«Гаиләдә берең кул булса, икенчең – күз»

«Гаиләдә берең кул булса, икенчең – күз»

Укучылары өчен – яхшы мөгаллим, хатыны өчен – иң кадерле ир, баласы өчен үрнәк әти ул. Фәнис хәзрәт Мингәрәевнең тагын бик күп сыйфатларын кертеп, әлеге исемлекне дәвам итеп булыр иде, әмма сүзебезне кыска тотып, шуны әйтик: ул – язмышның сынауларына каршы тора алган иманлы кеше. Алты яшеннән күрү сәләтен югалтса да, бүген күпләргә үрнәк булып яши, һәркемгә кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Казанның «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә эшли. Берәүгә матди яктан булышса, икенчегә дога һәм сүзен жәлләми. Хәер, аның белән аралашу гына да күңелдәге борчуларны онытырга ярдәм итә икән... Үзен тыңлыйк.

***

– Аллаһ Тәгалә башта җаннарны бар иткән, аларга Үзенең барлыгын күрсәткән. Кеше Аллаһ юк, дип йөрсә дә, ахыр гамәлдә Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә ашыга. Егыла башласа да: «Аллаһым», – ди. Димәк, ул Аны таный. Таный икән, димәк, ул Аны белә. Аллаһ Тәгалә кешеләргә исемнәрен теркәгән. Җан кылынырга тора икән, ата-анасының күңеленә бер исем кертелеп, шул исем балага бирелә. Кешенең исеме аның тормышын хәл итми дип уйлыйм. Тәкъдир, язмыш, Аллаһ Тәгаләнең кушуы бар. Нәрсә булачагы – барысы язылган, безгә тиешле исемнең кушылуы да шуңа бәйле.

Фәнис исемен миңа әти кушкан. Ул медицина көллиятендә татар теле укытучысы булып эшли. Электән үк Фәнис абый Яруллинның иҗатына гашыйк кеше. Исемнең мәгънәсе дә матур. Ялгышмасам, фарсы теленнән «маяк» дип тәрҗемә ителә.

Кечкенә сабыең була, дигән хәбәр килгәч, Аллаһ боерса Әмир дигән исем кушарбыз дип, шул исемне сайладым. Менә инде өч айга якын мин – малай әтисе.

– Әти булу бәхетен берәр нәрсә белән чагыштырып буламы?

– Аны аңлатып бетереп булмый. Шатлык дисәң – җаваплылык, җаваплылык дисәң – шатлык. Сабыеңның «ыгы-мыгы» килеп ятуын тыңлау гына да рәхәт. Күп нәрсәне сатып алып, табып була, ә сабый балам булу бәхетен бер нигә дә алыштырып булмый.

***

– Балачакта бик зур сынаулар аша үтәргә туры килде. Күз күремем начар булса да, 6 яшемә кадәр күрдем. Ә 6 яшьтә бик каты авырып китеп, 3 ай комада ятканмын. Бу вакытта әнигә икеләтә авыр булган. Мин үлем хәлендә ятам, ә әни йөкле – сеңлем туарга тора. Ул йөкле килеш мине күтәреп йөрергә мәҗбүр булган. Мин аягыма баскан көнне сеңлем туды. 5 көннән сеңлем артыннан бала тудыру йортына барганда, таксида күземне югалттым. Монда бала туды, дип шатланыргамы, әллә еларгамы? Берни эшләп тә булмый. Шуннан авыр тормыш башланып китте, дисәң дә була. Әти-әнинең зирәклеге булмаса, бүгенгә җитеп, уңышларыма сөенә алмаган булыр идем. Шуңа күрә мин гел әйтәм: «Кырда үзең генә булган син – сугышчы түгел». Якыннарым ярдәме белән мин үземне таба алдым.

Әгәр дә әти-әни: «Дүрт ягы кыйбла, үзен-үзе тапсын», – дип мине чыгарып җибәргән, яки артык ярдәм иткән булсалар, бүген мин сезнең сорауларыгызга җавап биреп утырмас идем. Әти – мал табучы, ул көне буена эштә. Әни сеңлемне күтәреп, мине култыклап, өйнең һәрбер почмагын күрсәтте. Кечкенә вакытта тәнемдә кара янмаган урыннар бик сирәк иде, чөнки егыласың, бәреләсең. Шуннан соң әни урамга алып чыга башлады. Үземне генә җибәрә, үзе артымнан бара. Мин егылам, елыйм. Минем белән ул үкереп елый. Менә үзем ата булгач аңлый башладым, үзеңнең авыртуың берни түгел, балаң әз генә шыңшып куйса да, йөрәгеңнән пычак йөзе үткән шикелле. Аннары үзем генә автобус тукталышына кадәр барып җитә башладым, мондый тормышка ияләндем. Бала вакыттан ук өйрәнү, әти-әни тырышлыгы ярдәмгә килде.

Күрмәүченең көнен күз алдына китерегез. Син уянып китәсең. Башта үзеңнең кайда уянганыңны аңышырга тиешсең: юлдамы, өйдәме. Кул белән капшап, сәгатеңне табасы, сәгать ничә икәнен чамалыйсы: көндезме, төнләме. Шуннан соң тормышың башлана: киемеңне кулың белән кармалап тап, бусага аркылы бәрелмичә чык, якыныңның йөзен күрмә, өйдәге бөтен мәсьәләләрне хәл ит. Ярар, өеңдә эшләрсең, ияләшкән җирем, диярсең, ә бит урамга да чыгасы. Аллаһка шөкер, бүген мин эштән – өйгә, өйдән – эшкә, бөтен Русия буенча берүзем йөрим.

***

– Күрми башлагач, дин минеке икәнен аңладым. Ислам диненә дүрт яшьтә килдем, әби-бабайлардан өйрәнеп йөрдем. Мәктәптә уку белән параллель рәвештә «Мәдинә» мәчетенә мәдрәсәгә йөри башладым. Анда да төрле кыенлыклар белән очрашып, үз тырышлыгым белән өйрәнә идем. Күрүче балалар белән музыка мәктәбендә 7 ел укыдым. Бу миңа әйләнә-тирәне ишетә белергә ярдәм итте. Укуны тәмамлагач, алга таба атларга кирәк дип, Ислам көллиятенә кердем. Аннары «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә урнаштым. Якыннарым һәрвакыт ярдәм кулы сузды. Аны тәмамлаганда, «Сөләйман» мәчетенә күрмәүчеләр өчен махсус Коръән китаплары кайтарылганны ишетеп бардым. Брайль системасы белән язылган ул Коръән 6 китаптан тора иде. Шунда миңа хәзерге «Ярдәм» укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова белән танышырга насыйп булды.

Тернәкләндерү үзәге барлыкка килгән, дигән хәбәрне ишеткәч, шунда бардым. «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов белән күрештем.

– Мин укытырга килдем, – дидем.

– Бәлки, укыргадыр?

– Юк, укытырга.

Берничә көннән миңа шалтыратып, укытырга чакырдылар. Башта сира фәнен укыттым, хәзер компьютер гыйлеме, әхлак, Пәйгамбәребез (с.г.в.) тарихын һәм кирәк кешегә Брайль системасын укытам.

***

– Елап утырсаң, һәрбер нәрсәгә елап утырырга кала. Өйдән чыгып китәсең икән, дөнья авырлыгы белән очрашасың. Юл аркылы чыгуны гына алыйк. Күрмәүчегә машинаның кайсы яктан килгәнен тиз генә аңларга кирәк. Син аңа юл бирәм дип, каршына ук килеп чыга аласың. Форсаттан файдаланып, гамәле, сүзе, догасы белән булышканнарга зур рәхмәт әйтәм. Мондый кешеләр булганда, яшәү һәм үргә менү теләге арта гына.

Мин төрмәләргә дә йөрим. Җомга намазы укыйм, психологик ярдәм бирәм, дин фәннәре укытам. Аларның гаиләләре авыр хәлдә кала. Андыйларга иганәче табарга, яки үземнең хезмәт хакымнан бер өлешен шуларга бүлеп бирергә тырышам.

– Дөньядан бөтенләй дә ваз кичкән кешеләрнең үзәккә мөрәҗәгать иткәне бармы?

– Бер ир килде. Бизнес, балаларым, хатыным, әллә ничә машинам, фатирым – барысы бар иде, ди. Юл һәлакәтенә очрап, пыяла кыйпылчыгы ике күземнән дә мәхрүм итте, ди. Эчкечелеккә бирелә бу. Тормыш бетте, мәгънә юк, ди. Хатыны эчертә дә, алдына кәгазь куя. Ир кул куя һәм бөтен тапканы хатыны белән балаларына күчә. Моны бер кечкенә генә бүлмәгә урнаштырып калдыралар. «7 ел буе чыга алмыйча шунда утырдым. Күршеләр ризык кертмәгәндә, бишәр көн ризыксыз яшәгән көннәрем булды», – дип безгә мөрәҗәгать итте.

«Класс домоводства» бүлмәсендә бисердән ясалган каен бар. Ул каенны Чечня сугышында күзләреннән мәхрүм калган бер ир-ат ясады. Түземлеге бетеп, тәрәз кырыена килә дә, хәзер тәрәзәдән ташланам, дип уйлый торган булган ул. Ә аннары тәрәз төбендә үскән каенны искә төшергән. «Әгәр дә шушы каенга эләгеп имгәнсәм, мин якыннарыма авырлык ясармын, кеше җилкәсенә калырмын», – дигән. Шушы уй гына аны саклап калган.

Укырга дип килгән шәкертләребезне 4 тапкыр ашатабыз, яшәү дә, укыту да бушлай. Базарга барып киендерү дә каралган. Аларга төрле экскурсияләр оештырыла, музей, театрларга йөриләр. Болар барысы да хәйрия акчасына эшләнелә.

***

– Хатыным белән танышу тарихы шактый кызыклы. Тернәкләндерү үзәгендә бер кыз укыды. Аннары әти-әнисе аңа ияләнә торсын дип, үзенә бер бүлмә алып бирделәр. Шул йортка дога укырга дип мине чакырды. Үзе генә булмасын өчен, күршесен дә дәшкән бу. Менә шул күрше кызы минем хатыным булды да инде. Без аның белән өч елга якын бергә яшибез.

Иптәш эзләгәндә авырлыклар белән күп тапкыр очраштым. Күрмәгән кешене үзеңә хәләл итеп ала алмыйсың, чөнки икең дә күрмәү бик авыр. Эхолокация белән хәрәкәтләнәм. Сулышыңның тавышы тарала икән, димәк, анда урын бар, атларга мөмкин дигән сүз. Әгәр кире колагыңа кайта икән, димәк, нидер комачаулый. Шулай беркөн иганәче янына киттем, колониягә дә барасым бар иде. Тукталыштан 20 метр гына атладым һәм мин сүндем. Кемдер тартып чыгарды, ә мин сулый алмыйм. Сулау җиңеләйгәч, бик каты авырту сиздем. Әмма үземне кулга алып, колониягә, җомга намазын укырга юл тоттым. Андагы егетләр: «Хәзрәт, нәрсә булды, ярдәм кирәкмиме, агарынгансың», – диләр. Үлә калсам, Фәнис колониядә үлде, диярләр, тизрәк чыгып китим әле дип, урамга чыктым һәм ашыгыч ярдәм машинасы чакырттым. Больницада тикшерделәр – өч кабыргам сынган икән. Ә моның барысына да ябылмаган люк сәбәпче булган. Бер яктан авырту сизсәм, икенче яктан кемнеңдер тормышын саклап калганмындыр, дип уйладым. Кечкенә бала төшсә – үләргә мөмкин, олы кеше имгәнер иде. Әйтәсе килгән фикерем шул: гаиләдә берең кул булса, икенчең күз булу – зур бәхет. Шундый кешене очратканыма Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт.

– Бәхет нәрсә ул?

– Гаилә сәламәтлеге, бер-береңне аңлау. Мин гаиләмне тәэмин итә алуым белән бәхетле.

– Ә иман?

– Иман – эчемнең, уй-фикерләремнең чисталыгы. Диндә булу – минем уңышым бар, дип кычкырып йөрү түгел, ә үзеңнең уңышыңны эш белән күрсәтә алуың.

2014нче елда хаҗ кылырга насыйп булды. 2015тә шунда ай буена яшәп, ураза тотасым килде. Акча тупладым, әмма чит илгә үзем генә чыгып китәргә куркам. Берәр кеше билгели алмассызмы, дип, бер компаниягә мөрәҗәгать иттем. Табарбыз, аэропортта күрешерсез, диделәр. Ышанып килдем. Көтәм, ә берәү дә юк. Теркәлергә 15 минут вакыт калып бара. Баксаң, ул кеше бүтән тур белән киткән икән. Төшенкелеккә бирелдем, әмма Аллаһ Тәгаләдән ярдәм соравымны дәвам иттем. Шулчак берәү җилкәмә кулын куйды да:

– Исемең ничек? – ди.

– Фәнис.

– Сиңа озатучы кирәкме?

– Бик кирәк.

– Мин булырмын. Ләкин синең тур – 36, минеке 18 көнгә генә. Әмма без бергә тотылыйк, бергә булыйк, мин сине үзеңне генә калдырмам, – диде. Шулчак икенче берәү:

– Борчылмагыз, минем турым 36 көнлек. Бергә тотылыйк, бергә йөрик, синнән соң Фәнис белән мин калам, – диде. Туган проблема Аллаһ ярдәме белән тиз арада хәл ителде.

***

– Мохтаҗ кешеләр сәламәт кешегә караганда күпкә бәхетлерәк, диләр. Бу сүзләрдә дөреслек сизәсезме?

– Тормышта бер-береңне ишетә алу, бөтен булу – зур бәхет. Бу сыйфатларга ия булмаса, сәламәт кеше дә камыр шикелле килеп төшә, уянып көн башларга хәл җыя алмый. Бер хатын-кызны беләм. Ул шактый өлкән яшьтә. Аның аяк-куллары йөрми, тәне боргаланган, резина капчык эчендә генә ята. Алай булмаса, аяк-куллары артка ыргыла башлый. Әнисе белән генә яши. Әнисе табигатькә чыгып, эскизлар алып кайта. Ә ул авызына пумала каба да, шуннан рәсем төшерә. Әнисе тәхәрат алырга ярдәм итә, ә ул 5 вакыт намазын укый. «Аллаһ Тәгалә минем белән булганда, барысы да шөкер», – ди.

– Кеше ни өчен Аллаһ Тәгаләгә күбрәк үзенә кайгы-хәсрәт килгәч кенә мөрәҗәгать итә?

– Нигә кеше ризыкны тамагы ачкач кына ашый? Тамагың ач булмыйча, син ризыкның тәмен белмисең. Кеше Аллаһ Тәгаләгә авырлык аша булса да килә. Дөрес, дингә балачактан ук килү хәерле. Әмма бала дингә килсә нишли: башын җиргә сөзә, уйнап кына хәрәкәтләнә, нәрсә укыганын белми. Ә намазның асылы шунда: син аны тәнең белән түгел, җаның белән укырга тиеш. Аллаһ билгеләгән сынауны үтмичә, Үзенә берәүне дә якынайтмас.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии