәүче генә акча бирә.
Кайбер балалар олыларга ияреп ураза тота. Әмма аларның организмы әле ныгымаган, шуңа күрә болай эшләү мәҗбүри гамәл саналмый. Ә җенси җитлегү чорыннан соң (12-15 яшьләрдә) бала ураза тотарга тиеш.
Ураза бозылу ике төрле булырга мөмкин. Беренчесе – каза кылуны да, кәффәрәтне дә таләп итә торганы. Каза кылу – бер көн калган уразаң өчен тагын бер көн ураза тоту. Ә кәффәрәт – бер көн калган ураза өчен алтмыш көн рәттән ураза тоту, яисә шул калган бер көн өчен алтмыш фәкыйрьне тукландыру була. Сәбәпсез ризык ашаганда яки җенси якынлык кылган очракта, мөселманның уразасы бозылган һәм ул югарыдагыларны үтәргә тиеш булып санала.
Икенче төр ураза бозылу – ашказаны гына таләп итә торганы. Бу төр бозылуга: авыру сәбәпле, ризык яки дару татып карау, ризык итеп пешерелмәгән әйберләрне (мисалга сагыз) куллану, косу керә. Шулай ук ураза вакытында суда яисә мунчада озак торырга ярамый. Ризыкның тәмен татып карау мәкруһ гамәлләрдән санала.
Быел Рамазан ае безнең киңлектә яшәүчеләр өчен шактый катлаулы ел фасылына туры килде. Әмма Хак Тәгалә бәндәләренә һәрвакыт ярдәм биреп тора. Шактый эссе торган һава торышы ураза кергәч үк суытып җибәрде, температура төште. Ураза тотучылар өчен бу бик зур файда булды, әлбәттә.
Рамазан вакытында кылган изге гамәлләр 700 тапкыр арттырылып язылырга да мөмкин. Әмма савапны арттырырга телисез икән, вакытында авыз ачарга һәм вакытында сәхәрне тәмамларга тиешсез. Аллаһ илчесе бу турыда: «Әгәр кешеләр авыз ачарга ашыксалар, шул вакытта алар бәрәкәттә булырлар», – дигән. Авыз ачканда Аллаһы Тәгаләгә дога кылырга онытмаска кирәк. Күбрәк намазлар уку, догалар кылу, ә иң мөһиме – Коръәнне ятлау һәм уку әҗер-савапларыгызны тагын да арттырыр гына. Шулай ук уразасын тоткан кешегә Хак Тәгалә җәннәттә мәңгелек урын әзерләгән. Рамазанда без ризыкның кадеренә тагын да ныграк төшенәбез. Шуның өчен дә Раббыбыз безгә уразаны биргәндер дә. Бу айда мөселманнар ифтардагы һәм сәхәр вакытында ашаган ризыклары өчен Аллаһка рәхмәт укырга да онытмаска тиешләр. Чөнки Аллаһыбыз: «Сорагыз, бирермен. Тик сорый белеп сорагыз, булганына шөкер итегез. Шөкер итсәгез, тагын да арттырыбрак бирермен»,– дигән. Шуңа авыз ачканда яисә ният кылганда Хак Тәгаләбезгә биргән сый-нигъмәтләре өчен рәхмәт әйтеп дога кылырга да онытмасак иде.
Рамазан аенда күп халыкны диннән биздерүче зур шайтаннарны богаулап куялар. Шул сәбәпле ураза тотарга һәм Рамазанда изге гамәлләр эшләргә мөселманнарга күпкә җиңелләшә.
Тагын бер Рамазан ае артта калып бара. Шундый һава торышында да мөселман кардәшләребез, Аллага шөкер, уразаларын калдырмады. Эссе көннәрдә иреннәре чатнап ярылса да, суга үрелмәде, ризык капмады. Шундый зур сынауны узган һәр мөселманга Хак Тәгалә әҗер-савапларын бирсә, җәннәт ишекләрен ачса иде. Тоткан уразаларыбыз кабул булып, Аллаһның иркенә барып ирешсен иде. Киләсе Рамазан аенда да һәркайсыбызга ураза тотарга насыйп итсен. Ураза гаете мөбарәк булсын, барча мөселманнар!
Лилия ЛОКМАНОВА.Ураза гаете мөбарәк булсын! ,

Комментарии