Үксез бала асрасаң...

Үксез бала асрасаң...

Бала туу – сөенечле вакыйга. Аллаһы Тәгалә: «Теләгән бәндәмә – кыз бала, теләгән бәндәмә ир бала бирермен. Теләгәннәренә берсен дә бирмәмен. Теләгәннәренә кыз бала да, ир бала да булыр», – дип әйткән. Зәкәрия Пәйгамбәрнең (г.в.) гомер буе бала бирүен сорап, Аллаһы Тәгаләгә дога кылуы да билгеле. Инде үзе туксан тугызга, балага узмый торган хатыны туксанга җиткәч кенә Раббыбыз аңа Яхъя улын бирә. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң, әмма тәрбиягә бала алу дигән күренеш юкка чыкмый. Бала йортлары арта, аларга йөрүчеләр саны да. Динебездә тәрбиягә бала алу рөхсәт ителәме? Аны ничек тәрбияләргә? Бу хакта Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.

– Рөстәм хәзрәт, Ислам динендә тәрбиягә бала алу рөхсәт гамәлме?

– Динебездә ятим булып кем санала? Әтисе булмаган кеше. Әгәр дә аның әти-әнисе исән була торып, алар аннан баш тарткан икән, бу очракта, бала ятим булмый. Динебездә ятимнәрне тәрбияләү бик саваплы гамәлдән санала. Бу – зур дәрәҗә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә: «Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр», – дигән. Ятимнәрне тәрбияләүче кешеләргә Пәйгамбәребез (с.г.в.) бик олы әҗерләр вәгъдә иткән: «Кем ятимне карый, аңа Аллаһы Тәгалә җәннәтен тиешле (ваҗиб) итте». Икенче бер хәдисендә ятимне караучыга: «Дөреслектә, җәннәттә бер йорт бар, ул йорт Шатлык йорты дип йөртелә, ул йортка беркем дә кермәячәк, бары тик мөэмин ятимнәрне шатландыручылар гына керә алачаклар», – дигән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) безне ятимнәргә карата рәхимле һәм шәфкатьле булырга өнди: «Ятимгә шәфкатьле әти шикелле бул һәм бел: ни чәчсәң, шуны урырсың».

– Баланың әти-әнисе вафат булса, аны иң элек кем тәрбиягә алырга тиеш?

– Әти-әни – бала өчен иң якын кешеләр. Әгәр дә алар вафат булган икән, бала әби-бабай кочагында тәрбияләнергә тиеш. Алар булмаса, иң беренче чиратта, әни ягыннан булган туганнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар балаларны тәрбияләргә бурычлы.

– Ә баланың туганнары булмаса?

– Бу чакта аны тәрбиягә алырга риза булган мәрхәмәтле кешеләрне табу хәерле булыр. Мондый ата-ана Аллаһы Тәгалә каршында санап бетергесез зур савапка ирешер. Бу дөньяда да, ахирәттә дә Аллаһның рәхмәтенә ирешер. Әмма ятим баланы тәрбиягә алдым да, гөнаһларым юылды дигән сүз түгел бу. Ата-ананың бу бала алдында үтәләсе бурычлары зур.

– Аларның вазифасы нинди соң?

– Үз балаңны караган кебек карау – төп вазифа шул. Әгәр ятимнәр йортыннан алган баланы тиешенчә итеп тәрбияли алмыйсың яки үз балаң кебек ярата алуыңда ышаныч юк икән, аны алмау хәерлерәк. Ятим баланы гаиләдәге башка балалар белән тигез итеп күрү шарт. Ризыкта да, киемдә дә, мөнәсәбәттә дә аерырга ярамый. Балигъ булганчы сабый үзен тәрбиягә алган кешенең чын әти-әнисе түгел икәнен белмәсә дә зыян юк. Коръәни Кәримдә: «Ятимнәргә үз малларын бирегез. Пычрак булганын пакъ булган белән алмаштырмагыз. Аларның малларын үз малларыгыз белән бергә ашамагыз. Һичшиксез, бу бик зур гөнаһ булыр», – диелә.

– Мөселман гаиләсенә башка диндәге баланы опекунлыкка алырга ярыймы?

– Балигълык яшенә кадәр бала үзенең нинди диндә булуын аңлап бетерми. Дөрес, аның исеме урысча булырга мөмкин. Әмма ул мөселман гаиләсендә тәрбияләнә һәм шул даирәдә яши икән, димәк, ул Ислам дине кануннарына ияләшә һәм бу динне таный башлый. Без һәрберебез дә – Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотачак кешеләр, шуңа күрә ятимнәрне дингә аерып карау дөрес булмас.

– Ятим баланың начар гамәлләре өчен аны тәрбиягә алган кеше җавап бирәчәкме?

– Әлбәттә. Ата-ана тәрбиягә алган баласы өчен – туган түгел, чит кеше. Әмма ул аны үз баласыдай якын итә. Беренчедән, юридик яктан аны рәсми төстә үзенеке итеп теркәгән булса, ата-ана закон каршында да җавап тота. Ятим баланы үстерү җиңел гамәл түгел. Бу бары тик иманлы һәм киң күңелле кешеләргә генә хас әйбер. Әҗерен алам дип кенә, ятим бала асрау шулай ук дөрес булмас. Иң беренче чиратта, ниятеңне дөрес итеп билгеләү кирәк булыр.

– Балаларны бары тик акча өчен тәрбиягә алучылар бар. Аларга Аллаһы Тәгалә җәза бирерме?

– Әйткәнемчә, һәр нәрсә нияттән тора. Әгәр дә акча өчен генә дип бала аласың икән, Аллаһы Тәгаләнең әҗере дә аз булыр. Әҗер эшлим дип кенә алсаң, балаңнан якты чырай күрмәвең дә мөмкин. Аны гаиләле итәм, үзем дә балалы булу бәхетенә ирешәм дип тәрбияләсәң, бәхетле һәм иманлы бала үстерерсез. Ул да ата-анасының йөзендә чит кешеләрне түгел, ә «чын» әти-әнисен күрер.

– Коръәни Кәримдә ятим балалар турында нәрсә диелә?

– Коръәни Кәримнең «Ән-Ниса» (Хатыннар) сүрәсендә ятим балалар турында бик күп мәгънәле сүзләр әйтелгән. Әйтик, сүрәнең 2нче, 6нчы аятьләрендә болай диелә: «Никахланышу яшьләре җиткәнче, ятимнәрне сынагыз. Әгәр аларда акыл җитлегүен сизсәгез, аларга малларын бирегез. Үсеп җитәчәкләр дип ашыгыч кыланып («Алар ашамас борын бераз без дә ашыйк әле», – дигән фикер белән, кайларга тотылганына карап та тормыйча, вак-төяккә әрәм итеп), аны исраф итеп ашамагыз. Бай булганнар инсафлылык күрсәтсен, фәкыйрь булганнар исә, гаделлек белән ашасын. Малларын үзләренә кайтарып биргән чагыгызда шаһит тотыгыз. Аллаһ хисап алучы буларак та җитә».

 

БУ КЫЗЫК!

Күп пәйгамбәрләр әтисез үскән дигән сүзләр йөри, әмма бу дөрес түгел. Пәйгамбәрләрнең әтиләре күбесе мөшрик динендә булган. Ибраһимның (с.г.в.) әтисе потлар ясаган. Муса пәйгамбәрнең (с.г.в.) тарихы үзенчәлекле. Аны әнисе Фиргавен токымыннан качырган. Гайсә (с.г.в.) әтисез туган. Мөхәммәд (с.г.в) ятим калган. Пәйгамбәрләрнең тормышы адәм балаларының тормышыннан күпкә авыррак булган. Әти-әни тәрбиясендә үсү җиңел. Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләрне сынау йөзеннән, алардан ата назын ерагайткан. Әмма алар бала вакыттан интегеп үссәләр дә, кеше булып кала алганнар. Пәйгамбәребездән (с.г.в.): «Иң авыр тормыш кемнеке?», – дип сорагач, ул: «Минеке», – дип җавап биргән. «Аннары кемнеке?» – дигәч: «Кем Аллаһы Тәгаләгә якынрак, аның тормышы авыррак, ә кем ераграк, аның тормышы җиңелрәк булыр», – дигән.

Йосыф пәйгамбәрне 10 яшендә коега ташлыйлар. Аннан чыккач та, Аллаһы Тәгалә аны сынавын дәвам итә: Йосыфны базарда кол итеп саталар. Аннан соң ул хатын-кыз фетнәсе, төрмәне уза һәм ахырдан патша дәрәҗәсенә күтәрелә. Моңа ирешергә Йосыф пәйгамбәргә 10 яшькә кадәр алган әтисенең тәрбиясе ярдәм итә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии