- 18.06.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №23 (14 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
«Безнең гәҗит»нең 8нче февраль санындагы (№5, 2023 ел) Зөфәр хәзрәт Тәхәвиевның «Кыямәт көнен якынайтабыз» дигән язмасына карата үз фикеремне язам. Мин Зөфәр хәзрәтнең кайда туып, кайда үскәнен белмим, әмма үзем туганнан бирле үз авылымда яшәп, эшләп, шушында пенсиягә чыктым. Без туганнан бирле кыямәттә яшибез, ләбаса. Безгә теге дөньяның кыямәте кирәк түгел, ә менә бу дөньяныкыннан беркайчан да чыга алмабыз. Ул кыямәтләр узган гасырның 90нчы елларында ук башланды. Иң беренче эш итеп халыкларның кассалардагы акчаларын урладылар. Аннан китте ваучер-маучерлар. Аларны акцияләргә әйләндереп, төрле акционерлык оешмалары калкып чыкты. Шулай итеп халыкның бар байлыгын тартып алдылар. Кәкре куллар колхоз-совхоз җирләренә таба сузылды. Авыл хуҗалыгында булган барлык җанлы-җансыз техниканы талап, турап, юк итеп бетерделәр. Бу кыямәт галәмәте түгелме? Авылларның күбесе буш, анда яшәр өчен яшьләр калмады, ир-атлар бетте. Хәзер күп авылларда зират-кабер тынлыгы. Әллә бу кыямәт түгелме?
Байлар, ярлылар турында язылган җирен дә бик аңлап бетермәдем. «Фәкыйрьләр җәннәткә байларга караганда 500 ел алданрак керерләр», – дип әйткән пәйгамбәребез», – дип белдерә хәзрәт. Җәннәт мәңгелек булгач, анда вакыт төшенчәсе бар микәнни?
Мин үзем дингә дә, муллага да ышанмыйм. Ышанган кешеләрне бик хөрмәт итәм. Һәркемнең акылы үзендә. Ышану-ышанмау һәркемнең үз эше. Ә менә гореф-гадәтләрне йолаларны, телне, милләтне сакларга кирәк.
Бу соңгы 4-5 ел эчендә гәҗиттә мулла-хәзрәтләр бик күбәеп киттеләр әле. Һәр санда үзләреннән өстәп, төрлечә язалар. Үлгән кешеләрне ярдырмаска, зиратлардагы материалларны урлатмаска, зиратларны чиста тотарга ише мәсьәләләрне контрольдә тотсыннар иде алар.
Без бүген XXI гасырда яшибез. Менә хәзер килде ул чын кыямәт. Төркиядә, Сүриядә нинди җир тетрәүләр булды, шуның нәтиҗәсендә никадәр кеше үлде. Күпме кеше су астында калды, янгыннар күпме зыян салды. Болар кыямәткә кермимени? Әллә нинди яңа чирләр чыгып тора, гарип балалар күп туа, яшьләр кырыла... Терлекләр арасындагы чирләр тагын! Кош гриппы, дуңгызныкы, дигән булып, күпме кош-кортны, терлекне тереләй күмделәр, бульдозерлар белән издерделәр. Чын кыямәт бит бу! Мин моңа кешеләр үзләре гаепле дип уйлыйм. Кырларны, басуларны агулы химикатлар белән эшкәртеп, ферма-утарларны агулар белән юып, үзебезгә дә, терлекләргә дә, табигатькә дә зыян салабыз. Болар да кыямәткә керәдер, минемчә.
Зарип ГАРИФУЛЛИН,
Мөслим районы, Татар Шураны авылы
Комментарии