Катнаш никахлар кемне бетерә?!

Без мөселманнар өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан изге китабыбыз Коръән иңдерелгән. Монда бернинди бәхәс тә, шик тә булырга мөмкин түгел кебек. Укы, вәгазьләр тыңла, хәдисләр өйрән, шунда табарсың дөреслекне. Ләкин монда да төрле бәхәсләргә, трактовкаларга урын табыла. Барлык мөселманнарга да билгеле бит инде: катнаш никахлар (кайбер очракларны исәпкә алмаганда. Алар турында төгәл аңлатмалар бар) исламда тыела. Русия мөселманнары Диния нәзарәте шундый фәтвә чыгарды. Әлеге карарның максаты – мөселман гаиләсе институтын ныгыту. Ләкин бу бит инде яңалык түгел, 1400 еллар элек мөселманнарга җибәрелгән күрсәтмә, юнәлеш. Башка диндә булган хатын-кыз Аллаһны бер, Гайсә һәм Мөхәммәтне (с.г.в.) Аллаһының илчеләре дип таныса, мөселман кешесенә хатын булып бара ала. Барысы да аңлашыла кебек. Һәрхәлдә, безгә шулай тоела. Ә дөреслектә? Хәтта Диния нәзарәтләре арасында да аңлашылмаучылык ярылып ята. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт, монда республика Диния нәзарәтенең бернинди дә катнашы юк, дип белдерә. Моны ничек аңларга? Һәр Диния нәзарәтенең үз уставы бар дипме? Урыслар әйтә бит: «Не лезь со своим законом в чужой монастырь», – дип. Бездә дә шулай булып чыгамы? Ай-һай, шулай булса, бик ерак китәрбез инде. Толерантлык дигән булып, безнең дин әһелләре тарафыннан катнаш никахларны хуплау очраклары ешайды. Бу бик куркыныч күренеш. Аерылышулар күбәйде. Алар 50гә 50 процент икән. Ә катнаш никахларда бу сан 85 процентка 15 процент. Әлеге афәт безнең гаиләне дә читләп үтмәде. Бу – безнең гомерлек йөрәк ярасы.

Катнаш никахларны хуплаучыларны аңламыйм мин. Гаҗәп бит: татар егете рус кызына өйләнә – балалар христиан динендә, исемнәре аларча. Татар кызы урыска чыга – тагын шул ук хәл. Мәхәббәт дип авыз чайкыйлар. Алайса, ник ул мәхәббәт тигез түгел? Яшь вакытта бу аерма бигүк сизелмидер дә. Чөнки берсе – мәчеткә, икенчесе чиркәүгә йөрми. Вәт картая башлагач, тотына инде капма каршылык. Картаймыш көннәрендә рус милләтеннән булган әниләре һәм балаларының «поганый татарин» булган әтиләрен өйдән куып чыгарганнарын үземә дә бик күп тапкырлар күрергә туры килде. Болар ир уртасы абыйлар яки бабайлар. Шәхсән мин үзем катнаш никахларга катгый рәвештә каршы. Йа Раббым, башларыбыздан акылларыбызны алма, күңелләребезгә мәрхәмәтлелек, миһербанлылык, сабырлык сал.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии