Кичерегез безне, сабыйлар

Кичерегез безне, сабыйлар

Бу дөньяда күбрәк яшәгән саен, ак белән караның янәшә икәнлегенә тагын да ныграк ышанасың… Яхшылык кырыенда –һәрчак үзенең мәкерле канатларын җәеп явызлык, игелек кырыенда – мәрхәмәтсезлек, иманлылык янында – имансызлык янәшә йөри бүген, кызганыч. Без – адәм балаларын шушы җиргә Аллаһы Тәгалә игелекләр, изгелекләр кылырга, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга, кунак кына гомерне бары тик матур гамәлләр белән бизәргә һәм, әлбәттә инде, сынар өчен җибәргән. Әйе, әйе, сынар өчен… Төрле авыр хәлләрдә, мәшәкатьләр килеп туганда безнең үзебезне ни рәвешле тотачагыбызны тикшерер өчен, ул безгә һәрчак сынауларын юллый һәм шул рәвешле безгә үз бәясен бирә.

Йөрәгемдәге әрнү-сагышларыма чыдар әмәл калмаганга әлеге язмамны язар өчен кулыма каләмемне алдым бүген. Тормышның әчесен-төчесен күп татысам да, шушы араларда күз алдымнан кичергән вәхшилек төн йокыларымны урлап, тынычлыгымны качырды.

Безнең Азнакаебыз бик кечкенә бит ул. Шәһәрдә булган вакыйгалар минуты-сәгате белән бөтен шәһәргә ишетелә. Әлбәттә инде, бу вакыйганы да күпләр ишетми һәм тетрәнми калмагандыр дип уйлыйм. Нинди вакыйга диючеләр, ишетми калганнар өчен язмама бераз ачыклык кертеп үтәргә телим.

Җиргә шаулап язлар килгән бер көндә шәһәребезнең Нефтьчеләр урамында бер зур гына, матур гына эт пәйда булды. Үзе бер дә урам этенә охшамаган иде ул. Белмим, кайсы вөҗдансызы монда китереп ташлагандыр аны, анысы билгесез, шушы эт көн дә юлымда очрый башлады. Игътибар белән караган кешегә аның бәби имезүче әнкә эт икәне мәгълүм иде. Шушы бичара хайван кешеләрне кибеткә кадәр озата бара да, аларның чыгуын дүрт күз белән көтеп ала. Нишләсен соң, балаларын ашатырга кирәк ич. Башкача нәрсә эшли ала ул? Ичмасам, теле булса: «Әй сез, кешеләр, зинһар ярдәм итегез!» – дип ялварыр иде дә бит…

Әйе, мәрхәмәтле кешеләр, бәхеткә, әле күбрәк бездә! Шушы сабыйны сүзсез дә аңлап, кем сосиска, кем эт ризыгы алып сыйлый башлады бер мәлне. Әй ул бахырның күзләрен күрсәгез!!! Кеше дә шулкадәр рәхмәтен аңлата белмидер. Әле бит ул аны үзе ашамый, өч нәни көчеге янына ашыга… Менә бит ана инстинкты нишләтә!

Шул рәвешле көннәр үтә торды, мәрхәмәтле кешеләр әнкәсен дә, көчекләрен дә сыйлый торды. Үзем дә бу игелектән читтә калмадым. Алар ышыкланган бина баскычы кырыннан кеше өзелеп тормады. Көчекләр матур гына үсеп, инде урамга да чыга башладылар, әмма кешеләрдән курку сәбәпле якыная башлауга баскыч астына кереп яшеренделәр. Әнкәләре дә җанын бирердәй булып саклады инде үзләрен.

Көннәрдән бер көнне шушы бичара җаннар шул йортта яшәүче бер вөҗдансыз бәндәгә ошамый. Әле таяк белән сугып, әле таш атып, бу мескеннәргә көн күрсәтми башлады ул карчык. Соң бит, шушындый этләрне җыя торган махсус приют бар шәһәрдә. Яхшылап аңлаткан очракта ярдәм кулын сузмый калмаслар иде.

Әйе, берничә мәртәбә килделәр ул приют кешеләре бу сабыйларны алырга, тик тота гына алмадылар. Теге явыз карчык башына җитте бу бичараларның. Башта бер көчекне агулады… Аннары әниләрен… Шушы мескеннәрнең ничек интегүләре бүгенгедәй күз алдымда. Чарасызлыктан елый-елый әрнүләремне үзем генә беләм. Мәрхәмәтле кешеләр белән ничек булдыра алдык, ярдәм итәргә тырыштык та бит, тик… гомерләрен генә саклап калып булмады бичараларның…

Шушы хәлләрдән соң, озак вакыт аңыма килә алмый йөрдем. Әлеге бәндәгә карата булган нәфрәтем күкрәгемдә ут булып кайный бүген дә. Тик, «Шакшыга кагылсаң, исе килә» дигән бик тә мәгънәле сүзләрне искә төшереп, тынычланмый чарам калмады. Аллаһ барын да күреп, белеп торучы. Бу карчыкны аның хөкеменә калдырыйк. Хайван күз яше, хайван рәнҗеше-кеше рәнҗешеннән дә көчлерәк диләр. Без кешеләрне генә кичерә күрсен иде лә ул бичаракайлар…

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии