ТЕЛӘНЧЕГӘ СҮЗ ӘЙТМӘГЕЗ…

ТЕЛӘНЧЕГӘ СҮЗ ӘЙТМӘГЕЗ…

Берничә ай элек кызым Алия белән колхоз базарына төшеп мендек. Юл аша чыгуга, тротуарга катыргы җәеп утырган ике балага күзем төште. Инде ул көньяк халкының шулай соранып утыруына күнегеп тә беттек бугай. Ә шулай да салкынча көнне таш өстендә утыручы балаларны күреп йөрәк кысыла. «Я Ходам, үзебезне, балаларыбызны шушы көнгә калдырма», – дип пышылдап, алларына акча салам.

– Әни, син дөрес эшләмәдең, – ди кызым.

– Балалары кызганыч бит, – дим мин, бераз читтәрәк күкрәк баласы тотып утырган әниләренә күз ташлап.

– Бүген син алларына акча салмасаң, иртәгә башкалар бирмәсә, аларны монда утыртмаслар иде. Үзебезнең кызгануыбыз белән аларның газапларын гына арттырабыз бит, – дип кызым үзенең психологик терминнарын да кулланып миңа нотык сөйләп алды. Бәлки, кызым хаклыдыр да. Чыннан да, аларның берсе дә инвалид түгел, беркайда эшлә­миләр һәм эшләргә дә телә­миләр. Шулай булгач, аларны мескен дип әйтеп булмас иде. Әлеге балаларның әти-әниләре нарасыйларын безнең балалар күргән рәхәтлекләрдән мәхрүм итә. Моның өчен алар җавап бирергә тиештер. Ә кем каршында? Югарыдагылар теләнчеләр проблемасын хәл иткәнче, бер гөнаһсыз сабыйлар салкында тилмерә.

Ә менә бүгенге сәфәремнән соң «Кызганычка каршы, теләнченең төрлесе була икән» дигән фикергә килдем.

ҖӘННӘТ БАКЧАСЫ ТҮГЕЛ ИНДЕ…

Шушы көннәрдә генә йортыбыз янәшәсендә, Әмирхан һәм Четаев урамнары кисешкән урында, җир асты юлы ачылды. Күптән кирәк иде. Күпме юл һәлакәте булды бу урында.

Бүген беренче тапкыр шул юл аша үттем. Эчтән теләкләремне тели-тели баскычлардан түбәнгә төшәм. Төшеп җитүгә коляскада утыручы хатынга тап булдым. Бераз акцент белән урыс телендә «Ярдәм итегезче!» дип теләнеп утыра. Тиз генә тартмасына акча салдым да, кайтканда тукталырмын дип, ашыга-ашыга алга атладым. Зур булмаган җир асты юлында алар өчәү иде…

Кибеттән кирәк-яраклар алгач, кайтыр юлга чыктым. Башта әлеге ханым янына тукталдым. Сөйләшеп киттек. Молдавиядән икән. Үземнең институтта укыганда Молдавиядә булуым хакында сөйләп алдым. Моннан 30 ел элек без студентлар отряды белән барганда ул яклар безнең өчен җәннәт бакчасы кебек иде. Урамнары шау чәчәк, юл буйлап төрле җимеш агачлары тезелеп киткән. Ул виноград плантацияләренең матурлыгы! Әле ул гынамы. Кибетләрендә без талонга да ала алмаган… гади колготкилар, эчке киемнәр, тәрәзә челтәрләре. Килгәч тә, артык кызу булганлыктан, кырда ярты гына көн эшлибез, ә калган яртысын почта бүлегендә үткәрәбез. Татарстаныбызга посылкалар тутырып югарыда санап киткән дефицит товарларны салабыз.

«Бүген ул Молдавия юк инде, – ди әлеге ханым,– барлык оешмаларны ябып бетерделәр. Кырлар буш, кибеткә йөрергә акча юк. Халык эшсез интегә. Менә ике кызымны әтисез үстереп кияүгә бирдем, очын-очка ялгап яшиләр. Җитмәсә, үзем алма җыйганда егылып төшеп, умыртка сөягемне җәрәхәтләдем. Операция ясатырга зур суммада акча кирәк. Пенсиягә дә чыкмаган бит әле мин, 50 яшь кенә тулды».

– Шушы хәлдә акчасыз ничек шундый ерак юлга чыга алдыгыз? – дип ханымны сорауларым белән күмдем.

– Нишлисең. Яшәргә кирәк бит. Сезнең яклардан кайткан танышым бар иде. «Татарстанга кайтып кара, анда миһербанлы, ярдәмчел кешеләр яши, урамда калдырмаслар», – диде. Кишиневтан Мәскәүгә, аннан Казанга автобуста кайттым. Юлда игелекле кешеләр очрап торды. Вокзалда утырам шулай, яныма бер әби килеп сөйләшә башлады. Күңелендә ышаныч яулаганмындыр инде, өенә үк алып кайтты. Менә берничә ай бергә яшибез. Көн саен шулай чыгып утырам, төрле җиргә. Әле өстемдә юка гына куртка иде, кичә бер мәрхәмәтлесе тун кидереп китте. Аякларым да җылыда, туңарлык түгел.

– Акча җыя аласызмы соң? Бәйләнүчеләр юкмы? – дим.

– Рәхмәт, бирәләр. Аллага шөкер, бәйләнмиләр үзе. Сездә тормыш бик әйбәт. Кадерен белегез. Тик туган ягымны сагынам. Тизрәк кайтасым килә. Миңа кулларыннан килгән кадәрле ярдәм иткән шәфкатьле бәндәләргә үземнең дә ниндидер яхшылык эшлисем килә, булдыра гына алмыйм. Артларыннан теләкләр теләп калам, Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын үзегезне.

– Исән-сау балаларыгыз янына әйләнеп кайтыгыз, – дип юлымны дәвам иттем.

БАЛАМНЫ ҮЗЕМ ҮСТЕРӘЧӘКМЕН

Баскыч култыксасына сөялеп торган бала гына кыяфәтле икенче теләнче янына тукталдым. Я Ходам, ул күзләре… Күпме моң, сагыш аларда. Ул шулкадәр ябык, кечкенә. Үтәли җилдә басып торучы бу бала бигрәк тә кызганыч кыяфәттә иде. Кулындагы катыргы кәгазьгә «Баламнан башка беркемем юк, ярдәм итегез!» дип язылган. Бала тотып утыручы башка теләнчеләр белән дә сөйләшкәнем бар минем. Ә бу бала (хатын дип әйтергә тел әйләнми) дөресен сөйли кебек иде миңа. Әллә миндә бер яклаучы, хәленә керүче күрде, сорауларымны җавапсыз калдырмады.

14 яшеннән әти-әнисез калгач, иске генә өйдә әбисе белән яшәп көн күргәннәр. Инде менә әбисе дә вафат булган. Әбисенең өе инде торырлык түгел икән. Ул ышанып тормыш корырга вәгъдә иткән кешесе дә авырлы килеш ташлап киткән. Яшь ярымлык кызы белән ялгызы калган. Үз тәкъдимемә үзем сискәнеп, балалар йорты турында сүз кузгаттым.

– Юк, мин баламны үзем үстерәчәкмен. Менә бер әби мең ярым түләп фатирда тотарга риза булды. Бер кибеткә идән юарга кердем. Ул акчага яшәп булмый шул. Балама, үземә кышкы киемнәр юнәтәсем бар. Беләсезме, ничек авыр икәнен болай басып торуның. Ярый әле бу шәһәрдә мине беркем дә белми.

– Бүген моннан да артыгын җыя алмассың, бар кайт, туңып беткәнсең, – дип, кулына акча бирдем дә, иңеннән кочып саубуллаштым. Йөгерә-атлый өйгә кайтып, җылы эчле бер кышкы кием күтәреп килгәндә ул юк иде инде. Адресын, телефонын да сорап калмаганмын.

Үзебезнең нинди бәхетле тормышта яшәвебезне алар белән аралашкач ныграк тоясың, булганына шөкерана кыласың. Аллаһы Тәгалә адәм балаларын шулай сыныйдыр инде. Кемнедер менә шулай хәерчелектә, ә кемгәдер өеп байлык биреп.

Сәдакаларыбызны бирер кеше эзләп йөргәндә тирә-ягыбыздагыларга игътибарлырак булсак иде. Ахирәттә һәр кылынган гамәл өчен әҗер биреләчәген һәммәбез белә. Пәйгамбәребез (с.г.вәс.) бер хәдисендә: «Җиде төрле төркем кешеләрен Аллаһу Тәгалә Кыямәт көнендә бернинди күләгә юк вакытта, үз күләгәсе астына алам дип вәгъдә итә», – ди. Шуларның өченче төркеме Аллаһ ризалыгы өчен биргән кеше. (Калган төркемнәр хакында Госман Исхакыйның «Динсез яшәп булмый» дигән китабыннан укый аласыз).

Өченче теләнче янына барырга нигәдер уңайсызландым. Үземнең сорауларым белән аны уңайсыз хәлгә куярмын кебек иде. Ир кеше иде ул. Аларны мескен хәлдә күрү бигрәк тә авыр. Без бит ирләребез җилкәсенә таянырга өйрәнгән.

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.

СӘДАКА ТУРЫНДА ХИКӘЯ

Җәяүле юлда бер чүлмәк­не күреп кала һәм таягы белән читкә ыргыта (мөсел­ман кешесе юлчыга комачау­лардай, зарар китерердәй әйберне юлдан читкә чыгарып ташларга бурычлы). Чүлмәк эчендә елан булган икән. Елан, чүлмәктән чыгып, җәяүлегә ташлана. Үзе күз алдында зурая. Чүлмәккә сыйган, ике-өч карыштан артык озын булмаган бу елан биш-алты колач озынлыгына җитә һәм аны буа башлый.

Юлчының тын алырлык та хәле калмый. Ярдәм итәрдәй берәр җан иясе юкмы икән дип, тирә-ягына күз сала. Кинәт җәяүле гаскәрнең 5 солдаты күренә. Бәлагә та­рыган җәяүле баштанаяк ко­ралланган солдатларга кыч­кыра. Әмма биш солдат та аңа игътибар итми узып китә.

Елан җәяүлене бууын дәвам итә. Бәлага тарыган кеше котылудан өметен өзми. Берәрсе килеп чыкмасмы, дип юлга карый. Анда утыз солдаттан торган атлыларга кычкыра, ярдәм итүләрен үтенә. Утыз атлы да бәлага тарыган кешене күрми үтеп китә.

Бераздан юлда зәгыйфь, йолкыш кына кеше күренә. Аксый-аксый килә ул. «Җәяүле гаскәр, атлы гаскәр кот­кармады. Бу мескен генә ке­шенең ярдәме тиярме икән?» дип икеләнә хәле мөшкел җәяүле. Шулай да, бүтән чарасы калмагач, аңа эндәшә, ярдәм итүен үтенә.

Мескен юлчы ниндидер укып, чүлмәкне юл читенә куя. Елан яңадан элекке хәленә кайта һәм чүлмәккә кереп югала.

Бәладән котылган җәяүле әүлиягә шушы хәлне сөйләп бирә.

«Җәяүле гаскәрнең биш солдаты – биш вакыт намазың. Син биш вакыт намазыңны укымагансың. Шуңа күрә теге биш солдат сине күрмәгән дә, ишетмәгән дә, – дип аңлаткан әүлия. – Ә инде утыз атлы – утыз көн уразаң. Син ураза тотмагансың. Шуңа күрә сиңа ярдәм итмәгәннәр».

Кайчандыр бер фәкыйрьгә ярты икмәкне сәдака итеп биргән була кеше. Мескен, аксак кеше – әнә шул садака икән. Ихлас күңелдән биргән сәдака адәм баласын бәлагә тарыганда хәленнән килгәнче коткарырга тырыша.

НӘРСӘ УЛ СӘДАКА?

Сәдака ул – ­мөлкәтнең ар­туы һәм ризыкның күплеге сәбәпчесе. Мөхәммәт галәйһиссәлам: «Сәдака мөлкәтне киметми» дигән.

Сәдака – авыруларны җиңү сәбәбе. Мөхәммәт пәйгамбәр әйткән: «Авыруларыгызны са­дака ярдәмендә дәвалагыз».

Сәдака – иманның дәлиле. «Садака – ул дәлил».

Сәдака күңелне тазарта һәм рухи яктан күтәрә.

Сәдака аны таратучыны Кы­ямәт көнендә кояшның янды­ручы нурларыннан ышыклый. Мөхәммәт галәйһиссәлам әйт­кән: «Һәр кеше башкалар өс­тендә хөкем булганга тиклем үз сәдакасының ышыгында торачак».

Сәдака ул – Мөхәммәт галәйһиссәламнең табигате. Ибн-Аббач болай дигән: «Аллаһы пәйгамбәре бик юмарт кешеләрдән булган, бигрәк тә Ра­мазан аенда юмартлык күр­сәткән. Рамазан аенда Ул Газ­раил галәйһиссәлам белән һәр төн саен очрашып, Коръәнне кабатлаган һәм, чынлап та, бу көннәрдә Пәйгамбәр яхшы эш­ләргә бигрәк тә юмарт булган, хәтта ирекле җилгә караганда да (Аллаһы тарафыннан ке­шеләр мәнфәгатенә җибә­релгән җил)».

Сәдака – туганлык мөнәсә­бәтләрен ныгыту сәбәбе. Мө­хәммәт галәйһиссәлам әйт­кән: «Мәхрүм ителгәннәргә биргән сәдака тик сәдака гы­на булып тора, ә мәхрүм ителгән туганыңа биргәнең –туганлык җепләрен ныгытучы сәдака санала».

Сәдака барлык начар нәр­сәләрдән саклый һәм Аллаһының нәфрәтен сүндерә.

Сәдака каты бәгырьлекне дәвалый. Бер кеше Мөхәммәт Пәйгамбәргә үзенең каты бәгырьлегенә зарланып килә, Пәйгамбәр галәйһиссәлам болай дигән: «Ятимнең башын­нан сыйпа һәм фәкыйрьне ашат».

Сәдака – Кыямәт көнендә тәмуг утыннан котылу чарасы.

Сәдака хаталарны җуя һәм гөнаһларны юа.

Сәдака – Аллаһының мәхәб­бәтенә ирешү сәбәбе. Мөхәм­мәт галәйһиссәлам әйткән: «Аллаһыга карата иң яхшы эшләр булып мөселманга ки­тергән шатлык, яки аны кай­гыдан арындырсаң, яки аны ачлыктан чыгарсаң, яки аның бурычын түләсәң».

Сәдака өчен бүләк үлемнән соң да туктамый. Мөхәммәт пәйгамбәр әйткән: «Адәм бала­сы үлгәннән аның бөтен эше туктый, өчәүдән башка: би­релгән сәдака; файда китерүче белем; диндар бала, ата-анасы өчен дога укучы».

Сәдака – ул оҗмахка керү сәбәбе. Мөхәммәт галәйһис-сәләм әйткән: «Әй, Кешеләр! Сәлам таратыгыз, фәкыйрь­ләрне ашатыгыз, туганлык мө­нәсәбәтләрен ныгытыгыз, бар кешеләр йоклаганда төнге на­маз укыгыз, шул чакта оҗмах­ка керерсез». ТЕЛӘНЧЕГӘ СҮЗ ӘЙТМӘГЕЗ... , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии