Никах – Аллаһның рәхмәте

Никах – Аллаһның рәхмәте

Мөселман гаиләсе диюгә, күз алдына иң беренче никах килә. Бүгенге көндә яшьләр арасында «гражданский брак» белән яшәп карыйбыз дигән сүзне еш ишетеп, гаҗәпләнеп каласың. Әти-әниләрнең дә бу хакта белүләрен белгәч, чыннан да борчуга төшәсең. Борын-борыннан безнең буынга кадәр сакланып килгән йола бар. Ул – егетнең әти-әниләре белән кыз сорарга баруы (халыкта «кыз аклашырга» бару диләр иде), ике якның да туганнарын чакырып, никах мәҗлесе үткәрү, туй ясау һәм килен төшкән йортка «килен ашы» дип, Коръән мәҗлесләрен үткәрүләрнең барысын да сызып ташлау түгелме бу? Аллаһ Тәгалә каршында ничекләр җавап бирербез?

Аллаһы Тәгалә Адәм Галәйһиссәламне яраткач, аны җәннәт бакчасына урнаштыра. Ул анда җәннәт чишмәләреннән сулар эчә, җәннәт җимешләре белән нигъмәтләнә. Әмма аңа бик тә читен була, ул елмая да, көлә дә алмый. Шулвакыт ул Аллаһы Тәгаләгә ялварып-ялварып дога кыла: «Миңа үз тиңемне ярат, Раббым!» Аллаһы Тәгалә аның догасын ишетә һәм йоклаган мәлендә үз тәненнән, йөрәгенә якын урыныннан сул як кабыргасын алып, анабыз Һаваны бар кыла. Аларга Җәбраил фәрештә никах укып, дөньядагы халыкны бар кылдылар. Коръән Кәримдәге «Рум» сүрәсендә болай диелә: «Аллаһның кодрәтенә дәлил буларак, Ул сезнең өчен үзегездән хатыннар бар итте, алардан тынычлык табар өчен. Шуның белән сезнең арагызга мәхәббәт һәм мәрхәмәт салды». Аллаһы Тәгалә моннан 1400 ел элек иңдергән китабында «Бу дөньяда бар нәрсәне: җир үстергән үсемлекләрне, кешеләрне һәм кешеләр белми торган нәрсәләрне парлы яраттым», – диде.

Без зиналардан, бозыклыклардан пакъ булсын өчен, Аллаһы Тәгалә никахны бар кылды. Никах ул – Аллаһы Тәгаләнең яшьләргә берсенә – хатын ире, икенчесенә ир хатыны булып яшәр өчен рөхсәте, рәхмәте. Никахка кадәр алар бер-берсенә харам иделәр, никахтан соң хәләл булдылар. Никахсыз гаилә корырга, яшәргә ярамый. Моның зур гөнаһ – зина икәнен, никахсыз җенси мөнәсәбәтләрнең тискәре нәтиҗәләре хакында һәр ата-ана үз улына-кызына аңлатып үстерергә тиешле. Аллаһы Тәгалә «зинага, ягъни фәхишәлеккә якын да килмәгез. Ул әшәкелек», – диде. Балалары «гражданский брак» белән яшиләр икән, моңа бу дөньяда да, Аллаһы Тәгалә каршында да әти-әни каты җавапка тартылачаклар. Чөнки балалары дөньяга килгәч, алар өстенә Раббыбыз бала хаклары тапшыра. Бу – мөселманча матур исем кушу, күкрәк сөте белән имезү, хәләл ризык белән генә туендыру, дөньяви һәм дини гыйлем бирү һәм соңгысы балигъ яшенә җиткәч, үз тиңенә никахлаштыру булса, монысын үтәмичә (Аллаһы Тәгаләнең газабыннан куркырга кирәк), балаларыңның зина кылуына риза булу. Үткәннәргә күз салсак, 70 ел дин тыелган ачлык-ялангачлык заманнарда да әти-әниләр балаларына качып никах укытканнар, чөнки алар Аллаһы Тәгаләнең газабыннан курыкканнар. «Холкыбыз туры киләме икән, шуны белер өчен башта берәр ел яшәп карыйбыз әле», – дигән яшьләребез бик еш очрый. Холык туры килмәсә, нишлибез? Тагын бүтәннәр белән берәр ел холкыбызны сынап карыйбызмы, башкалар кочагына керәбезме инде? Холык туры килә торган пар тапканчы шулай дәвам итәчәкме бу? Аллаһ сакласын! Җенси өлгерү чоры балада Аллаһтан курку хисен тәрбияләү өчен иң үтемле вакыт, чөнки ул тыелган гамәлне татып карау мөмкинлеге белән очрашачак. Шайтан бу әйберне матур ләззәткә әйләндереп, рөхсәт ителмәгәннәрне эшләргә котыртып, гөнаһлы итәчәк. Бүгенге көндә интернет челтәре һәм башка чаралар яшьләргә бу өлкәдә «гыйлем» тупларга зур мөмкинлекләр тудырды һәм аларны күзәтеп тору да мөмкин түгел. Бозыклык күрсәтүче сайтлар һәрдаим үзләренә кызыктырып, яшьләрнең аңын адаштыруга китерә. Әгәр бәләкәйдән үк никахсыз яшәгән өчен һәм барлык бу дөньяда кылган начар гамәлләр өчен, Аллаһ каршына кайткач, кыямәт көнендә җавап бирәчәгебезне аңлатсак, алар бу сайтларга кереп карамаслар, андагы «гыйлемне» кабул итмәсләр. Аллаһның газабыннан куркырга кирәклеген балаларга аңлату бу чорда бик тә мөһим. Исламда егет белән кызның никахка кадәр мөнәсәбәтләре катгый тыелганын, интим мөнәсәбәтләрнең никахлы ир белән хатын арасында гына булырга тиешлеген аңлату кирәк. Никахтан тыш җенси мөнәсәбәтләр өчен шәригатьтә бирелә торган җәза – гаиләсенә хыянәт иткән кеше ташлар атып үтерелергә яки кыйналырга тиеш. Никахсыз җенси мөнәсәбәтләргә кергән гаиләсез кешене тоткынлыкка алалар, йөз мәртәбә камчы белән суктыралар. Ахирәткә күчкәч газап тагын да каты булачак.

Никах – гөнаһлы теләкләр ялкынын сүндерүче ут кебек. Пәйгамбәребез «Өч көнлек гомерең булса да, никах белән яшә», – дигән. Без балаларыбызга үз хисләрен, теләкләрен бәйдә тотканнары өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә лаек кешеләр арасында булачагын әйтергә тиешбез. Пәйгамбәребез: «Аллаһтан башка беркемнән яклау булмаячак Кыямәт көнендә. Аллаһ Үзенең гарше күләгәсенә яшерәчәк җиде кеше арасында Аллаһтан куркып, гүзәл хатын вәсвәсәсеннән баш тарткан бер егет тә булачак», –диде.

Кемнәрдер качып-посып «гражданский брак» белән яшәгәндә, аларның яшьтәшләре әти-әниләре белән кыз сорарга бару, Аллаһы Тәгалә кушканча, пәйгамбәребез сөннәтенчә, туганнар каршында, ике якның да әти-әниләренең ризалыгы, шаһитларның шаһитлыгы белән, мәһәр килешүе һәм ике яшь йөрәкнең ризалыгы белән гомер буена көтеп алган никах мәҗлесендә ак күлмәкләрдән утыру, яшьләргә һәм үзеңнең балигълык яшенә җиткән бәгырь җимеше булган кыз балаңны гомерлеккә үзенә хатынлыкка сорап килгән мөселман егетенә тапшыру – әти-әни өчен дә көтеп алган зур шатлык. Күпләрнең соңгы елларда зур итеп никах мәҗлесе яки хәмер кулланмыйча мөселманча туйлар белән кавышулары зур сөенеч. Мондый бәхет бар яшьләргә дә эләкми шул. Дөньяда никахлы мөселман гаиләсе туу нинди куаныч ул, кардәшләрем!

Азнакай районы, Татшуган авылы

имам хатыйбы Равил хәзрәт ДӘҮЛӘТ

Комментарии