«Дөньядагы иң гүзәл һәм коточкыч әйбер ул – тел»

«Дөньядагы иң гүзәл һәм коточкыч әйбер ул – тел»

Телне тешләп өзеп булмый, сөйләми дә түзеп булмый, ди халык мәкале. Ни кызганыч, тел сөяксез һәм кирәген дә, кирәкмәгәнен дә сөйли. Соңгысын бигрәк тә яратып башкара. Сүзегезне үлчәп сөйләгез, дип кисәтсәләр дә, бу гыйбарә еш кына сүз авыздан чыккач кына искә төшә. Ислам дине моңа нинди карашта? Казанның «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән шул хакта фикерләштек.

– Рөстәм хәзрәт, мөселман кешесе иң беренче чиратта телне нәрсәдән сакларга тиеш?

 – Телебез ялганнан, гайбәттән саклансын. Болар, гомумән, кешелеккә иң зур зыян китерүче гөнаһлар булып тора. Күп вакытта кешеләр хурлыкта калмас, үзләренең дәрәҗәләрен төшермәс өчен ялган һәм гайбәт сөйлиләр. Ни кызганыч, алар башкаларга түгел, ә үзләренә зыян китерә. Кеше ялган сөйләгәндә, аңардан фәрештәләр ерагая бара. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Аллаһның колы ялганны сөйләгән вакытта шушы гөнаһның җирәнгеч исеннән фәрештәләр чакрым ярым ераклыкка кача», – дигән. Икенчедән, ялган һәм гайбәт кешене гөнаһка китерә, аннары – җәһәннәмгә. Тагын бер хәдистә болай диелгән: «Ялган – кешене гөнаһка, ә гөнаһ исә җәһәннәмгә илтә. Әгәр кеше даими рәвештә ялганласа, ул Аллаһы Тәгалә каршында ялганчы булып язылыр».

– Мөселманнарның сөйләшү әдәбе нинди?

– Пәйгамбәребез (с.г.в): «Кем дә кем Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанса, хәерле сүз әйтсен яки эндәшмәсен», – дигән. Хәерле сүзгә динебездә яхшылыкка өндәү, начарлыктан тыю, Аллаһны искә алу, кешеләрне шатландыра торган сүзләр керә. Һәрбер мөселман әйтәсе сүзен уйлап һәм үлчәп сөйләргә тиеш. Әгәр дә аның әйтәчәк сүзендә файда булмаса, бу очракта иң яхшысы – дәшми тору.

– Тел белән кылынган гөнаһлар өчен нинди җәза көтә?

– Ялган, гайбәт сөйләгән, сүз уйнаткан, сүгенгән, кешене мыскыл иткән, түбәнсеткән кеше Кыямәт көнендә җәзасын алачак. Һәр кеше үзенә кәсеб иткән гөнаһны алыр. Кыямәттә дә, дөньяда да кешегә яла ягу, сүз йөртү һәм тарату гөнаһасы җәзасыз калмас.

– Рамазан аенда да тыеп булмый торган нәрсә дә тел бит...

– Борынгы заманнарда бер хикмәт иясеннән дөньядагы иң гүзәл нәрсә турында сораганнар. Ул: «Тел», – дигән. Тел белән без бик күп матур сүзләр әйтеп, кешеләрне сөендерә алабыз. Тел – ул Аллаһтан бирелгән зур нигъмәт, безнең аралашу чарасы. Тел белән ярату, соклану, кешеләрне юату сүзләрен әйтеп була. Тел белән без сәламнәр, рәхмәтләр җиткерәбез, гафу үтенәбез. Тел белән Коръән укыйбыз, изге догалар кылабыз, Аллаһ турында сөйлибез, зикерләр әйтәбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Һәр яхшы сүз – сәдака», – дигән. Димәк, әйтелгән зикер-догаларыбыз өчен генә түгел, кешеләр белән аралашкандагы һәрбер яхшы сүзләребез өчен дә безгә һәрдаим саваплар язылып бара. Шул ук хикмәт иясеннән дөньядагы иң коточкыч нәрсә турында да сораганнар. Һәм ул кабат: «Тел», – дигән. Тел белән кешене хәтта үтереп тә була. Тел ярдәмендә кешеләр гайбәт сөйли, бәхәсләшә, ачуланыша, бер-берсенә Аллаһ яратмый торган әшәке сүзләр әйтеп үрти. Тел – ул безнең корал. Ул – безне җәннәткә илтүче дус та, җәһәннәмгә өстерәүче явыз дошман да.

– Әйтәсе килеп тә, дәшми калу дөресме?

– Бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килеп: «Йә, Рәсүлулллаһ, Аллаһ ризалыгы өчен гомерне корбан итүдән дә саваплырак гамәл юктыр?» – дип сораганнар. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Телегезне тыйсагыз, иң зур савапка ирешерсез, сезнең телегез сезне борыныгыздан өстерәп, тәмугка алып баручы», – дип җавап кайтарган. Телне тыюы авыр. «Ишеткән һәр нәрсәне сөйләп йөрү гөнаһ булырга җитә», – дигән хәдис тә бар. Пәйгамбәребез (с.г.в): «Адәм баласы иртә белән торгач, бөтен әгъзалар да телне орышып, аңа болай диләр: «Безнең өчен Аллаһның газабыннан саклан! Дөреслектә, без сиңа бәйле. Әгәр дә син туры юлдан барсаң, без дә туры юлдан барабыз, әгәр дә син туры юлдан чыксаң, без дә туры юлдан чыгабыз», – дигән.

БУ КЫЗЫК

Пәйгамбәребез (с.г.в.) белән Әбү Бәкер (р.г.) сөйләшеп утыралар икән, бер кяфер килеп Әбү Бәкерне (р.г.) төрле сүзләр әйтеп мыскыллый башлый. Күпмедер вакыттан соң Әбү Бәкер (р.г.) җавап кайтара башлауга, Пәйгамбәребез (с.г.в.) аны туктата: «Дәшмә», – дигән. Әбү Бәкер (р.г.) гаҗәпләнеп: «Ул миңа никадәр сүз әйтте, аны туктатмадың, мине беренче сүздән үк туктатасың», – дигән. Рәсүлебез (с.г.в.): «Ул сине сүккәндә, аның артында шайтан иде, синең артта фәрештә торды, син җавап кайтара башлау белән, шайтан синең артыңа күчте, сине шайтан коткысында калдырасым килмәде», – дип җавап кайтарган.

СОРАГЫЗ!

КЕШЕ САНЫ МӨҺИММЕ?

– Аллаһка шөкер, районыбызда халык күпләп ифтар мәҗлесләре уздыра. Һәр көнне чакыру кабул итеп торам. Ләкин бер төркем картлар арасында бер кагыйдә яши: ифтар мәҗлесендә 10 кешедән дә кимрәк кунак булмаска тиеш. Сигез-тугыз гына кеше була икән, авыз ачтыру дөрес булмый, имеш. Мондый кагыйдәнең булуы дөресме? Гомумән, авыз ачтыру савабы кеше санына карап билгеләнәме әллә?

Мөдәррис бабагыз,

Аксубай районы

Соравыгызны Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга юлладык. Ул болай дип җавап бирде:

– Ифтар мәҗлесендә катнашучыларның саны чикләнмәгән. Бер кешеме, алтымы, йөзме – мөһим түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Берәү ураза тотучыны авыз ачтырса, сугышка китүче кешене коралландырса, шуңа йөз шәһиднең дәрәҗәсе бирелә», – дигән. Монда аерым кешеләр саны билгеләнмәгән. Мәҗлестә катнашучылар саны күбрәк булган саен мәҗлес оештыручыга әҗер-савабы күбрәк. Әмма сан артыннан куарга ярамый.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии