- 18.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №19 (16 май)
- Рубрика: Иманга юл
Кол Шәриф мәчетендә булган вакыйгалар, аерым алганда, Рамил Юнысның имамлыктан алынырга мөмкин булуы турындагы хәбәр укучыларыбызны битараф калдырмады. Бу темага бик күп хат килде. Вакыйгалар тынычланса да, әлеге хатларны укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык һәм алга таба да аларны басарбыз дип өметләнәбез. Чөнки бу хатларда Рамил Юныска булган яхшы мөнәсәбәт кенә түгел, республикабыздагы дини вәзгыять тә ачык чагыла.
Күңел рәнҗи
Газетадан укып, телевизордан күреп шаккаттым. Мин генә түгел, бөтен иманлы кешеләр тетрәнде, чөнки Рамил хәзрәт Юныска да бәйләнә башлаганнар. Аны мәчеттән куу өчен шундый түбәнлеккә төшкәннәр. Ни өчен?! Без бу хәл булачагын сизенә идек. Югыйсә, Рамил хәзрәт – үз урынына бик лаек кеше, динне дә, фәнне дә белә. Менә шул белеме кайберәүләргә ошамый да инде.
Илдус Фәиз әфәнде мәчеткә каршы көрәшкә күтәрелгән түгелме соң? Болай булса, Мөхәммәт пәйгамбәр юлын бетерәләр икән. Мәчеткә, Рамил хәзрәткә һөҗүм Ислам диненә дә һөҗүм түгелме? Аны кемнәр башлады? Мөфтиләр үзләре. Госман хәзрәтне китәргә мәҗбүр иттеләр. Хәзер Рамил хәзрәтне куалар.
Татарстанда мөселманнарны астыртын гына чукындыру сәясәте бара кебек. Явыз Иван ачыктан-ачык эш иткән, бу адәмнәр куркынычрак эш йөртә. Рамил хәзрәт – мөфти вазифасын үтәрдәй галим. Тик ул мөфтилеккә омтылмый. Аннан куркырга кирәкми. Әллә Кол Шәриф мәчетен үз милке итәргә теләүчеләр мәкереме бу?
Мәчет – Аллаһ йорты! Анда бары тик гыйбадәт кенә кылынырга тиеш. Кол Шәриф мәчете – ул бөтен татар халкыныкы. Чөнки аны җәмәгатьчелек торгызды, үзләреннән аз-маз өлеш кертте. Мәчетне музей итәргә халыктан рөхсәт сорадыгызмы? Мөселман халкына тугрылыклы хезмәт күрсәтүче Рамил хәзрәт Юнысны эшеннән алырга кем хокук бирде? Алладан куркырга, бәндәдән оялырга кирәк.
Рамил хәзрәт кешеләрне, яшьләрне җәлеп итәрлек вәгазьләр сөйләве белән ярамагандыр, бәлки. Г.Тукай әйткәнчә:
«Бармыни бездә, гомумән,
Чын кеше кадерен белү?»
Бу яман гамәлдә көнчелек исе аңкый. Безнең татарның чире икән ул – үзеннән белемлерәк кешедән көнләшү. Узган гасырның 30нчы елларында да иң талантлы акыл ияләрен халык дошманы тамгасы белән сөргенгә озатканнар.
Мөфти Илдус Фәизнең бу хатасын тиз арада төзәтергә иде. Ул югарыдагы түрәләргә таянадыр, Аллага таянырга кирәк, югыйсә.
Кол Шәриф мәчетенә кагылмагыз, ул халыкныкы. Рамил хәзрәт – халыкныкы, сез аңа тимәгез.
Н.МИННӘХМӘТОВА.
Менделеевск шәһәре.
Шаяру чын булды
«Таежный роман» исемле фильмны караганыгыз бардыр. Шул фильмда иптәшләре тарафыннан кыерсытылган бер солдатка, шаяртырга яратучы бер капитан кызык итеп: «Менә, генерал сиңа лейтенант дәрәҗәсе бирде», – дип лейтенант погоннары тоттырды. Теге солдат ышанып, формасына лейтенант погоннарын тегеп куеп, «плац»та булган иптәшләре янына килде дә, җыелган үчен алып, тегеләрне «ать-два»га бастыра башлады.
Шундый шаяруны Ельцин да эшләп алган иде. Кириенконы Премьер-министр итеп куеп, җәйге каникуллар беткәч, алып та ташлады.
Менә безнең Татарстанда да бер шәкертне мөфти итеп куюны шундый шаяру гына дип уйлаган идем, әмма алай булып чыкмады.
Илдус әфәнде мөфти көрсиенә утыргач та, теге фильмдагы солдат кебек, гыйлемле имамнардан үч алып, аларны урыннарыннан алып бетерде. Аны Коръәндәге: «Әй, иман китергән кешеләр, барыгыз да берләшеп, Ислам диненә керегез!» (2.208) дигән аять тә, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): «Бер-берегезгә үч сакламагыз!» дигән хәдисе дә куркытмый. Аның өчен иң мөһиме – гыйлемле имамнар мәчетләрдә кешеләрне Исламга чакырып вәгазь сөйләмәсен.
Менә күптән эче пошып йөргән хыялын тормышка ашырырга да форсат чыкты. Татарстандагы иң дәрәҗәле һәм иң гыйлемле Рамил хәзрәтнең Кол Шәриф мәчетендә имам-хатыйп булып эшләвеннән азат итәргә ният кылды ул. Әмма үзенең утлы күмерне ялан кул тотуын аңлый алмады. Мөселманнар бердәм булып, Рамил хәзрәтне яклап чыкты һәм Илдус Фәизнең үзенә кем икәнен ачык итеп әйтеп бирделәр. Аллаһының рәхмәте булса иде аларга.
Әлбәттә, Рамил хәзрәтнең мөфти сайлаулары вакытында ук кискен һәм төпле сүз әйтмәве, сабырлык күрсәтүе шәригатькә каршы килде. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Динеңә, илеңә һәм гаиләңә һөҗүм иткәндә сабырлык күрсәтергә ярамый», – дип аңлаешлы итеп әйтте. Илдус әфәнденең мөфти булуы – Ислам диненә һөҗүм итү ул. Гыйлемле имамнарны, хакимият органнарын җәлеп итеп, урыннарыннан алып ташлау дингә һөҗүм итү булмый нәрсә булсын!
Югыйсә, Искәндәр Сираҗи алдан ук шундый хәлләр буласын кисәтеп язып та чыккан иде. Һич тә Рамил хәзрәтне гаепләп әйтмим. Бер кеше дә хаталардан хали түгел, әмма имам кеше иң беренче үз мәнфәгатен түгел, ә дин мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итәргә тиешлеге хакында да әйтмичә булмый. Сине мөселманнар хөрмәт итә, синең арттан барырга әзер тора икән, иң беренче нәүбәттә шул мөселманнарның мәнфәгате өчен үз дәрәҗәңне кулланырга кирәк. Аллаһы безне шуңа чакыра.
Әйе, хөрмәтле Президентыбыз Нургали улы Рөстәм әфәнде дә бик зур, тизрәк төзәтүне таләп итә торган хата ясады. Илдус әфәндене мөфти итеп куйдырасы түгел иде шул… Әй Раббым, Президентыбызга да үзеңнең рәхмәтеңә ирешә торган гына гамәлләр кылырга насыйп итсәң иде.
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА,
Русия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы.
Кайтаваз
Кая тәгәрибез?
«Мөфтиебез Илдус хәзрәткә ачык хат!» («Безнең гәҗит», №13, 4 апрель, 2012) дигән язманы укыгач, мин дә хат юлларга булдым. Бәлки, Илдус хәзрәт минем хатны укыр. Мөфти хәзрәтләренә хат юллаган идем, аны укымыйча миңа кире җибәрделәр.
26 мартта яхшы ният белән мөфтилеккә килдем, элекке мәхәллә абыстаена 6 апрельдә 85 яшь тула иде. Мөфтиебез Илдус хәзрәттән тәбрик хаты аласым килгән иде. Тик мине күргәч, мөфтиебезнең йөзе үзгәрде, сәркатибенә әйтеп, мөхтәсибне чакырды.
Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) сәхабәләрен, нәзере булса, бик дикъкать белән тыңлаган, куып чыгармаган. Сәхабәләре хаклы булмаса да ачуы килмәгән. Аңлатып, туры юлга күндергән. Ә менә мине, мөфтиебез: «Ник керттегез?» – дип керү юлында утыручыны тәнкыйтьләгән. Мин хокук бозучы түгел – сайланып куелган 64 яшьлек имам, югыйсә. Хаксыз булсам да, мөфти хәзрәтләре аңлатып бирергә тиеш. Шуның өчен ул – сайланып куелган мөфти. Миннән 10-15 яшькә яшь булган мөфти ни өчен мине мыскыл итәргә тиеш? Хәзер без имамнарга мөфтияткә керергә ярамыймыни? Алай булгач, «Имамнарга керү тыела» дип белдерү эләргә кирәк. Бу хәлдән соң мөфтине күрәсем дә килми. Ә бит ниятем начар түгел иде.
Хөрмәтле район җитәкчесе Шәйхулла әфәнде сез эшләмәгәнне эшләде, шул 85 яшьлек элекке абыстайны котлады. Аңа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Ул кәрәзле телефонын калдырып: «Кирәгем чыкса, шалтырат», – диде. Сездән калган тәэсирләрне бетереп ташлады.
Галимҗан хәзрәт Корбангали ЗАКИРОВ,
Ленино-Кокушкино мәхәлләсе имамы,
Питрәч мөхтәсибе.
Кайтаваз
Ни хакыгыз бар?
Хөрмәтле редакция, мин «Безнең гәҗит»не 2 ел алдым. Тик хәзер бик күңелем кайтты һәм икенче яртыеллыкта язылмаска дип уйлап торам. «Халык имамы» (№15, 18 апрель, 2012) дигән язманы укыгач, бөтенләй гайрәтем чикте, чөнки бу хәзрәтләрнең берсен яманлап, икенчесен изгеләштерүегез тәмам туйдырды. Мине муллалар, хәзрәтләр мәсьәләсе борчый. Сез бу теманың бер ягын гына яктыртасыз һәм дөреслекне, бар кеше фикерен язмыйсыз кебек. Үзегезгә ничек кирәк, ничек җайлы, шул фикерне алга сөрәсез. Бәлки, «кемнәрдер» сезнең газетаны финанслыйдыр. Илдус Фәизгә бәйләнәсез. Ул кеше хәленә кереп, үзегезне шул урынга куеп карарга кирәк. Илдус Фәиз динебезне 15 ел үзгәртеп, бутап бетергән кеше артыннан килде. Аңа бик авыр. Өстәвенә сез, журналистлар, аның өстенә «өреп» торасыз.
Башка газетадан да Искәндәр Сираҗиның Илдус Фәиз турында бик ямьсез мәкаләсен укыган идем. Ни хакы бар аның бөтен Татарстан халкына Илдус Фәизне хурлап кычкырырга? Мөфти «Тойота Ленд Крузер» машинасында йөри, дигән. Аның бу машинада йөрергә хакы юкмы? Госман хәзрәт Исхакыйда ничә машина иде? Ул әллә «Лада» машинасында йөрдеме? Ничә миллионнар урлады. Чит илдәге йортлары, фатирлары турында ник бер сүз дә язмыйсыз? Аның турында язучы да, сөйләүче дә юк. Ә бит барысына да ул гаепле. Ул безне шул хәлгә җиткерде. Илдус Фәиз хәзер аның артыннан пычрак җыеп йөри. Искәндәр Сираҗи аны укымышлы, белемле имамнарны алып ташлауда гаепли. Ник безнең авыл мулласын алып ташламый икән? Бөтенләй бәйдән ычкынды. Кешенең җеназа намазына килгәч, Әбү Хәнифә мәзхәбе иң пычрак мәзхәб, дип кычкырырга җөрьәт итә. Госман хәзрәт куйган мулла бөтен авылыбызны бутап бетерде. Хәзер авыл бүленде, бер-берсе белән кычкырышу гына килеп чыкты. Мулла да, шайтан да бер хәзер безнең авылда. Кеше үлгәч, җеназа намазыннан кала бүтән бернинди гыйбадәт кылынмый. Элек бабаларыбыз зират өстендә «Тәбәрәк» укыйлар иде. Мәет – ул үләксә, ди безнең мулла. Гарәп илләрендә укып кайткан муллаларның белемнәре бардыр, Коръән китабын да әйбәт беләләрдер. Тик китап белән тормышны бәйләп яши белмиләр, яшәргә теләмиләр. Сакаллары тездән, эшләргә яратмыйлар. Хатыннарының киемнәре җирдән, бар пычракны җыеп йөриләр, шул киемнәре белән мәчеткә кереп намаз укып чыгалар. Без үз-үзебезне тотышыбыз һәм киемебез белән бүтән диндәге кешеләрне сокландырып калырга тиешбез.
Кызганыч, хәзерге яшьләр үзебезнең әби-бабалар тоткан диннән читләште. Фетнәне Рамил Юныс үзе һәм сез, журналистлар, чыгардыгыз. Гади халык аңламый, нәрсә булган, нәрсә бүлешәләр тагы, диләр. Уйлап карасаң, Илдус Фәиз хаклы. Кол Шәриф мәчете мөфтияткә буйсынмасын әле?! Музей объекты булып торуы үзе абсурд түгелме? Тагын шул Г.Исхакый хатасын И.Фәиз төзәтә. Рамил Юнысны мин хөрмәт итәм, вәгазьне бик әйбәт сөйли. Тик ул да бит әүлия түгел. Аны да бүтән газеталар ваһһабит дип язып чыкты. Кол Шәриф мәчетендә акча гына җыеп утыра дип тә яздылар. Кол Шәриф мәчете Рамил Юнысныкы һәм мәчет тирәсенә оялаган еланнарныкы гына була алмый. Ул халык өчен төзелгән иман йорты. Айдар Гайнетдинов сүзләренә дә җавап бирәсем килә. Илдус Фәизнең белемен тикшерергә һәм гади халык исеменнән сөйләргә кем хокук бирде соң сезгә? Барыбыз да хөкүмәт эшендә эшлибез. Кайсыбыз түрәнең белемен тикшерә? Бу мәгънәсезлек! Җитәкче иң беренче оештыру сәләтенә ия булырга тиеш. Элекке хаталарны кабатламыйча, безне туры юлдан алып китәр өчен, аңа ярдәм итәргә тиешбез. Бер яфрак та Аллаһы Тәгалә әмереннән башка җиргә төшмәс дигән. Аллаһы Тәгалә Илдус Фәизне мөфти дәрәҗәсенә күтәрде. Фетнә чыгармагыз, нәрсәнең яман, нәрсәнең яхшы икәнен мин беләм, сез белмәссез, дигән. Хөрмәтле муллалар, үзегезне бик акыллыга санап, Аллаһы Тәгалә әмерен тикшерергә тотындыгызмы?
Гөлнар.
Яңа Чишмә районы, Зирекле авылы.
РЕДАКЦИЯДӘН. Хөрмәтле укучыбыз! Бу темага язылган хатларның күбесе чират көтеп ятса да, сезнең хатны алу белән газетага басарга булдык, чөнки ул – Илдус Фәизне яклап язылган бердәнбер (!) хат. Ә инде Рамил Юнысны каяндыр ваһһабит дип укыгансыз һәм «Безнең гәҗит»тәге күпсанлы хатларга, дәлилле язмаларга ышанмыйча, шуларга ышанасыз икән, бу сезнең карамакта. Ничек кенә булмасын, бу хатыгыз өчен зур рәхмәт! Газетада ике яклы фикер булдыру өчен шундый хатлар бик кирәк, тик аның бердәнбер һәм аноним булуы гына кызганыч. Күңел рәнҗи,

Комментарии