«Бала тугач корбан чалсаң, сөякләрен ватарга һәм чабарга ярамый»

«Бала тугач корбан чалсаң, сөякләрен ватарга һәм чабарга ярамый»

Оныгыбыз гел авырый. Авыруга савыксын өчен чала торган корбан бар икән, дип ишеттек. Шул хакта язмассызмы икән.

Исемем редакция өчен генә.

Корбан Гаете узганнан соң редакциябезгә укучыларыбыздан, гомумән, корбан төрләре турында сораулар күп килде. «Корбан чалу бары тик Корбан Гаете көнне генә башкарыламы, аның нинди төрләре бар», – дип кызыксыналар. Бу сорауларга Казан шәһәренең Рамазан мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадимов ярдәмендә җавап эзләдек.

Солтан хәзрәт, корбан чалуның асылын аңлатып китсәгез иде, кешенең ниятләре нинди булса гына корбан кабул ителәчәк?

– Корбан китерү – Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган гамәл, «карубә» дигән фигыльдән килә, ул гарәп теленнән «якынаю» дип тәрҗемә ителә. Шушы гамәлебез аша төп максатыбыз Аллаһка якынаю булырга тиеш. Динебездә берничә төрле корбан бар. Нәзер, гакыйка корбанымы, шөкеранамы һәр корбанның максаты – Аллаһы Тәгаләгә якынаю булырга тиеш. Соңгы вакытларда, кызганыч, корбан чалулар, русча әйтсәк «для галочки» өчен генә башкарыла кебек – үтәдемме, үтәдем кебек булсын өчен генә чалучылар да бар. Алар шалтырата: «Хәзрәт, үзем килеп тормам, сезгә акчаларны карта аша гына күчерим дә, догаларын үзегез укып, итләрен дә үзегез таратыгыз инде», – диләр. Корбанның иң мөһим мәгънәсе – үзеңнән бер өлешеңне фида кылу, ягъни мохтаҗлар белән, кешеләр белән уртаклашу, алар белән бергә бәйрәм итү, аларның шатлыкларын күрү. Әгәр кеше бу әйберләрдән читтә калса, димәк моны чын күңелдән башкарып чыккан дип әйтүе авыр.

Беренче корбан Аллаһыдан әмер буларак Адәм галәйһиссәламнең ике малаена килә. Икесе дә корбан китерергә тиеш була. Берсе иген чәчкән, икенчесе сарыклар үрчеткән. Берсе бер кочак салам китерә. Бу салам басуда калды ни дә корбанга китте ни, аерма юк: «китердемме – китердем», кебек эшли. Икенчесе иң сәламәт, матур, кыйммәтле булган сарыгын корбан итеп китергән. Югыйсә, ул да бит иң эресен үрчетү өчен калдыра алыр иде.

Һәм берсеннән кабул була, икенчесеннән юк. Ни өчен? Аллаһы Тәгалә үзе җавап бирә – чөнки Аллаһ үзеңнән кадерле өлешең кергән, үзеңнең күңелеңдә урын алган әйберне генә кабул итә. Чын күңелеңнән китергән корбаның булуы шарт. Син сыерыңны китерәсеңме, дөяңнеме – аерма юк. Аның чын күңелдән китерелүе мөһим. Иң яхшысы, әлбәттә, үзең үстергән терлекне чалу. Ит ягыннан кыйммәтле түгел ул, аның кадере, дәрәҗәсе шунда ки – син аны кечкенә чагыннан бактың, ашаттың, эчерттең, ул үзе дә бер гаилә әһелең кебек сиңа якын була башлый. Шуңа күрә, авылларда, мәсәлән, кеше үз терлегенә кул күтәрә алмый – күршесен чакыра. Күршең синең терлегеңне чалса, син аныкын чаласың. Шушы якыныңны Аллаһы Тәгаләгә фида кылу – ул кадерле әйберең белән уртаклашу. Корбан чалуның да төп мәгънәсе шул. Әлбәттә, моның сиңа әҗере дә була. Корбан чалганда Аллаһ риза булсын дип эш итәргә генә кирәк. Безнең якларда моның белән бәйле булган бер хәлне әле дә сөйлиләр. 90нчы еллар башында бер әби килгән хәзрәт янына. «Мин – ялгыз карчык, 9 сарыгымнан башка бер нәрсәм дә юк. Балаларым да, туганнарым да… Корбан чалыйммы-юкмы, болай да мохтаҗ кебекмен», – дип сорый. Хәзрәт моңа бер сарыгын корбан итеп китерсә, начар булмасын аңлата. Карчык саранлаша – сарыкларның иң кечкенәсен, зәгыйфен чалырга ният итә, «Миңа бу да ярар», – ди. Берничә көннән соң, көтүгә чыгарган җирдән тугыз сарыкның сигезе югала, корбанга дигән иң зәгыйфь сарыгы гына кала. «Саранлашмасам, Аллаһ ризалыгы өчен эрерәк, зуррак сарыкны калдырсам яхшырак булыр иде», – дип уйлый карчык та.

Солтан хәзрәт, корбанның нинди төрләре була?

– Гакыйкә корбаны бар. Ул бала туу хөрмәтенә чалына. Асылында мондый мәгънә һәм ният ята: бала сау-сәламәт булсын, авырту – сырхаулардан интекмәсен, бәхетле булсын, якыннарына да бәхет китерсен. Гакыйкә корбаны Пәйгамбәребез Мөхәммәд г.с.в.нең хәдисләрендә дә килә. «Пәйгамбәребез тугач, шатлыктан 100 дөя чалынды һәм фәкыйрьләргә таратылды», – диелгән. Бу корбанны гадәттә, бала туып 7 көн узгач китерәләр. Кыз баладан – бер сарык, ир баладан ике сарык чалалар – ир балага кимендә ике сарык чалынса, сөннәттән була. Ләкин мәҗбүрилек дигән әйбер юк, мөмкинчелек булса, хәленнән килсә генә. Аллаһы Тәгалә: «Теләсә нишләгез, бурычка батыгыз әмма миңа корбан китерегез», – дими. Хәзер булмаса, матди мөмкинлек бераз вакыттан соң барлыкка килергә мөмкин – шул вакытта да чала аласың. Бу үзеңнең шатлыгың белән уртаклашу, Аллаһка рәхмәт әйтү кебек. Гакыйкә Корбанын сабыйның әти-әнисеме, әби-бабасымы – кем чалса да ярый. Әмма аның бер үзенчәлеге бар. Хайванның сөякләрен балта белән чапмаска, сындырмаска, буыннардан гына ычкындырырга кушалар. Баланың да аяк-куллары сынмасын, җәрәхәтләнмәсен дип эшләнә ул. Бу чалынган корбан белән бала арасында бер элемтә барлыкка килә дип санала.

Шундый хәлләр булды – кемнәрдер мәчеткә килә дә, сөйлиләр: «Балабыз еш авырый башлады». Сорашасың – корбан чалмаганнар, ул хакта белмәгәннәр дә. «Матди хәлегез мөмкинлек бирсә, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип, корбан китерегез», – дим. Иң кызыгы шул – бу эшләрне башкарып чыкканнан соң, балалары чынлап та авырудан туктый. Аллаһ ярдәме белән, сырхауларыннан пакълана.

Ә гакыйкә корбанының итен нишләтергә?

– «Бисмилләһ» әйтеп, ашарга. Бөтенесен үзе ашаса да, таратып бетерсә дә була, яртысын таратып, яртысын калдырса да мөмкин – монда өч өлешкә бүлү дигән нәрсә юк. Әмма бер шарты бар, кешеләргә таратса да, аңлатырга тиешле: итләрен ашаганнан соң, аунап ятмасын өчен, сөякләрен күмеп кую тиешле.

Укучыларыбызны аеруча нәзер корбаны бик кызыксындыра. Аның хакында да аңлатып китсәгез иде.

– Нәзер корбаны. Берәр кешенең берәр эше килеп чыкмый икән, ул нәзер әйтә ала: «Әгәр дә барып чыкса, корбан чалыр идем», – ди. Яки, мәсәлән, балаңны армиягә җибәргәндә: «Балам исән-сау кайтсын, корбан чалдырачакмын», – дип ниятли. Бу эшләрдән соң китергән корбан – нәзер корбаны була. Ләкин шунысы бар – нәзер әйткәнсең икән, син аны үтәргә дә тиешле. Үтәмәсәң, афәтләр, бәла-казалар килергә мөмкин. Һәм шул ук вакытта, нәзер корбанының шифасы, файдасы да зур. Мәчеткә бер кеше килгән иде. Моның умыртка баганасында бүсере бар, бик авырта һәм операция ясатырга тиешле. Ләкин операциясе уңышлы узачакмы-юкмы, билгесез. Иллегә-илле дигәннәр, йә сәламәтләнә, йә гарип кала, чөнки бүсере нерв җепселләренә бик якын урнашкан. Моңа бер танышы әйткән: син: «Авыртуларым бетсә, корбан чалам», – дип нәзер әйт тә, эшлә шуны – булышмый калмас, дигән. Бу сүзләрне ишетеп, шикләнеп кенә мәчеткә килде, «Хәзрәт, чиратка язылсам буламы?» – ди. Беренче адымын ясап, корбан чалдырырга чиратка гына язылган иде, берничә көннән соң шалтырата: «Нәрсә аркасында бу, белмим, әмма көн саен авырткан билем сызлаудан туктады, операция дә кичектерелде», – ди. Монысы чын булган хәл, үзебезнең мәчеттә булды.

Нәзергә килсәк, кеше аны әйтүне бик ярата, ләкин оныта. Аннан соң ул кешегә бәла-казалар, авыртулар, сынаулар килә башлый.

Кайвакыт кеше килә, нәзерне артык күп әйткән булып, онытып бетерүе, үтәмәве сәбәбендә бертуктаусыз авыртулар килә моңа. Андыйларга онытылган нәзерләр хөрмәтенә корбан чалырга киңәш бирәм. Нәзер корбанының бер үзенчәлеге бар, аны чалган кеше һәм аның якыннары иттән дә, ул ит пешерелгән шулпадан да авыз итәргә тиеш түгел. Тулысынча таратылырга тиеш ул.

Солтан хәзрәт, болардан тыш, бөтен әйберләрең уңышлы барган өчен Аллаһка рәхмәт йөзеннән чалына торган корбан да бар бугай?

– Анысы шөкерана корбаны дип атала. Бу корбанның итен кеше ничек тели, шулай тарата. Әгәр таратасы килми икән, тулысынча үзенә калдырса да була. Хаҗәт корбаны турында ишеткәнегез бардыр бәлки. Монысы теләк теләгәннән соң чалына торган корбан. Теләк ул нәрсә? Ул бер орлык кебек. Аны теләү – орлыкны җиргә утырту гына ул. Ә суын кем сибә, кем ашламалый? Боларын башкару өчен, орлык тизрәк үссен, ягъни теләгең тизрәк кабул булсын өчен хаҗәт корбаны чалына. Бар шулай ук вәҗиб корбаны. Көндәлек тормышта кирәк булган әйберләрдән тыш, көмеш нисабы кадәр малы булган кешегә үзенең исеменнән корбан чалып, гаиләсен һәм фәкыйрьләрне хөрмәтләү – вәҗиб. Бу эш Корбан Гаетенең беренче өч көнендә башкарыла, әмма өченче көнне кояш батканнан соң чалу дөрес булмый. Чалгач, ике рәкәгать намаз укыла, шөкерана кыла: «Йә Раббым, шөкер, хәлле кылдың, шөкер мохтаҗ түгелмен, корбан чала алам, шушы изгелегем белән сиңа якыная алам»… Бу корбан 3 өлешкә бүленә, беренчесе –фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга таратыла, бер өлеше туганнарга һәм күршеләргә, яки аш уздыру өчен тотыла, ә өчтән бере чалган кешенең үзенә кала. Кешенең бурычы акчасына караганда күбрәк булса, корбан чалу аңа вәҗиб дәрәҗәсендә түгел, мөмкинлегенә карап чала.

Корбанлык малга таләпләр

– Корбан итеп дөя, сыер, сарык яки кәҗә кебек пар тояклы хайваннар гына чалына. Ат кебек хайваннар, тавык, каз ише кошлар корбанга ярамый;

– Сарыклардан башка маллар ана затыннан булырга тиеш;

– Куй, сарык һәм кәҗә – һәрберсе берәр генә кеше исеменнән корбан ителә, ә сыер яки дөяне җиде кеше исеменнән корбан чалу рөхсәт ителә;

– Корбанга дигән куй, сарык яки кәҗәгә бер яшь, сыерга ике яшь һәм дөягә биш яшь тулган булырга тиеш;

– Корбанлык мал зур һәм симез булса, алты айлык куй һәм сарыкны корбан итеп чалырга да мөмкин, әмма бер яше тулмаган кәҗәне корбанга чалу ярамый;

– Корбанның тиресен яки шул тиренең бәясен фәкыйрь кешегә сәдака итеп бирү яхшы гамәл. Корбанның тиресен сатып, акчасын үз кирәгеңә тоту ярамый, әмма сатмыйча күн яки тун тегү рөхсәт ителә;

– Корбанлык өчен ак яки күк төсендәге, бөтен әгъзалары камил, сәламәт, зур мөгезле симез тәкә хәерлерәк санала;

– Бик ябык, йөри алмаслык аксак; бер колагының, бер мөгезенең яки койрыгының өчтән бер өлеше киселгән; бер күзе сукыр, колаксыз яки койрыксыз хайваннар корбанга ярамый.

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии