- 17.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №32 (15 август)
- Рубрика: Иманга юл
Әссәламәгаләйкүм мөселман кардәшләр!
Бүгенге көндә Валиулла Якуповны үтерү һәм Илдус Фәизгә каршы шартлау оештыруда шикләнгән, бер гаепсез кешеләр төрмәдә утырырга мәҗбүр. Мин шуларның берсе.
Монда «беспредел» бара. Бер гаепсезгә, тик торганнан утыртып куйдылар бит. Мин 2 нче августтан башлап, хакимият башбаштаклыгына каршы ачлык игълан иттем.
Әкренләп физик хәлем бетеп бара. Тиздән ятып кына тора алачакмын! Шуңа язып калырга булдым. Күп көрәшергә туры килде, чөнки монда мыскыл итәләр. Көнгә бер тапкыр әчегән ботка бирделәр. Тавышланган идем – миңа килеп ябыштылар. Ике көн инде «прогулкага» алып чыкмадылар, бүген дә алып чыкмаслардыр. Дүрт стена арасында көне буе утырып кара әле син!
Татар халкы бирешмәде һәм бирешмәячәк! Аллаһ боерса!
Сүзләремне газетага бастырсагыз иде. Зур рәхмәтләр белән,
Гомәр хәзрәт Батырша.
07.08.2012
РЕДАКЦИЯДӘН. Әлеге псевдоним артындагы кеше – Биектау районыннан Айрат Шәрипов. Ул башка шикләнелүчеләр кебек үк иреккә чыгарылды. Әмма бу язма газетаның басма вариантында чыкканда, ул тоткынлыкта иде.
Комментарии