«Бала сәламәт булсын дисәгез, гакыйка корбанын чалыгыз»

«Бала сәламәт булсын дисәгез, гакыйка корбанын чалыгыз»

Бала туу иң шатлыклы вакыйгаларның берсе. Мондый куаныч булганда Рәсүлебез (с.г.в.) яңа туган балага сәламәтлек иңдерү һәм шөкер кылу нияте белән корбан чала торган була. Әлеге корбан чалу «гакыйка» дип атала. Мондый матур йола белән күптәннән таныш булсак та, аның турында ишетеп белмәүчеләр дә бар икән. «Гакыйка корбаны нәрсәгә чалына? Аны ничек итеп дөрес чалырга? Бу мәҗбүри гамәлме?» дигән иң еш ишетелә торган сорауларга җавап табу өчен, без «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН белән әңгәмә корырга булдык.

– Рөстәм хәзрәт, «гакыйка» сүзенә ачыклыйк кертик әле. Ул нәрсәне аңлата?

– Бисмилләһир-рахманир-рахим. Гакыйка – бала туганнан соң чалына торган корбан. Асылда «гакыйка» сүзе яңа туган баланың башындагы чәчен аңлата. Баланың чәчен шушы корбанны чалганнан соң алганга күрә, әлеге корбан да «гакыйка корбаны» дип аталган. Гакыйка корбанын чалып, мөселман кешесе Аллаһка шөкер итә һәм кешеләрне шушы шатлыклы вакыйга уңаеннан кунак итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) гакыйка турында болай дип әйткән: «Бала сәламәт булсын дисәгез, кыз бала туган очракта – бер, ир бала туса – ике сарык чалыгыз». Шул вакытта Аллаһы Тәгалә аны кабул итәр һәм балага сәламәтлек бирер. Галимнәр аңлатуынча, гакыйка корбаны чалынган бала Кыямәт көнендә әти-әнисенә шәфәгать кыла ала.

– Гакыйка корбанын чалу – мәҗбүри гамәлме? Кешенең мөмкинлеге булмаса, корбанны акча булгач кына чалырга буламы?

– Гакыйка – сөннәт гамәл. Ул һәркемнең ихтыярында. Мөмкинлек бар икән, аны үтәү саваплы. Әгәр дә мөмкинлек булмаса, гөнаһы булмый. Әгәр дә мөселман кешесе бу корбанны чала икән, аңа әҗер-савап языла һәм ул Аллаһның ризалыгына ирешә.

– Гакыйка корбаны бала туганнан соң җиденче көндә чалынырга тиеш, диләр. Ләкин кайбер балаларны бу вакытта больницадан да чыгармаска мөмкиннәр. Шулай соңга калынса нишләргә?

– Рәсүлебез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә: «Гакыйка корбанын бала туганның җиденче көнендә чалу – сөннәтле гамәлләрдән», – дигән. Әмма бала туганның 7нче көнендә гакыйка корбанын чала алмасагыз, 14нче, 21нче көннәрендә чалу да саваплы. Гомумән, гакыйка корбанын кайчан чалсаң да була. Әйтик, кемдер 50 яшенә җитеп, үзенә шундый корбан чалынмаганын белгән икән, ул 50 яшендә дә гакыйка корбанын чалырга мөмкин. Ничек иртә чалсаң, шулай яхшырак. Ләкин әти кеше баласы балигълык яшенә җиткәнчегә хәтле чалырга тиеш. Аннан соң инде вакыты чыккан була һәм аны балигълыкка җиткән бала үзе чала ала. Ләкин ул мәҗбүри гамәл түгел. Эшләсә – савап, эшләмәсә – гөнаһысы юк.

– Ни өчен ир балага 2 сарык, ә кыз балага 1 сарык тиешле?

– Мөхәммәд Пәйгамбәрнең хатыны Гайшәдән килгән хәдистә Аллаһның илчесе ир бала өчен бер зурлыкта һәм бер яшьтә булган ике сарык, ә кыз бала өчен бер сарык чалырга әмер итә. Гакыйкә корбаны баланың сәламәтлеге өчен чалына. Ир бала батыр, көчле булырга тиеш. Ул – гаилә башлыгы булачак кеше, гаиләсен саклаучы һәм яклаучы да. Шуңа күрә аның көче кыз баланыкыннан ике мәртәбә күбрәк булырга тиеш.

– Мондый корбанлык итен үзеңә ашарга ярыймы? Аш мәҗлесе уздыру мәҗбүриме?

– Гакыйка корбаны итен ничек телисез, шулай бүлегез. Итне бүлү рәвеше нәкъ Корбан гаетендә чалынган хайванның итен бүлү кебек. Бер аермасы да юк. Итне өч өлешкә бүлү саваплы: бер өлешен үзеңә калдырасың, икенче өлешен мохтаҗларга таратасың, ә өченче өлеше белән бәби ашы уздырып, туганнарны һәм күршеләрне кунак итәсең. Шулай ук аның итен бөтенләй таратып бетерергә дә ярый. Әгәр дә гаилә үзе мохтаҗ булса, итне тулысынча үзендә калдыра ала. Аш мәҗлесен үткәрү саваплы гамәлләрдән санала. Бу корбанны үзең чалсаң һәм ите белән туганнарны һәм дусларны чакырып мәҗлес уздырсаң хәерлерәк. Карантин шартларында да якын туганнарны гына чакырып, дога укытып алырга мөмкин.

– Бу итне балта белән чабарга ярамый, дип сөйлиләр…

– Мөхәммәд Пәйгамбәрнең хатыны Гайшә анабыз әйткән: «Ир бала өчен бер үк зурлыкта ике сарык, ә кыз бала өчен бер сарык чалына. Ул тулысынча пешерелә һәм сөякләре сындырылмый. Аның итен ашыйлар, ашаталар һәм сәдака итеп бирәләр. Бу гамәл 7нче көнне башкарыла». Моннан чыгып, ит чабылмый, ә киселә генә дигән нәтиҗә ясарга була.

– Корбанлык сарыкка аерым таләпләр юкмы?

– Гакыйка корбаны итеп чалына торган сарык симез, сау-сәламәт, кимчелексез, бер яшькә җиткән булырга тиеш. Әгәр дә корбанлык хайван бер яшьлек сарык зурлыгында булса, алты ай тулып җиденче айга кергән сарыкны да чалырга ярый.

– Гакыйка корбанын чалу тәртибе нинди?

– Корбанны чалганда аяклары белән кыйблага каратып яткырырга кирәк. Чалучы кеше мөселман булырга тиеш. Чалган вакытта: «Иннә саләәтии вә нүсүкии вә мәхйәәйә вә мәмәәтии лилләһи Раббил-гәәләмиин. Ләә шәриикә ләһ. Вә бизәәликә үмиртү вә әнәә минәл-мүслимиин. Бисмилләһи, Әллааһү әкбәр. Әллааһүммә ләкә вә иләйкә (Аллаһның исеме белән чалам. Аллаһ иң бөек. Йа Аллаһ. Бу корбан Синеке һәм ул Сиңа кайта). Бу – фәлән улы фәләннең (баланың исеме әйтелә) гакыйка корбаны», – диеп әйтелергә тиеш.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии