РЕНАТ ВӘЛИУЛЛИН: «ТРАДИЦИОН ИСЛАМНЫ САКЛАП КАЛЫРГА КИРӘК»

10-16 августта Болгар җирлегендә өченче Мөселман яшьләре фестивале узды. Биредә Русиянең 30 төбәгеннән 120гә якын делегат катнашты. Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсе җитәкчесе, фестивальне оештыручыларның берсе РЕНАТ ВӘЛИУЛЛИН белән әлеге җыен хакында сөйләштек.

– Инде 3 ел рәттән узучы фестиваль дә ахырына якынлашты. Соңгы ике елда узган җыен белән чагыштырганда, быелгы фестивальдән нинди фикерләр белән кайтасыз?

– Җыенның беренчесе яшьләре көне белән бергә теплоходта узды. Әмма без анда төрле каршылыкларга юлыктык. Исламның барлык кануннары белән яшәгән һәм әле дингә килеп җитә алмаган яшьләре арасында аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Әйтик, дискотекаларга мөселман яшьләре каршы чыкса, ә иртәнге намаз вакытында ут кабызуга башкалар канәгатьсезлек белдерде. Шуннан соң без аны аерым үткәрергә уйладык. Аллага шөкер, икенче ел рәттән фестиваль Болгар җирлегендә уза.

Үзгәрешләр дигәндә, фестивальнең географиясе киңәя баруны, үзебезнең традицион нигезгә басым ясауны ассызыкларга кирәк. Бу бүгенге вәзгыятьтә аеруча актуаль. Без аны яшерергә тиеш түгел. Чөнки бу борчу уята башлады. Безгә хас булмаган агымның киң колач җәюе тырышлыгыбызны юкка чыгарачак. Мисал өчен, Дагыстанда килеп чыккан хәлләр җирлеккә ят булган яңалыклар килеп керүдән туды. Ул халык арасында бүленеш китереп чыгарды, тотрыксызлык тудырды. Миңа Грозныйда зур мәчет ачылганда катнашырга туры килде. Шунда Рамзан Кадыйров, эчке эшләр бүлеге җитәкчеләре белән сөйләшергә насыйп булды. Боевикларны, “лесные братья”ларны Чечнядан көч белән куып чыгарганнар инде. Тик ваһабичыларның нигезен әле барыбер тулаем бетерә алмыйлар. Алар хәзер Ингушетия, Дагыстан, Кабардино-Балкария, Карачай-Чиркәстә шактый нигезле төпләнгән. Әкренләп җирлегенә дә таралалар. Шуңа да без традицион Исламны саклап калырга тиеш. Җыенның максаты да шул. Фестиваль ачылганда мөфтинең үзе катнашуы, баш казыйның килүе һәм традицион тотучы башка хәзрәтләребезнең биредә яшьләр белән очрашуы – чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә үзебезнең әйдәп баручыларны күрсәтә алу дигән сүз. Бу үзенә күрә зур казаныш.

– Фестивальдә Фәрит Сәлманның чыгышы бер гарәпкә (яртылаш гарәп – А.Ш.) ошамады. Сез, үз чиратыгызда, Фәрит хәзрәтне яклап чыктыгыз. Ике якның да тарафдарлары бар иде.

– Фәрит Сәлман, Ислам белгече буларак, Русиядә әйдәп баручы галимнәрнең берсе. Аның вәгазьләре күпкырлы һәм кызыклы. Имам бүген нәкъ шундый булырга тиеш. Әйтик, 90нчы елларда әле Ислам буенча башлангыч белемнәрне алган кеше дә имам була ала иде. Бүген инде ситуация башка: имам динне дә, сәясәтне дә, икътисадны да белергә, анализларга тиеш.

Ә инде гарәпкә килгәндә, ул Исламда булырга тиеш түгел дип исәпли.

Бүген БДИ урыс теленә күчеп бетте. Хәзер авылларда да ата-аналар балаларын урыс сыйныфына бирә. Шулай ук милли региональ компонентның бетерелүе төбәкләрдә татар теленә авырлык тудырачак. Инде хәзер безгә урыс телле Ислам үтеп керсә, шуның нәтиҗәсендә дә татар телен югалтсак, традицияләребездән ваз кичсәк, милләтнең хәле катастрофага әйләнергә мөмкин. Моңа юл куймаска кирәк.

– Инде асылга кайту мәсьәләсендә хәлебез яхшылардан түгел. Бу болгавыр заманда шушындый чаралар белән яшьләрне берләштереп булырмы?

– Исламның безнең җирлектә мең елдан артык тарихы бар. Хәтта Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында ук бирегә сәхабәләр килеп дәгъват кылган. Моны гарәп егетенә дә аңлаттым. Ул үзе Татарстандагы шартларга көнләшеп китте. Без моның белән горурланабыз! Әмма әле эшләргә дә кирәк. Безнең толерантлыгыбыз буш урында тумаган. Инде 1552 елның октябрендә руслар тарафыннан яулап алынганнан соң, 5 гасырга якын татар белән урыс бергә яши. Вакытлар узу белән, Христиан һәм Ислам арасындагы каршылыклар әкренләп юкка чыга барган. Чөнки дус-тату яшәмәсә, бу җирлектә тормыш алып бара алмаслар иде.

– Мөселман яшьләре үз ана телендә аралашмый.

– Иң элек имамнарның, дини үзәкләрнең эшчәнлеге шушы юнәлешкә нигезләнергә тиеш. Инде күп төбәкләр урыс теленә күчеп бетте. Кавказ мөселманнары килде дә имамга “Без татарча аңламыйбыз”, – ди. Хәтта Казанның өч мәчетендә вәгазьләр урыс телендә бара. Бу безне бик борчый.

– Мөселман яшьләре киләсе елда да Болгарда очраша алырмы?

– Иншалла. Без моның кирәклеген аңлыйбыз. Финанс кризис ничек тәэсир итәр – билгесез. Тик ни генә булса да, хөкүмәт безне аңлар дип ышанабыз. Быелгы тәҗрибәне файдаланып, яңа үзгәрешләр кертеп, киләсе елга бергә җыелырбыз әле. Бирсен Ходай!

Әңгәмәдәш Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

P.S.: Быелгы фестиваль аеруча бай эчтәлекле булды. Дөрес, төрле кызыклы хәлләр дә, шул ук вакытта аңлашылмаучанлыклар да туды. Бу хакта “Безнең гәҗит”нең киләсе саннарында укый алырсыз.

Комментарии