- 18.06.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №23 (14 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
Мөселманнар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете якынлаша. Быел аның беренче көне 28нче июньгә туры килә. Әлеге бәйрәмне ел саен билгеләп үтсәк тә, мөселман кардәшләребез арасында җавабы табылмаган сораулар шактый әле. Әлеге бәйрәм ничек барлыкка килгән? Корбанлыкка нинди таләпләр бар? Бу хакта Казан шәһәре Кабан арты мәчетенең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин белән сөйләштек.
– Корбан чалу Ибраһим галәйһиссәләм чорына килеп тоташа...
– Әйе, Корбан чалу гамәленең тарихы Ибраһим гәләйһиссәләм һәм аның улы Исмәгыйль гәләйһиссәләм белән булган вакыйгага барып тоташа: Аллаһ Тәгалә Ибраһим пәйгамбәрне сынап карау максатыннан аның бердәнбер улын корбан итеп чалырга әмер итә. Ибраһим гәләйһиссәләм әлеге әмерне үтим дигәндә генә мәрхәмәтле Аллаһ: «Мин сине тугрылыкка сынап карадым, кеше каны түгелмәсен, улың урынына менә шушы малны чал», – дип, Җәннәттән бер тәкә җибәрә һәм Ибраһим (г.с.) шуны корбан итеп китерә.
– Корбан чалуның хикмәте нидә?
– Корбан чалуның төп мәгънәсе – Аллаһ әмерен үтәп, Аңа якынаю. Моннан тыш бу гамәлнең асылында олы социаль мәгънә дә ята, чөнки чалынган малның ите мохтаҗларга өләшенә, шуның белән мөселманнар сәдака әҗерен ала. Корбан итенең икенче өлеше гадәттә, туганнарга, күрше-күләнгә күчтәнәч итеп бирелә, шуның белән без туганлык җепләрен ныгытабыз, күршеләребез белән араны төзәтәбез. Итнең өченче өлешен Корбан чалучы үзенә калдыра ала. Шулай итеп, Аллаһның шушы әмерен үтәп, без саваплата да, матди яктан да үзебезгә файда китерәбез. Коръәннең «Хаҗ» сүрәсендә: «Аларның (чалган корбаннарның) итләре дә, каннары да Аллаһка ирешәчәк түгел. Аңа сездән бары тәкъвалыгыгыз гына ирешә», – диелә. Корбан чалуның төп хикмәте чалынган хайванда да, аның итендә дә түгел, ә Аллаһка күндәмлек күрсәтүебездә.
– Нинди төр корбаннар була, аларның кайсы кайчан чалына?
– Аның иң беренче төре – Корбан гаетендә чалына торган корбан. Ул өч көн дәвамында чалына. Корбан бәйрәм намазыннан соң гына чалына. Нәзер корбаны да бар. Ул Аллаһка ниндидер вәгъдә биргән очракта чалына. Мисал өчен, бик нык авырганда Аллаһ Тәгаләгә: «Савыксам, бер корбан чалыр идем», – дип нәзер әйтүчеләр бар. Аллаһ Тәгалә сине авырлыктан коткаргач, шифасын биргәч, сүзеңдә торып, корбан чалырга тиеш буласың. Гакыйка корбаны бала тугач чалына. Малай туса, ике сарык чаласың, кыз туганда бер сарык чалына.
– Корбан чалу кемнәргә тиеш һәм аннан кемнәр азат ителә?
– Корбан чалу – Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәте. Мөмкинлеге булган һәркем корбан чалса, яхшы. Диния нәзарәте быел 36 мең сум артык акчасы булган кешегә корбан чалу тиешле дип билгеләде. Әмма ул мәҗбүри түгел, һәркемнең үз эше. Корбан чалдырмау гөнаһ саналмый. Үзләре дә мохтаҗ кешеләргә корбан чалдыру мәҗбүри түгел.
– Корбан чалуның шартлары нинди?
