МӨСЕЛМАННАР ҮЗЛӘРЕНЧӘ БӘЙРӘМ ИТТЕ!

Һәр милләтнең үз кыйбласы бар, һәрберсе үз кыйбласына юнәлер. Ләкин мөшрикләрнең кыйбласы башка. Әмма мөселманнарның кыйбласы хак кыйбладыр. Сез, мөселманнар, яхшы эштә ярышыгыз һәм алга чыгыгыз! (Коръән, Бәкара сүрәсеннән)

Өченче ел рәттән Саба районы Лесхоз бистәсендә мөселманнарны берләштерүче җыен үтә. Халык аны мөселманнар Сабан туе дип тә атый. Мөселманнарның да утырып бер ял итү, рәхәтләнеп үзләренә хас бер гәпләшү, фикер алышу, төрле ярышларда көч сынашу һәм вакыт узгач, истәлекле хатирәләрне искә алу урыны, һичшиксез, булырга тиеш. Мондый рух булганда, кардәшлек кебек хисләр ныгый, мөэмини мөгамәлә киң колач җәя. Бу хакта Саба мәхәлләсе активистлары өч ел элек кенә түгел, аңарчы да бик күп уйлагандыр. Ниһаять, 2007 елда күпләр хыялы тормышка ашты. Ул вакытта Саба районы мәхәлләләреннән мөселманнар җыелып, төрле спорт ярышларында катнашты, дини сораулар викторинасы үткәрде, җәмәгать белән намаз укыды, күмәк рәвештә чәй эчеп, җыен уздырган иде. Монысы үзенә күрә бер генераль репетиция булды. Узган ел бу чараны дәвам итәргә булдылар. Әлһәмдүлилләһ, анысы да хәерле узды. Хәер, бу хакта “Безнең гәҗит” укучылары хәтерлидер. Чөнки мөселманнар җыенының һәркайсы хакында газета битләреннән танышырга була иде.

САБА ОФЫКЛАРЫН КИҢӘЙТӘ?!

Шул рәвешле Саба районында узучы Мөселманнар Сабан туе традициягә әверелде. Узган елны җәй уртасында, ягъни июль уртасында узды бу бәйрәм. Саба халкы әлеге җыенны җәйнең иң кызган вакытында уздырырга ияләнеп киткән иде, күрәсең, август ае ишек шакыгач, халык берникадәр пошаманга төште. “Булмый мәллә?”, “Кайчан оешыр соң?” ише сүзләр йөрде. Чөнки файдалы нәрсә бик сагындыра ул. Ниһаять, 16 августта Мөселманнар җыены уза дигән хәбәр таралды. Җыен бер Саба районы мәхәлләләрен генә түгел, ә күрше Балтач, , , Кукмараларны да берләштерүче вакыйгага әверелде. Димәк, мөселманнар Сабан туе офыкларын киңәйтә бара. Баулы, , Түбән Кама, Әлмәт якларыннан да килгәннәр иде.

ҖЫЕННЫҢ ӘҺӘМИЯТЕ НИДӘ?

Мондый Сабантуйлар күпчелек очракта бер даирәне – мөселманча яшәү рәвеше алып баручыларны гына аерып карый шикелле. Шулай да теләгән һәркем биредә катнаша ала. Узган еллар белән чагыштырганда, җыенда халык саны 3-4 мәртәбә артык булды. Ә аның әһәмиятенә килгәндә, бу гади Сабантуй түгел. Монда һәркем шәригать таләпләрен үтәп күңел ача, аралаша, яңа дуслар таба, төрле ярышларда катнашып көч сынаша ала. Әгәр бәйрәм Хак дин кысаларында узмаган булса, башка җыеннардан берни белән дә аерылмас иде.

Сабантуй кунакларсыз булмый! Биредә ТР Диния нәзарәте үзәк аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһанша, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев кунак булды. Әйтергә кирәк, Саба районында елына өч төп дини чара (ике гаеттән тыш. – А.Ш.) – “Мөселман егете”, “Мөслимә туташ”, “Мөселманнар җыены” үткәрелә. Шунысы әһәмиятле: агымдагы елны шушы җыеннар барысы да хакимият ярдәме белән берлектә үткәрелде. Нәтиҗәдә, җыеннар да елдан-ел күзгә күренеп яхшы якка үзгәрә бара. Бирсен Ходай! Сабантуйга Саба район башлыгы Рәис Миңнеханов та килгән иде. Ул: “Үз көчебез белән тырышканда барысын да булдырырбыз”, – дип, халыкны рухландырды.

Сабантуйдагы бер күркәм гадәтне әйтми булдыра алмыйм. Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов быел өйләнешеп, хәләл туй ясаган яшь парларга, шушы чорда бәбиләре туган гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Аларның саны уннан артып киткән икән. Капчык сугышы, чүлмәк вату, капчык киеп, йомыркалы кашык кабып йөгерүләр, аркан тартышу, олысы-кечесе бергә уенчык машиналарда бызылдап ярышу… Ә инде бар халыкны кыздырганы – төрле үлчәмдәге мөселманнарның бил алышуы булды. Шунда ук баһадирлар кул көрәштерде. Олысы да, кечесе дә бәйрәм итте. Күренеп тора: дини тәрбия алучы бала яшьтән үк зиһенле булып үсә. Балалар табибы Тәнзилә Йосыпова үткәргән, дини сораулардан торган викторинада катнашкан балаларның һәрберсе диярлек җавап әйтергә атлыгып торды. Һәрберсе бүләккә ия булды. Ә Балтачтан килгән 7 яшьлек Илназ Шәрипов чатнатып тәһарәт алу тәртибен әйтеп бирде. Ул узган ел шәһәрендә Коръән уку конкурсында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында беренче урынны алган булган.

МӨСЕЛМАН ИНФРАСТРУКТУРАСЫ

Дин дәүләттән аерылган булса да, җәмгыятьтән аерылмаган. Мондый чараларны никадәр күбрәк оештырасың, шулкадәр хәерлерәк. Дини факторның роле җәмгыятьнең һәр тармагына үтеп керергә тиеш. Мөэминнәрнең күңел ачу, ашау, киенү, мәгариф һәм башка төрле уңайлыклары дини таләпләргә туры китерелеп канәгатьләндерелсен. Асылыбыз шул бит. Сабантуйда динне пропагандалаучы журналистлар сафы да бар иде. “Безнең гәҗит” газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов җәмәгате Зөлфия ханым белән кунакка килде. Бу очраклы түгел, “БГ” дин, өлкәсенә үз өлешен кертүче, нәкъ менә дөньяви яктан халыкка динне аңлатучы бер басма буларак санала. Илфат Фәйзрахманов фикеренчә, газетабыз нәкъ шул максаттан, ягъни мәшһүр бабаларыбыз тоткан дин хакында яза, бүгенге белән дингә бер төшенчә буларак карый. Биредә шулай ук календарьлар бастыручы, журналист Фәния Хуҗиәхмәт тә кунак булды.

…Җыенны оештыручыларның берсе, тынгы белмәүче журналист Илмира Галимуллина сүзләренчә, безнең халыкта мөселманнар арасында күңел ачу тыелган дигән ялгыш гыйбарә йөри. “Ә чынлыкта, шәригать кысаларыннан чыкмыйча, хәләл юл белән дә яхшы ял итеп була. Әлеге җыен моның ачык мисалы. Без, мәсәлән, бер-беребезне каян белеп бетерер идек? Мөслимәләребез күңел ачу урыннарына, кино-концертларга, бассейннарга, билгеле, йөрми. Ә бу җыен аларга күрешү, аралашу, балалары белән таныштыру өчен дә менә дигән мөмкинлек ача”, – ди Илмира ханым Галимуллина.

Изге урын буш тормый диләр бит. Шуңа да аны чиста рухи кыйммәтләр белән тутырып тору зарур.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии