- 17.10.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №41 (15 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Әбисеннән, әнисеннән күреп, Илмир кечкенәдән догалар ятлап, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына инанып үсте. Сабый сабый инде, уенга мавыгып, озаграк уйнады. Кайтканда кич була иде инде. Кайтканда курка да башлады. Болай озак уенга бирелүне әтисе өнәп бетерми. Уйнау эшкә дә, дәресенә дә кимчелек китерә. Илмир ишегалдына кергәч, ишек ачыла башлауны күреп, сарай эченә качты. Ишектә әтисе күренде.
Илмир, Аллаһы Тәгаләгә ялварып:
– Йа Раббым, үзең ачулансаң, ачулан, әти генә ачуланмасын, – диде.
Әтисе урамга чыгып китте.
Илмир тиз генә өйгә кереп китәм дип сарайдан чыкты. Чыкканда, ашыгып, маңгаен ишек борысына бәрде. Күзеннән утлар күренде, маңгаеның бер почмагы бик тә авыртты. Илмир Аллаһы Тәгаләгә, ихластан:
– Раббым, синең ачуың бигрәк каты икән, әти ачуланса, ачулансын, син генә ачуланма, моннан соң, – диде.
Нәгыймә САДЫКОВА.
Тукай районы, Иске Теләнче авылы.
Комментарии