- 17.10.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №41 (15 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Гает җиткән, азан ишетелә
Ашыктырып безне бәйрәмгә.
Күптән ачык мәчет ишекләре,
Тәкбир әйтә авыл картлары.
Азан моңы дәшә безне туры юлга,
Сафландырыр вакыт күңелне.
Шау-шулардан туңган йөрәкләрне
Уятыр чак җитте түгелме?
Ашыктыра азан, соңга калмыйк –
Иман белән узсын гомерләр.
Кешеләрчә булсын яшәвебез –
Без Аллаһка чит-ят түгелләр.
Гает җиткән, ыгы-зыгы тынган,
Юллар ачык Раббың каршына.
Кул күтәреп ихластан сора,
Дога кабул булыр чагы ла.
Менә икенче ел авылыбыз мәхәлләсе, җирле үзидарә Корбан бәйрәмен «Корбан – кардәшлеккә Аллаһының олы бүләге» дигән исем астында зурлап үткәрә. Быел да гает иртәсендә авыл картларының җыелышып Аллаһ йортында тәкбир әйтеп төшүләре, хәзрәтнең изге бәйрәм белән котлап, авыл өстендә вәгазь сөйләве барча халыкның күңелендә бәйрәм рухы уятты. Гает намазы укылганнан соң, халык Аллаһы ризалыгы өчен ниятләгән корбаннарын чалырга ашыкты. Быел корбан чалучыларның башка елларга караганда күбрәк булуы куанычлы күренеш иде.
«Корбан» сүзе гарәпчәдән «якынаю», «якын булу» дип тәрҗемә ителә. Бәйрәмебезнең максаты да, беренчедән, Аллаһы Тәгаләнең кушканын үтәп, корбаннар чалып, Аңа якынаю булса, икенчедән, кардәшләребез, туганнарыбыз, авылдашларыбыз белән очрашу, араларны якынайту иде.
Авыл халкы – яше-карты, балалар – барысы да авыл мәдәният йортына агылды. Аларны кулларына чәк-чәк тоткан татар кызлары булып киенгән авыл яшьләре бәйрәм белән котлап каршы алдылар. Аллаһы Раббыбыз Коръәннең «Тәһә» сүрәсенең 60нчы аятендә: «Балалар – бу дөньяның зиннәтедер», – дигән. Мәдәният йортында башланган бәйрәм тантанасын азан әйтеп, Аллаһ юлына өндәгән шигырьләрен укып, ак кәгазьдәй чиста күңелле, гөнаһсыз сабыйларыбыз ачып җибәрде. Балаларның «Аллаһка юл – балалар күзлегеннән» дип аталган рәсемнәр һәм аппликацияләре дә, сөйләгән сүзләре дә, үз-үзләрен тотышлары да ихлас һәм эчкерсез иде. Хәзрәтебез Равил, район советы депутаты Ирек абыйларының кечкенә генә бүләк һәм күчтәнәчләренә чын күңелдән сөенде алар.
Бәйрәмебезгә олы кунак – Түбән Кама шәһәре мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшиннең килүе нур өстенә нур булды. Аның белән ихлас әңгәмә, вәгазе күңелләребезне сафландырды, иманыбызны баетты.
Бәйрәм табынын Йосыф хәзрәт Коръән укып башлап җибәрде, барча әрвахларның рухларына багышлап, чалган корбаннарыбызның Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булуын теләде, Аллаһы Раббыбызга һәрчак якынаерга омтылырга, кардәшләр белән туганлык мөнәсәбәтләрен сакларга, авылдашлар белән бердәм һәм тату булырга өндәде. Табын мулдан иде. Авылыбызга, мәчетебезгә һәрчак ярдәм итеп торучы Рафаэль Хәйруллинның, көрәшче батыр Райхан Асыловның, авылыбыз егете Дамир Хөббәтуллинның корбан тәкәләреннән, читтә яшәүче бертуганнар Гөлзирә, Гөлсинә, Гөлфирә Салиховаларның, Мирзанур абый Хәбибуллинның корбан итләреннән, авыл халкының, кайткан кунакларның һәммәсенең дә күңел җылысын биреп әзерләгән күчтәнәчләреннән авыз итте халык. Бәйрәмгә килә алмаган өлкәннәргә дә, инвалидларга да корбан итләреннән өлеш чыгарылды
Шушылай зурлап үткәрелгән Корбан бәйрәме, чыннан да, күптән күрешмәгән авылдашларны күрештерде, бер-берсенә якынайтты. Бәйрәмне оештырган, кардәшләрне очраштырган Равил хәзрәткә, җирле авыл башлыгы Гөлсинә Зәкәрия кызына һәм шушы бәйрәмгә өлеше кергән һәркемгә чын күңелдән рәхмәтен әйтеп таралышты халык. Ә иң мөһиме – күңелләребез чистарып, җаныбыз тынычланып, Аллаһы Тәгаләгә күпмедер якынаюыбызны тоеп, канәгатьләнү хисләре кичереп таралыштык бу бәйрәмнән.
Айсылу ИСЛАМОВА,
укытучы.
Азнакай районы, Татшуган авылы.
Комментарии