– Корбанга билгеле бер төрле хайваннар гына чалына ала. Мәсәлән, дөя, үгез, сыер, сарык һәм кәҗә. Дөя – биш яшьтән, сыер һәм үгез – ике яшьтән, кәҗә белән сарыкны бер яшьтән чалырга ярый. Әмма монда бер искәрмә бар. Әгәр сарык бер яшькә җитмәгән, ләкин зур гәүдәле булса, аны да чалырга ярый. Чалынасы корбанны кыйбла ягына каратып салырга, иң мөһиме куркытмаска кирәк. Хайванга яхшы мөнәсәбәт күрсәтергә – җирдән өстерәп бармаска, боргаламаска. Хайваннарны азаплау шулай ук яхшы гамәл түгел, шуңа күрә пычакларың алдан ук үткенләнгән булырга тиеш. Корбан малы каршында пычак күрсәтү, үткенләү дөрес түгел.
– Корбанлык малына нинди таләпләр куела?
– Корбанлык малы, иң беренче чиратта, бәрәкәтле, мул һәм сәламәт булырга тиеш. Ул аксаган, ябык, бер күзле, сынган мөгезле булмасын. Кыскасы, корбанга чалыначак мал кимчелексез булсын.
– Бурычлы кешегә корбан чалырга ярыймы?
– Әгәр бу кешегә шул бурычын кичектереп түләү мөмкинлеге бирелгән икән, ул корбан чалдыра ала. Әгәр аннан бурычын бүген-иртәгә кайтаруын сорыйлар икән, ул иң элек бурычын түләргә тиеш.
– Корбан итен ничек бүләргә?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Корбан итенең өчтән бер өлешен үзеңә калдырасың, тагын өчтән бер өлеше белән туганнарыңны, якыннарыңны, күршеләреңне сыйлыйсың, калган өчтән бер өлешен мохтаҗларга таратасың», – дигән. Корбан малының сөякләрен дә ташларга ярамый. Аларны күмәргә кирәк.
– Корбанны берничә кеше исеменнән чалырга ярыймы?
– Ярый. Әмма монда бер искәрмә бар: сарык белән кәҗә бары тик бер кеше исеменнән генә чалына. Әгәр кешеләр җыелышып, корбанны берничә кеше исеменнән чалырга теләсәләр, алар корбанга сыер, дөя яки үгез алырга тиеш.
– Корбан итеннән шашлык пешерергә ярыймы?
– Ярый, әлбәттә.
– Үлгән кеше исеменнән корбан чалу дөресме?
– Әгәр кеше исән вакытта: «Мин үлгәннән соң Корбан гаетендә минем исемнән корбан чалыгыз», – дип әйтеп калдырган булса, аның васыятен үтисең. Ләкин сарык алып, үлгән кеше исеменнән дип кенә корбан чалу дөрес түгел. Үзең корбан чалганда: «Шушы корбан миннән һәм бу дөньядан киткән фәлән кеше исеменнән», – дип әйтсәң, дөресрәк булыр.
– Корбан чалдырмыйча, бер сарыклык акчаны хәер итеп мохтаҗларга бирергә ярыймы?
– Корбан гаетендә менә шушы көнне кушылган гамәлләр кылынырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) шушы көнне сарык чалган. Без дә әнә шул үрнәккә таянырга тиеш. Үзебездән нәрсәдер уйлап чыгарып, корбан чалганчы, акчасын гына хәер итеп тапшырыйм әле дип эшне җиңеләйтү дөрес булмас.
– Корбанга чалынган малның тиресен ни эшләтергә?
– Корбанга чалынган малның тиресен сатарга ярамый. Әмма әгәр кеше тиредән кергән акчаны сәдака итеп тарату нияте белән сата икән, бу гамәл рөхсәт ителә. Әгәр бу тирене файдаланып булса, аны кулланырга мөмкин. Кулланып булмаса, корбан малының тиресен күмәргә кирәк.
БЕЛЕП ТОР!
Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку каралган.
Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәгечә узачак:
2.30-3.00 – Коръән укылу
03.00-03.30 – гает вәгазе
03.30 – гает намазы
03.40 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
Гает намазыннан соң махсус урыннарда корбан чалу башланачак.
Казан мәчетләрендә Корбан гаете көннәрендә корбан чалу каралган. Исемлекне шәһәр мэриясе белән берлектә төзегәннәр.
Шулай итеп, Апанай, Тынычлык, Гадел, Мәрҗани, Ризван, Билял, Куддус, Иман Нуры, Казан Нуры, Бистә Нуры Габделгаллям, Салихҗан, Фатиха, Мәүлид, Әхмәдзәки, Рамазан, Рәҗаб мәчетләрендә, Бертуган Петряевлар урамында корбан чалу комплексында корбан чалуны оештырырга мөмкин.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии