Ният, иман, дин «экспертлары» һәм «яңа» Гариф Гобәйләр

Бисмиллаһир-рахмәнир-рахииим. Аллаһының барлыгын, берлеген таныган, иман китергән һәр мөселман һәр эшен бу сүзләр белән башлый. Берәр эш, гамәл кылыр алдыннан Аллаһыга тапшырып ният кыла. Аллаһы Илчесе Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.)нең бер хәдисендә «Иннә әгъмәлү би ниятиһи» диелә. Ягъни аның мәгънәсе һәм тәфсире «Һәркемнең ниятенә карата бирелер» дигәнне аңлата. Ниятнең төрлесе була. Яхшы, изге ният яки начар, хәтта усал. Явыз ният тә бар. Мисал өчен берәү банк басып баерга ниятләгән икән, димәк, ул начар нияттә. Икенче берәү гарип, мескен бер кешегә хәер-сәдака бирергә, ярдәм итәргә ниятләсә, әлбәттә, бу яхшы ният. Банк басып баерга теләгән, ниятләгән бәндә банк басам дип кычкырып йөрми. Шулай ук изге, яхшы ният белән хәер-сәдака бирүче мөселман да, сәдака бирәм, дип кычкырып йөрми, чөнки ул, мөселман буларак, сәдаканы әйтеп һәм ачык итеп рия йөзеннән бирергә ярамаганын белә, гөнаһлы буласы килми.

Ният төрле булган сыман, кешенең иманы да төрле. Сүз монда мөселман иманы турында бара. Әллә ни тирәнгә китмичә генә аларны искә төшерәсе килгән иде. Тик аларның һәркайсын өзек-өзек итеп тасвирласаң, бик күп вакыт ала һәм кыска бер мәкаләдә мөмкин дә түгел. Шуңа күрә мин аларны кыска итеп кенә бирергә кирәктер дип саныйм. Дәрәҗәләре буенча ислам динендәге кешенең, бу очракта мөселманның иманын төп дүрт дәрәҗәдә дип саныйм:

1нче дәрәҗә. Фитри, ягъни Аллаһы Тәгалә кешегә җан иңдергәннән алып, 10 яшенә кадәр биргән иман.

2нче дәрәҗә. Тәкълиди иман, ягъни башкаларга ияреп, алар үрнәгендә барлыкка килгән иман. Нинди гаиләдә, кайсы халык, андагы социаль формация илнең динле яки динсез булуы һәм башка сәбәпләр аркасында барлыкка килгән иман.

3нче дәрәҗә. Истедәли иман. Аллаһының барлыгына иман китереп танып, аның әмерләрен тыюларын, рөхсәтләрен үтәп, Аллаһы кушканча яшәргә тырышучы мөселман иманы.

4нче дәрәҗә. Тәхкыйкый иманлы мөселман. Бу иманның иң югары дәрәҗәсе. Мондый иманга ия мөселманны Аллаһы юлыннан бернәрсә дә, беркем дә читләштерә алмый. Ул какшамас иманга ия мөселман. Өстәвенә ул башкаларны да Аллаһы юлына бастырырлык дини белемгә ия, исламга өндәүче, чакыручы һәм үзе дә мөселман буларак үрнәк булып тора. Бу үземнең аңлап, кыскача гына итеп искә төшереп китү нияте белән язылган фикерләрем. Чынлыкта, иман төшенчәсе күпкә зуррак, киңрәк, катлаулырак.

Инде язмамның башындагы фикерләргә тукталып китәргә кирәктер. Бу мәкаләмне язарга мине берничә сәбәп этәрде. Соңгы вакытта дин иреге, сүз иреге бирелгәч, дини темага багышланган бик күп язмалар күренә башлады. Хәзер теләсә кем, азмы-күпме дин, ислам турында мәгълүмат алган һәркем, бу темага яза. Әйткәнемчә, аларның ниятләрен белеп булмый. Кайвакыт аптырап та каласың: яхшы ният белән яки киресенчә, начар ният белән язамы бу автор. Файдалымы аның язуы яки зыянлымы? Иң мөһиме: ул яза һәм үзенең дөрес нәрсәләр язганына ышанып, башкаларны да ышандырырга теләп яза. Тик кайбер авторларның башта файдалы, дөрес дип табылган язмаларын кабат укыгач, аларның фикерләре белән килешеп бетмәгәнеңне аңлап аласың, ә кайберләренең фикерләре зыянлы гына түгел, хәтта куркыныч икәненә дә төшенәсең. Куркыныч дигәннән, соңгы вакытта ислам диненә, шәригатькә, Коръәнгә үзгәртүләр, өстәмәләр, төзәтүләр кертергә кирәк дигән фикерне алга сөргән язмалар ешайды, күбәйде. Бу бик борчулы, хәвефле хәл.

Тарихчы, галим, җәмәгать эшлеклесе, акыллы, эрудицияле Рафаэль Сибгать улы Хәкимов белән килешеп була. Ул мөселманнарны, аеруча милләттәшләребезне элеккеге мөселманнардан аерылалар дип дөрес әйтә. Аларны Европаислам, Квазимөселманнар дип атый һәм ул хаклы. Чөнки ислам динен замананың сәяси, икътисади, хакимият, социаль, милли милләтара вәзгыятькә яраклаштырып, үзгәртеп, яңалыклар кертергә тырышучы «дин белгечләре»н, «ревизорлары»н тагын ничек атап була? Коръәндә «ялгышлыклар», «каршылыклар» бар, аларны Совет язучысы Гариф Гобәй үзенең «Коръән серләре» дигән китабында фаш итте дип язалар үзләрен Коръәнгә, шәригатькә ревизия ясарга тәкъдим итүче «дини экспертлар», «яңа» Гариф Гобәйләр, «дини экспертлар», «ревизорлар». Аларның язмаларын укыганда ул мөселманмы, юкмы икәнен дә тәгаен генә белеп булмый. Язмаларының ни башында, ни уртасында ялгышып булса да бисмилла, Иншә Аллаһ, Аллага шөкер, Әлхәмдүлилләһи, Аллаһу әкбәр, Амин дигән сүзләр юк. «Кем соң син, мөселманмы, юкмы, галимме, дини белгечме?» – дип сорыйсы килә. Ә яза, дин турында фәлсәфә куерта, тәкъдимнәр кертә, үзгәртергә, яңартырга, яраклаштырырга кирәк, ди. Тик ничек итеп Коръән-шәрифне, шәригатьне, ислам динен үзгәртергә соң?

Аллаһыдан мине рәхим-гафу кылып, ярлыкавын ялварып сорыйм, көфер сүз әйткәнем өчен, мине тәмуг уты баганасыннан коткарса иде бөек Аллаһым. Шулай да ничегрәк итеп үзгәртергә телиләр икән «дини экспертлар» Аллаһының кануннарын? Тәүбә истигъфар кылам, Коръән-шәрифнең берәр сүрәсен, аятьләренең кайберсен төшереп калдырырга телисезме әллә? Бәлки нокталарын, өтерләрен алып ташларга кирәк дип уйлыйсызмы? Ахырзаманга кадәр Коръән-шәрифнең бер генә ноктасын да, өтерен дә үзгәртмәм дип вәгъдә иткән Бөек Аллаһы Тәгаләнең үзләрен бүген булмаса, иртәгә ни эшләтәсен, кая куясын төгәл генә белмәгән килеш, ничек батырчылык итәләр исламны, шәригатьне, Коръән-шәрифне үзгәртүчеләр? Чүлдәге ком бөртегеннән дә кечкенәрәк булган адәми зат, аңа вакытлыча гына бирелгән зәгыйфь акылы белән, Бөек Аллаһының илаһи вазифасына тыкшынырга ничек җөрьәт итә ала икән? Берүк, Аллам сакласын!

Рәис ЯКУПОВ.

Чаллы шәһәре.

Комментарии