ХАҖ МАҖАРАЛАРЫ

(Кереш сүз)
Аллаһы боерса, июльнең 20сеннән барча мөселманнар изге Рамазан аена керербез, ураза тотарбыз. Аннан соң инде динебезнең биш нигезенең берсе – хаҗ кылу вакыты да килеп җитәр. Без сезгә Чаллы шәһәренең «Тәүбә» мәчете имам-хатыйбы Идрис хәзрәт Галәветдиннең «Хаҗ маҗаралары» дигән әсәрен тәкъдим итәбез. Бу әсәр хаҗга җыенучылар өчен бер дигән дәреслек, әлегә хаҗ кылырга мөмкинлеге булмаучылар өчен исә кызыклы вә гыйбрәтле кыйссса булыр, дип өметләнәбез.
***
…Аллаһы Тәгаләгә ышанган, аның газабыннан курыккан һәр кешенең хаҗга барасы килгән шикелле, минем дә Мәккә шәһәренә барып Аллаһының әмерен үтәргә, хаҗ кылырга теләгем бар иде. Әлхәмдулилләһ, ул теләк әле бүген дә юк түгел, барган саен барасы гына килеп тора.
Хаҗ гыйбадәте – авыр, мәшәкатьле, ләкин әҗер-савабы күп булган гыйбадәт. Раббымның әмерен үтәгән хаҗиларның күбесе: «Эх, яңадан тагын бер кат барасы иде», – дигән теләктә яшиләр.
Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате, ярдәме белән әлхәмдулилләһ, 1989 елны Бохара мәдрәсәсен тәмамлап кайттым. Раббым бәхет капкаларын ачты: күптәнге изге ниятемне тормышка ашыру өчен рәхимле бәндәләрен сәбәпче итте. Безнең халыкта: «Сиңа язган ризык тешеңне сындырып керә», – диләр.
Фарыз гамәлне башкару теләгем бик көчле булды, Аллаһыдан дога кылып сорадым. 1992 елда гарәп патшалыгы хаҗ кылырга теләгән кешеләргә тагын хаҗга бару мөмкинлекләрен тудырды. Бу юлы Диния нәзарәте мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин: «Син быел Самарадагы Вагыйзь хәзрәт белән бергә хаҗиларга җитәкче булып барасың», – дигән хәбәрне җиткерде. Бу хәбәрне ишеткәч башым түшәмгә тигәндәй булды, көтмәгәндә шундый хәбәр алу шулкадәрле шатлык булды ки, хәтта шатлык-сөенечтән төн йокыларым качты.
Хаҗга баручы мөселманнарның туплану урыны Уфа Диния нәзарәтендә булды. Ул чагында хаҗ сәфәре май-июнь айлары тирәсендәрәк булган вакытлар. 1992 елда хаҗга баручыларның саны 300ләп кеше булды. Шуның яртысы үзбәк, таҗик, калганнары татар һәм башкорт халкы иде. Элгәре СССР заманында бөтен кешедә бертөрле паспорт булгач, безнең читкә чыга торган паспортларыбыз да (загранпаспортлар) бертөрле иде.
Хаҗ кылырга ниятләгән юлдашларымның кайберләре ерак җирләрдән: Үзбәкстаннан,Таҗикстаннан бер атна-ун көн алдан Уфага килеп төшкән икән. Мосафирларның кайберләре кунакханәләрдә, кайберләре дус-ишләрендә, туганнарында урнашкан булса да, хаҗга баручыларның бик күбесе мәчеттә яшәде. Чөнки мәчеттә яшәү бушлай иде. Хаҗ кылырга җыелган мөселманнар мәчет ишегалдындагы алмагачлар астында хозурлана-хозурлана бик зур казанда пылау пешерәләр. Ачык һавада, бисмилләһ әйтеп әзерләнгән пылауның исе хушландыра, һичшиксез бу ризыктан авыз итәсе килә башлый. Мөселманнар бу тәмле пылауны яшел чирәм өстенә утырып, ләззәтләнә-ләззәтләнә ашадылар. Мин дә ризыкландым. Аннары табындашларым белән сәфәрләребез уң булсын дип догалар кылдык. Шулай һәр көнне тәмле ашлар пешереп, хаҗ сәфәре башланганчыга кадәр берничә көн барыбыз да шунда тату гаилә сыман бергә яшәдек.
(Дәвамы киләсе санда.)
Идрис ГАЛӘВЕТДИН.ХАҖ МАҖАРАЛАРЫ , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии