Иман зәгыйфьләнә бит!

Иман зәгыйфьләнә бит!

Миңа 3 август көнне Шамил мәчетендә тәравих намазында булырга туры килде. Шунда хәзрәтнең игъланын ишетеп, йөрәгем бик сыкрады.Ул халыкны сак булырга, фетнәчеләргә иярмәскә, уяу булырга чакырды. Аңа язган хатымны «Безнең гәҗит»кә җибәрергә булдым.

Әссәләмүгәләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ!

Хөрмәтле мөселман кардәшем, Мәхмүт хәзрәт, Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызны гафу итсен, ләкин мин Сезгә үз фикеремне җиткерергә булдым.

Сезнең игъланыгыз белән берничек тә килешә алмый йөрәк, бу Сезнең сүзләргә охшамаган.

Шушы аенда күпме мөселман ураза тотудан мәхрүм булганын да бик яхшы беләсез дип уйлыйбыз. Әллә Сез дә Кол Шәриф мәчетенә Рамил хәзрәтне яклап килгән бөтен әби-бабай, апа-абыйларны да кулга алу ягындамы? Алла сакласын! Кайсыгызны кыерсыталар дигән сорау куйдыгыз? Кыерсыталар бит, безне булмаса, мөселман кардәшләребезне.

Әгәр фетнәчеләр дип , Илфат әфәнделәрне күздә тотсагыз, бик кызганыч. Аларга бит мөфти кәнәфие кирәкми, аларга дөреслек кирәк. Үз тормышларын, гаиләләрен куркыныч астына куеп, яклаучысыз, сүз әйтергә курыккан гади халыкны яклый бит алар!

Мин үземне генә түгел, гади халыкның фикерен җиткерәм сезгә. Балык баштан чери, диләр, фетнәне өстәге даирә үзе үк тудырмыймы соң, мөселманнарны эзәрлекләп.

Мин үземне бик гыйлемле санамасам да, Сезнең вәгазь китапларын, Рамил, Җәлил, Идрис хәзрәтләрнең бар китапларын да укып, йөрәгемә сеңдереп барам. Аларда язылган: хаксызлыкны күргәндә, сүз белән туктатырга кирәк, сүз белән туктата алмасаң – күңелең белән риза булмаска тиешле. Ә күңел белән генә риза булмау – ул иманның зәгыйфьлеге түгелме?

Әгәр шушы журналистларга «фетнәчеләр» дигән ярлык тагыла икән, гади халык моны кабул итмәячәк, телләре белән каршы чыга алмасалар да, күңелләре белән риза булмаячак – иманнары зәгыйфьләнәчәк.

Безнең, гади халыкның фикеренә дә колак салсагыз иде, хөрмәтле, яраткан хәзрәтебез Мәхмүт әфәнде.

Адресым редакция өчен генә.

4 август 2012 ел. 16 рамазан, сәхәр вакыты.Иман зәгыйфьләнә бит! , 1.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии