- 17.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №41 (16 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, олылауларыбыз булсын. Галәмгә рәхмәт йөзеннән җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәдкә салават сәламнәребез, аның сәхабә кирамнарына, табигыйннәргә, кыямәт көненәчә, Раббыбыз юлында булган мөселманнарга догаларыбыз булсын.
Мугаз бин Җәбәл (р. А. г) бин Габбастан (р. А. г) ишеткән хәдисне сөйләде: «Бер көнне пәйгамбәребез (с. г. в) белән ансарлардан булган бер сәхабәнең өендә җыелыш уздырганда, ишегалдында бер тавыш ишетелде:
– Әй, йортның хуҗалары һәм анда булган затлар, миңа керергә рөхсәт бирегезче, сезне күреп, бер эш хакында сөйләшергә телим.
Шулчак бөтенесе дә пәйгамбәребезгә борылды, чөнки җыелышларны һәрвакыт ул алып бара иде.
– Килгән затның кем икәнен беләсезме? – дип сорады Аллаһы илчесе (с. г. в).
Без барыбыз да бертавыштан:
– Аллаһы һәм аның илчесе яхшырак белүчедер, – дидек!
Моннан соң пәйгамбәребез (с. г. в) безгә шулай диде:
– Бу каһәрләнгән Иблис, аңа Аллаһы ләгънәте булсын!
Шулвакыт Гомәр:
– Әй, Аллаһы илчесе (с. г. в) рөхсәт бирче, мин аны үтерим!
Пәйгамбәребез (с. г. в) рөхсәт бирмәде, ә болай дип әйтте:
– Тукта, Гомәр, син аңа билгеле бер вакыт бирелгәнен белмисеңмени, үтермә аны! Ачыгыз ишекне, эчкә үтсен. Аңа Аллаһыдан монда килергә әмер ителде. Аның һәрбер әйткән сүзен аңларга һәм исегездә калдырырга тырышыгыз.
Хәдисне китерүче алга таба сөйләде:
– Аңа ишекне ачтылар. Ул өйгә узды һәм безгә күренде. Без бер картны күрдек, аның күзләре кылый, иягендә алты яисә җиде йонга охшаган чәч бөртеге бар иде. Күзләре зур итеп ачылган, әле – бер, әле икенче якка йөгереп тора. Башы, филнеке шикелле зур, муены ияк астында, үгезнеке шикелле, эленеп тора.
Кергәч, ул безне мондый сүзләр белән сәламләде:
– Сәлам сезгә, әй, Мөхәммәд, Сәлам сезгә, әй, мөселман өммәте.
Бу сәламгә пәйгамбәребез (с. г. в) икенче төрле җавап кайтарды:
– Сәлам Аллаһы кулында, әй, ләгънәт кылынган… Мин сине монда эш белән килгәнсең, дип ишеттем, нинди эш ул, сөйлә.
– Монда үз ирегем белән килмәдем, ә мәҗбүр ителдем.
– Мәҗбүр ителүең нидән гыйбарәт? – дип сорады Аллаһы илчесе (с. г. в).
– Синең бөек Раббыңнан минем янга фәрештә килде һәм Аллаһы әмерен җиткерде: «Кимсетелгән кыяфәттә, түбәнсетелгән тавыш белән Мөхәммәд янына барасың. Һәм син аңа адәм балаларына ничек итеп вәсвәсә кылуыңны, туры юлдан тайпылдырып, алып китүеңне сөйләп бирәсең. Ул нәрсә хакында гына сорамасын, дөресен сөйләп бирәсең. Әгәр дә бер генә булса да ялган сүз кушсаң, сине хәзерге хәлеңә караганда да түбәнрәк төшерәчәкмен. Дошманнарың алдында кимсетәчәкмен… « Әй, Мөхәммәд, нәрсә телисең, шуны сора. Әгәр дә дөресен сөйләмәсәм, дошманнарым көләчәк. Ул минем өчен иң авыры.
Пәйгамбәребез (с. г. в) аннан сорый башлады:
– Әгәр дә син, чыннан да, дөресен сөйләр булсаң, әйт: кешеләр арасыннан кемне күбрәк күрә алмыйсың?
– Сине, Мөхәммәд. Аллаһы бар кылганнар арасыннан син иң күрә алмаганым. Кемне тагын шулай күрә алмам икән?!
– Миннән кала, тагын кемне шулай күрә алмыйсың?
– Һәрбер Аллаһыдан куркучы, Аллаһы юлында бар булганын корбан итүче яшь мөселманны.
Алга таба сорау-җавап дәвам итә бирде. Пәйгамбәребез (с. г. в) шайтаннан сорый торды, ә ул җавап бирде.
– Кемне тагын шулай күрә алмыйсың?
– Шикледән ерак торучыны, Аллаһы Тәгалә сабыр итәргә кушканда, сабыр булучыларны.
– Ә тагын?
– Зарланмаучы хәерчене. Кемнең хәле авыр була торып та, берәүгә дә үзенең хәерче икәнлеген белдермәүчене, хәленнән зарланмаучыны.
– Ә син ул хәерченең түземлеген каян беләсең соң?
– Әй, Мөхәммәд, ул үз хәленең авыр икәнлеген берәүгә дә сөйләми. Әгәр берәр кеше хәле авырлыгы хакында өч көн рәттән башка берәүгә сөйләсә, Аллаһы Тәгалә аны түземлеләр җөмләсеннән кылмый. Бу түзем кешеләр эше түгел. Әгәр ул бу хакта азрак сөйләсә, мин моны беләм, аның хәлен, кылган эшләрен, сабырлыгын, зарлануын тикшерәм.
– Моннан соң кемне күрә алмыйсың?
– Намуслы байны.
– Ә аның намуслы икәнен ничек беләсең?
– Аның тапканы хәләл юл белән, малы кирәк җиргә сарыф ителә.
Моннан соң Аллаһы илчесе (с. г. в) башка нәрсәләргә кагылышлы сораулар бирде:
– Әйт әле, намазга басканда нәрсә хис итәсең?
– Эсселәп китәм һәм калтырый башлыйм.
– Нишләп соң синең белән шулай була, әй, каһәрләнгән?
– Аллаһы коллары рөкуг сәҗдә кылган вакытта, Раббылары каршында бер баскыч югары күтәрелә.
– Ураза вакытында нишлисең?
– Бу вакытта минем эшләр мөшкел. Ифтарга кадәр (кояш баеганчыга хәтле) чылбыр белән богауланып куелам.
– Кешеләр хаҗ кылган вакытта ниләр кичерәсең?
– Бу вакытта акылдан язам.
– Ә Коръән укыган вакытта нәрсә хис итәсең?
– Утка эләккәч кургаш ничек эресә, шуның шикелле эримен.
– Сәдака бирелгәндә нишлисең?
– Бу вакытта мин бик авыр хәлдә. Сәдака биргән кеше пычкы алып кулларымны урталай кискән кебек тоям.
Рәсүлуллаһ (с. г. в) моның сәбәбен сорый:
– Әй, Әбу Мурра (тәкәбберлек атасы), нишләп үзеңне урталай бүленгән кебек хис итәсең?
Шайтан болай дип җавап бирде:
– Сәдака 4 матур сыйфатка ия:
1) Аллаһы сәдака бирүчеләр байлыгына чисталык һәм бәрәкәт бирә.
2) Сәдака бирүчеләрне тирә-юньдәге кешеләрнең сөекле бәндәләреннән кыла.
3) Аллаһы бирелгән сәдакаларны җәһәннәм утыннан пәрдә итә.
4) Аллаһы сәдака бирүчеләрне бәла-казадан, чирдән азат итә.
Моннан соң Аллаһы илчесе сәхабәләренә кагылышлы сораулар бирде:
– Әбү Бәкр хакында нәрсә әйтә аласың?
– Ул миңа динсезлек вакытында да буйсынмады. Хәзер исламга килгәннән соң, ул ничек итеп миңа буйсынсын?! – дип җавап кайтарды иблис.
– Гомәр бин Хаттаб хакында ни дисең?
– Аллаһы белән ант итәмен, аны кайда гына очратсам да, аннан качамын.
– Гусман бин Гаффан хакында фикерең нинди?
– Аннан ояламын, хәтта аннан Рәхимле Аллаһы фәрештәләре дә ояла.
– Гали ибн әбү Талиб хакында ни уйлыйсың?
– Их, котыла алсам икән аннан?. . Әгәр дә ул үзе генә калса, мин дә үзем генә калам. Аны тынычлыкта калдырыр идем, тик ул мине тынычлыкта калдырмас шул.
Сорауларын биреп бетергәч, Рәсүлебез (с. г. в) түбәндәгеләрне әйтте:
– Өммәтемне туры юл белән нигъмәтләндерүче һәм сине билгеле бер вакытка адашу таратучы итеп калдырган Аллаһыга мактаулар булсын.
Бу сүзләрне ишеткәннән соң, шулай диде:
– Юк, юк, кая синең өммәтеңнең бәхете? Мин исән вакытта сезнең йөрәк ничек тыныч була ала? Мин бит аларның кан тамырларына керәчәкмен. Аларның тәненә кереп урнашам. Мине бар кылган һәм кыямәт көненә кадәр яшәү мөмкинлеген биргән Аллаһы белән ант итәм, аларның һәрберсен туры юлдан яздырачакмын. Берәү дә миннән имин була алмас. Аллаһының ихлас коллары гына миннән имин була алыр. Аларны туры юлдан адаштыра алмыйм.
Аллаһы илчесе (с. г. в) Шайтаннан сорады:
– Синеңчә, кемнәр соң ул Аллаһының ихлас коллары?
– Берәүләр дирхәм динар (акча) ярата. Алар Аллаһыга карата ихлас түгел. Ә икенчеләр дирхәм, динарны яратмый, мактанмый, гамәлләрен кешегә күрсәтми. Менә шуннан мин аның Аллаһыга карата ихласлыгын беләм. Моны күргәч, бу кешедән качам. Икенчеләре байлыкка гашыйк, мактанырга ярата, аның йөрәгендә төрле хыяллар һәм дөнья ләззәте. Ул шул дөнья ләззәтенә ныграк бәйләнә бара һәм аны аннан кубарып алып та булмый. Алар арасында артымнан иярүчеләр, әмерләремне берсүзсез башкаручылар күп. Мал-мөлкәткә карата мәхәббәт иң зур гөнаһларның берсе булганын белмисеңмени?! Белмисеңмени син, Мөхәммәд (с. г. в), идарәгә гыйшык тоту һәм аңа омтылу, шулай ук, зур гөнаһларның берсе булганын?!
Шайтан алга таба дәвам итте:
– Әй, Мөхәммәд: белмисеңмени син минем җитмеш мең балам бар икәнен? Һәм аларның һәркайсын мин төрле җиргә күзәтүче итеп урнаштырдым. Шулай ук, һәрбер баламнан тагын җитмеш мең шайтан бар. Аларның бер өлешен карт ирләр, бер өлешен карт хатыннар янына җибәрдем. Ә яшьләргә килгәндә, алар белән тиз уртак тел табам һәм бернинди дә каршылык юк. Балаларым адәми затлар балалары белән теләгән хәтле уйныйлар. Бер төркем балаларымны ихласлы колларның балалары янына билгеләдем, ә икенче төркемен гөнаһлы колларның балалары янына җибәрдем. Шайтаннар алар янына килә, куеннарына керә һәм аларны тынгысызлый. Күпчелек балалар бернинди сәбәпсез начар сүзләр сөйли. Шул рәвешле, аларның ихласлыгын алам. Алар билгесезлек хәлендә була. Гыйбадәтләрендә ихласлылык югала, үзләренең ни хәлдә булганлыкларын төшенмиләр.
Шайтан ничек итеп бер монахны туры юлдан яздырганын сөйләде:
– Монах Барсиса җитмеш ел Аллаһыга ихлас гыйбадәт кылды. Шуның өчен аңа Аллаһы рәхмәтен кылды. Әгәр ул берәр авыру өчен дога укыса, Аллаһы аны кабул итеп, авыруга шифа бирде. Аны туры юлдан адаштыру өчен, чынлап торып алындым. Аны зина кылдырганчы, кеше үтергәнче һәм ахырдан көферлеккә төшкәнчегә чаклы калдырмадым. Бу зат хакында Аллаһы Үз китабында да әйтә. «Шайтан кешегә кәфер бул», – диде, ягъни иманнан, һидәяттән ерак булырга вәсвәсә кылды, ул кеше шайтанга ияреп, кәфер булгач, шайтан әйтте: «И, имансыз кеше, мин синнән бизүчемен, чөнки мин барча галәмне тәрбияләүче Аллаһыдан куркамын». (Хәшер-16)
Моннан соң шайтан начар гамәлләр һәм ул алардан ничек файдаланганын сөйли башлады:
ЯЛГАН
– Белмисеңмени син, әй, Мөхәммәд, ялган миндә, кем беренче ялган әйтә, бу – мин. Кем ялган сөйли, ул минем дустым. Белмисеңмени син, Адәм белән Һавага да Аллаһы исеме белән ялган ант итүче дә мин идем. Мин аларга: «Мин сезнең яхшы киңәшчегез», – дидем. Ялган ант итү җаныма шатлык өсти.
ГАЙБӘТ ҺӘМ ФЕТНӘ
– Кешеләр хакында аларда булмаган нәрсәне сөйләү, фетнә куптару – минем өчен бәйрәм һәм бу минем эшләрем җимеше.
НАМАЗ
– Әй, Мөхәммәд, әгәр дә берәү намазга басарга теләсә, аның янына киләм һәм: «Ят әле, вакыт бар, намазыңны аннан соң укырсың», – дим. Нәтиҗәдә, ул намазын вакыты чыккач кына үти. Әгәр дә ул мине җиңә алса, аның янына кешеләрдә булган шайтанны җибәрәм. Ул аны намаздан алып китәргә тырышачак. Әгәр дә монда да җиңә алса, аңа гыйбадәт кылганда комачауларга тырышачакмын. Аңа төрле вәсвәсәләр: уңга яки сулга кара, дип әйтәчәкмен һәм ул караячак. Шуннан мин аның маңгаеннан сыпырам һәм үбеп алам. «Син бик тә начар эш эшләдең», – дип аның фикерен чуалтам. Син беләсең бит, Мөхәммәд, кем намазда гел як-ягына карана, ул кешенең Аллаһы намазын кабул итмәячәген. Әгәр дә ул монда да җиңүгә ирешсә, намаз укучының янына якынаеп: «Намазыңны тизрәк укы», – дип вәсвәсә кыла башлыйм. Шуннан соң, бу бәндә намазын кызу укый башлаячак һәм томшыгы белән ашыгып-ашыгып җим чүпләүче әтәчкә охшап калачак.
Арча Үзәк мәчетенең икенче имамы Рәмис хәзрәт ГАРИФУЛЛИН.

Комментарии