Дин, җәмгыять һәм без

Мин үзем дин, милләт һәм ана телебез өчен һәрдаим борчылып, җан атып яшәүче ханым. Телебезнең бозылмыйча чиста, әдәби телдә сөйләшүләрне саклау өчен берникадәр көрәшәм.

«Иманга юл» сәхифәсендә еш кына дин әһелләре вәгазь-реклама фикерләрен үзәк өзгеч куркыныч итеп, ягъни намаз укучы, ураза тотучы, хаҗ кылучы мөселманнар гына оҗмахлы, ә инде башка диндәге кешеләр ничек кенә үз диннәренә табынмасыннар, алар барыбер кяферләр, алар тәмуглы дигән төшенчәне ассызыклап киләләр. Бу очракта мин сүзен-сүзгә түгел, ә хәтеремә кереп калган фикерләремне үзем аңлаганча итеп кенә яздым.

Шунысына сак карыйсы иде: дөньяда сугышлар җәелеп бара, аны башлау гына кирәк, ә дәвамы очсыз-кырыйсыз. Чынбарлыкта ислам илләре белән Русия уртак тел таба алмый. Элек сугыш Әфганстан, Чечня җирендә булса, бүгенге көндә кичә ял иткән төрки илләрендә дә дуслык бетеп бара. Ахыры күренми дә, аңлашылмый да. Әлеге мисалны юкка гына китермәдем. Һәрдаим әйтеп киләбез, күп милләтле Русиядә, бигрәк тә Татарстанда, 130-150 милләт халкы яшәп көн күрә. Милләтара төрткәләшкәнебез юк бит әле, Аллага шөкер. Шулай булгач, бер илдә, бер төбәктә, бер шәһәрдә шуның кадәр милләт үзара тату яши, эшли алгач, алар бит иртәсен дә, кичен дә гел бергә очрашып, хәл-әхвәлләр белешеп, өч көнлек кыска гомерне бергә яшәп үткәрәләр, дигән сүз.

Катнаш гаиләләр турында да әледән-әле мәкаләләр басыла. Әйе, татарга – татар, башка милләтләргә үз милләт кешеләре бар, югыйсә. Ә яшьләр гел безнеңчә генә уйламый. Алты яшьтә алтмыштагы акыл юк шул. Хәер, кайберәүләрдә 60 яшьтә дә тупланмый кала, ни кызганыч… Катнаш гаилә булган, булды, булачак. Элеккеге күршеләремнең дә кызы урыс егете белән йөрде. Авырга узгач, егет ягы, мәсьәләне хәл итү яклы булып, өйләнешү турында тәкъдим ясыйлар. Ә татар кызының әнисе: «Кызымны мин урыс егете өчен үстермәдем», – дип кире кага, нәтиҗәдә сабыйны бала тудыру йортында калдырырга мәҗбүр итә. Әйтсәң – сүз, төртсәң – күз дигәндәй, шушы карары аркасында дип уйларга җирлек бар, әлеге кызның әнисе үз балаларыннан нинди генә кайгы-хәсрәт кичермәде, Аллам сакласын.

Өстәге фикеремә кире кайтып, кайберәүләрнең рус кешеләрен кяфер дип атаулары турында әйтәсем килә. Бу дин әһелләренең вазифасы түгел, Аллаһының үз карары. Мәсәлән, «Пусть говорят» тапшыруында Андрей Малахов нинди четерекле мәсьәләләрне чишәргә алына һәм башкарып чыга. Аллаһының һәм аның ярдәме белән. Миллионнарча тамашачыларның һәм төп геройларның ихлас рәхмәтләрен ала ул. Елый-елый алып бара үзе дә. Шул кешене тәмуг көтәме?

Тагын бер вакыйганы язмый кала алмыйм. Кыш көне бер туганымның ирен урыс зиратына җирләүдә катнаштым. 42 ел гомер итеп, икесе дә инженер булып хезмәт куйган кешеләр алар. Бер кыз, бер малай үстереп, укытып, гаиләле итеп, эшле-атлы иттеләр. Кияү кеше Виктор Александрович кешегә дорфа әйтмәс, кара коелмас, Алла бәндәсе иде. Аны үз диннәре кушканча әзерләп, соңгы юлга озаттылар. Бу кеше урыс диеп, аны тәмуг көтәме инде? Без бит барыбыз да атабыз Адәм, анабыз Һава балалары. Милләтләргә, диннәргә бүлүләр бүгенге дәвер халыкларына кагылмый, дип беләм мин. Нинди милләт, нинди дин ияләре булмасын, кеше зур хәрефләр белән КЕШЕ булып һәм үз-үзе булып кала. Дингә каршы чыгуым түгел. Башка милләт ияләренә дә хөрмәтем зур минем.

Вәсилә АРСЛАНОВА,

Бөгелмә шәһәре

Комментарии