Коръән укуның тәнгә шифасы

Коръән укуның тәнгә шифасы

Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә әйтә: «Кеше ислам диненә ярашлы итеп яралтылды». Ягъни ислам дине һәм кеше Аллаһ тарафыннан бер-берсе өчен яралтылганнар. Шулай булгач, дин кешегә зыян китерми, киресенчә, файда гына бирә. Шулай булмаса, болай яралтылуның мәгънәсе булмас иде.

Чыннан да, динебездәге күп гамәлләрне алып карасак, аларның кешегә рухи яктан да, физик яктан да файдалы булуына ышанабыз. Мәсәлән, иң олы гыйбадәт булган намаз кешене, Аллаһ әйткәнчә, фәхеш эшләрдән, гөнаһка батудан саклый – монысы рухи саулык. Әмма ул бер үк вакытта тәнгә гимнастика да булып тора, ягъни физик сәламәтлек. Уразаны алсак, ул да рухи файда бирә – Раббыбыз каршында тәкъвалыгыбызны арттыра, шуның өстенә тәнебезнең күзәнәкләрен төрле пычраклардан арындыра. Аллаһ Тәгалә кушкан башка гамәлләр турында да шуны ук әйтергә мөмкин.

Ислам динен Коръән укудан башка күз алдына китереп булмый. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Үә нүнәззилү минәл-Куръәәни мәә һүвә шифәә-ү үә рахмәтүл-лил-мүэминиин…» (Без Коръәндә мөэминнәргә шифа һәм рәхмәт иңдерәбез) (17:82). Коръән укыганда кешенең рухи үзгәреш кичерүен беләбез: ул аятьләрдә язылган хикмәтле сүзләрнең мәгънәләре турында уйлана, Аллаһның хакыйкатен аңлый һәм рухи яктан савыга башлый. Әмма Раббыбыз «рухи шифа гына иңдерәбез» дип әйтми бит. Димәк, бу сүзне киңрәк мәгънәдә аңларга кирәк. Ягъни «шифа» дигән сүз рухи шифаны да, тән шифасын да үз эченә ала. Ачыграк итеп әйткәндә, Коръән укучы кеше рухи савыгу белән беррәттән физик савыгу да кичерергә тиеш.

Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укучы кеше тирән итеп сулыш ала да, үпкәләрендәге һаваны аз-азлап чыгарып аятьләрне укый, тыны бетәр алдыннан туктап сулыш ала, аннары тагын укып китә. Ул укыган чакта сулышын гадәттәгедән күпкә сирәгрәк ала, үпкәләреннән һава чыгуны тоткарлый, шул чакта аның артериаль канында углекислы газ концентрациясе арта, ә углекислы газ, үз чиратында, кан тамырларының тараюын кисәтә, кислородның, һәм туклыклы матдәләрнең җитәрлек күләмдә килүен һәм авыру әгъзаларның савыгуын тәэмин итә.

Аллаһ Тәгалә «…үә раттилил-Куръәәнә тәрътииләә» (Коръәнне укыгыз тәҗвидкә нигезләнгән уку белән) дип юкка гына әйтми (73:4). Минем уйлавымча, Коръән укуның тәнгә шифасы фәкать тик тәҗвид кагыйдәләре белән укыганда гына була. Шуңа күрә, Коръәнне тәҗвид кагыйдәләрен кулланып укуның безнең өчен никадәр әһәмиятле икәнен без аңларга тиешбез. Әлбәттә, тәҗвид кагыйдәләренең бүтән хикмәте дә бардыр. Анысын Аллаһ Тәгалә генә белә.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН.

Комментарии