- 17.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №28 (17 июль)
- Рубрика: Иманга юл
Бервакыт зур бер дәүләт җитәкчесе шундый фикер әйткән: «Дусларыма үзләре теләгәнчә эшләргә, дошманнарыма закон кушканча гына эшләргә мөмкинлек бирәм», – дигән. Бүгенге Русия империясендә дә нәкъ шулай эшләнә түгелме? Мөселман хатын-кызларыбызның, мәктәп укучыларының яулык бәйләп йөрүе күптән инде православие хакимлек иткән РФ дәүләт түрәләренең ачуын чыгара. Элекке елларда, яулык бәйләгән хатын-кызларны атлаган саен полиция (элек милиция) хезмәткәрләре урамнарда туктатып, паспортларын тикшереп, сумкаларын тентеп, үтеп баручы кешеләр алдында мыскыллыйлар иде. Хәзер инде мәктәп балаларына каныга башладылар. Ләкин, башка юл – прокуратура хезмәткәрләре куллары белән. Ставрополье өлкәсендә тотынган шаукым Татарстанга да үз җимешләрен китерде. Биектау районы прокуроры урынбасары Тимофеевның өстәл кагып укытучыларны куркытуына әле Татарстан прокуратурасы аңлатма биреп өлгермәде, Түбән Кама шәһәренең 5нче мәктәбенә бәйләнә башладылар. Аңа кадәр кыш уртасында Казан медицина көллиятендә дә шуңа охшаш күренеш булган иде. Имештер, баш яулыгы укучының уку процессына комачаулый! Хәтта Русия Президентына да яулык мәсьәләсе буенча сорау бирделәр. Ул: «Мәктәп – дөньяви учреждение, ул диннән аерылган булырга тиеш», – дигән фикер әйтте. 2013нче елның 1нче сентябреннән гамәлгә керүче яңа законның 3нче маддәсенең 1нче пунктында да мәктәптә белем бирү дөньяви характерда гына булырга тиеш диелгән. Ә менә бу хәлләргә Русиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко карашы бөтенләй мантыйкка сыймый: «Балаларның һәм яшүсмерләрнең дәрестә һәм физкультура белән шөгыльләнгән вакытта бинада баш киемендә йөрүе… төрле авырулар китереп чыгара, шулай ук баланың күрү почмагының тискәре үзгәрүенә китерергә мөмкин», – диелгән. Менә сиңа! Мин монда Онищенконың фикеренә каршы, кешенең сәләмәтлегенә баш киеменең ничек тәэсир итү хакында Сәмәния Шәрипованың «Кеше. Сәламәтлек. Ислам» дигән фәнни хезмәтеннән башкачарак фикер җиткезергә булдым… «Ә баштагы ак кием ул башта явыз уй-ният юклыгын белдергән. Калфакны да бит башның ал өлешенә, ягъни минең уйлый торган – чәчсез өлешенә кигәннәр. Сәләмәтлектән тыш әле йөзгә ул күркәмлек тә биргән. Ә ир җенесеннән булган кешегә тагын да камилрәк баш киеме – түбәтәй уйлап тапканнар. Түбәтәй баш миенең алгы өлешен генә түгел, чигә тамырларын һәм арт чүмечне дә каплый.
…Дүрт почмаклап бәйләнгән яулыкның да эчтәлеге шуннан гыйбарәт: ул, арка ягыннан шушы ук салкын һәм эссегә сизгер зонаны җәен артык эсседән, кышын салкыннан каплап саклый. Яулыкның ак булуы да шарт. Беренчедән, ак төс кояш нурларын кире кайтарып, башны эссе тиюдән сакласа, икенчедән, ул һәрвакыт чиста була…
Бала итәкле озын күлмәк киеп йөргәндә үкчәгә тиеп, артык нәфселектән тыю чарасы булган. Нинди төсле киемне кайда киюгә дә (Болгарда) зур әһәмият бирелгән һәм бу төсләр зур осталык белән сайланган…».
Менә безнең хөрмәтле Галимәбез яулык бәйләгәндә төрле авырулар китереп чыгаруын да, күрү почмагының тискәре үзгәрүен дә тапмый. Киресенчә, баш киеменең кешегә файдалы икәненә генә басым ясый. Бу хакта өстәп шуны да әйтәсе килә: очучылар, космонавтлар, барлык төр бронялы хәрби техника эчендә утырып хезмәт итүчеләр, барысы да күп еллар шлемафоннардан ич! Әле бер хәрби табибның да шлемафон кешедә авыру чыгара, күзен сукырайта дигәне юк! Димәк, ислам дине кануннары белән яшәргә тырышучыларга каршы ниндидер санитар таләпләр уйлап чыгарыр өчен, нигез итеп, хакыйкатькә туры килми торган, исбатланмаган, Г. Онищенко уйдырмасын такмакчы булалар.
Өстәп шуны да искәртим: бар халыкка да правослау дине тамгасы төшерелгән паспортлар бирделәр, башка дин тотучыларның моңа каршы булуына карамастан. РФ Армиясендәге, МВД, МЧС, РЖД орден-медальләрен дә шулай ук правослау дине тамгалары белән чыгаралар. Казан шәһәрендә урнашкан танк хәрби училищесы яныннан узганда һәркем игътибар иткәндер: аның КПП түбәсенә зур итеп христиан дине тамгасын элеп куйганнар. Ул әллә хәрби часть, әллә чиркәү. Хәрби часть дигәннән, хәзер Русия армиясендә һәр подразделениядә правослау дине атакайлары штат буенча хезмәт итәләр. Элеккеге Ленкомнаталар урынында «молильный» бүлмәләр эшләп ята. Анда правослау дине атакайлары, чукынмый калган егетләрне правослау диненә өндәп, чукындыру белән шөгыльләнәләр. Алай гына да түгел, «Российская газета» хәбәр итүенчә, РФ армиясендә правослау подразделенияләр дә бар икән. Ә «Гудок» газетасы хәбәр итүенчә, Красноярск шәһәрендә кадетлар мәктәбе ачканнар: «…Көненә 8 мәртәбә дога кылу, ай саен чиркәүгә йөрү…» монда гадәти күренеш.
Мәскәү тимер юл вокзалларында правослау гыйбадәтханәләрен оештырып эшләтә башлаганнар. Аэропортларда да бу эшне җайга салып киләләр.
Югарыда китерелгән гамәлләрнең барысы да РФ дәүләтенең «светский образына» туры килә икән. Ә кыз балаларның башларына яулык бәйләве «светский образга» туры килми, имеш. Яки, язманың башында китерелгән җөмләне, «Русия империясендә правослау дине кешесенә ни теләсәшуны эшләсә дә ярый, ә мөселман кешесенә барысыда закон буенча гына булырга тиеш»,диеп әйтәсе килә. Ә, законнарны, ничек кирәк шулай итеп, шул ук правослау дине кешеләре кулындагы хөкүмәт чыгара.
Көт тә тор: бүген яулык салдырып, иртәгесен барысына да бертөрле, армиядәге кебек форма киертерләр. Барысы да бертөрле формада булгач, алар белән җитәкчелек итәргә дә уңайлы. Икенче елда, яңа законнар чыгарып, строй белән чиркәүгә кертеп «освящать» итәрләр. Яулык сәясәте әле уенның башы гына диеп уйларга кала. Әнә, Краснодар өлкәсе, Абинск районында мәктәптә укучы кызлардан гына торган взводлар төзеп куйганнар инде…
Расих ҖӘЛӘЛ.
Казан шәһәре.
Комментарии