- 17.06.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №24 (17 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
Болгар бабаларыбыз рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән көнне билгеләп үтү максатыннан, 20нче ел рәттән Спас районының Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены» уздырыла. Быелгы җыен Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүгә 1120 ел тулуга багышланды. Һәм 13 июньдә Русиянең 20дән артык төбәгеннән 15 мең чамасы милләттәшебез шул бәйрәмгә җыелды. Алгы сафларда мөфти-хәзрәтләребез, галимнәребез, җәмәгать эшлеклеләре.
— 1420 ел элек Шәһри Болгарда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең өч сәхәбәсе килеп, Аллаһы динен таныта башлаган. Аңа кадәр дә болгар бабаларыбыз Тәңре бер дип, бер Раббыбызны танып яшәгән. Никадәр халыклар, милләтләр арасында, әлһәмдүлиллаһ, иң беренчеләрдән булып хак динне кабул иттеләр. Гасырлар буена саклап килделәр, — ди Русия Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.
«Изге Болгар җыены» Тәлгать Таҗетдин тарафыннан 1989 елдан бирле оештырыла. Аның сөйләвенчә, ул вакытта Болгар бөтенләй онытыла язган. Качып-посып кына бирегә килә торган булганнар. 1989 елны 28 илдән вәкилләр чакырылган. Кыскасы, милли үзаң уяну, тарихка да күз салу, динебез асылын өйрәнү — шушы җыеннан башланган.
1989 елдан алып 2006 елга кадәр «Изге Болгар җыенын» Үзәк Диния нәзарәте оештыра. 2006 елдан Татарстан Диния нәзарәте, Русия мөфтиләр шурасы һәм Татар конгрессы кушыла. Вәлиулла Ягъкуб сүзләренчә, 90нчы елларда Болгар җыенына өч-дүрт меңләп кеше җыела торган булган. Инде 2006 елдан дүрт оешманың берьюлы берләшеп, күмәкләшеп оештыра башлавы бу санның җиде меңгә кадәр артуына китергән. Быел 15 меңнән 20 меңгә кадәр халык «Изге Болгар җыены»на сәфәр кылган дигән мәгълүмат бар.
Аның 20 еллык тарихы булса да, эшләр гади генә бармый. Болгар җыенын — бидгать гамәл (Исламны бозучы яңалык — А.Ш.) дип атаучы мөселманнар, хәзрәтләр табылып кына тора. Бу бигрәк тә татар мөселманнар даирәсендә бәхәс уята, шик тудыра.
НӘРСӘ СОҢ УЛ БОЛГАР ҖЫЕНЫ?
Халык елдагыча Кече манара янына килеп, Тәлгать Таҗетдин вәгазен, тәүбә кылырга кирәклеге хакында үтемле үгет-нәсыйхәт тыңлый. Быел да шулай. Аннан күмәкләшеп дога кылалар. Милләтебезнең, үзебезнең үткән хата-кимчелекләренә истигъфар, тәүбә итәләр, бүгенгебез, киләчәгебез өчен дога кылалар. Аннан Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы укыла.
Кайберәүләр фикеренчә, шушы җыеннар Исламны бозуга китерә дә инде. Тик ни рәвешле?
БОЛГАР ҖЫЕНЫ БИДГАТЬМЕ?
Тәлгать хәзрәттән Болгар җыены хакында сорашканнан соң, аның кайберәүләр тарафыннан кабул ителмәве, бидгать гамәл дип санауларын искә төшердем.
— Әйтсеннәр. Һәркем үз фикерен белдерә ала. Ләкин без бирегә килеп, “Изге Болгар — изге шөкер җыены”, дип әйтүне, гамәл кылуны дәвам итәчәкбез. Бергәләшеп шөкер кылуыбыз — аның төп әһәмияте. “Ялгыз гына да яхшы, ләкин җәмәгать белән бергә булганда, савабы 27 өлеш артыграк”, – ди Пәйгамбәребез (с.г.в.). Намазда да шулай, изге гамәл кылганда да шулай. Аллаһының, шөкерана кылсагыз, нигъмәтемне арттырып бирәм, дигән вәгъдәсе бар. Дуслыгыгыз, мәхәббәтегез, бердәмлегегез артыр, ди. Аллаһыга шөкер итү – бидгатьме? Коръәни Кәримнең беренче аяте «Әлһәмдүлиллаһи раббил галәмин» дип башлана. Мең ел буе Исламда яшәп, арабыздан үткән ата-бабаларыбызны, никадәр милләт арасыннан мөселман булып яшәвебездә сәбәпче булган болгар бабаларыбызга дога кылу – бидгатьме? Коръәни Кәримдә: “Раббыбыз Аллаһы безне ярлыка, бездән элек иман белән үткәннәрне дә кичерсәң иде”, – ди. Шулай булган вакытта бу –Аллаһы әмеренә буйсыну, кушканын үтәү. Бу нинди яңалык, нинди бидгать була ала? Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Тереләргә ничек сәлам бирсәгез, Каберстанга барган вакытта да: “И иманлы бәндәләр, сезгә Аллаһы рәхмәте вә сәламе булсын!” дип сәлам бирегез”, – ди. Аның нинди бидгать булуы мөмкин? Динне, Коръән хикмәтен аңламаган кеше генә мондый сүзләрне әйтә ала! Ата-бабаларын искә алмаган кеше – нәселен оныткан кеше, ул маңкорт була. Менә шулар бар нәрсәне буташтырып йөри дә инде. Бу безнең асылыбызны янәдән бер кат күздән кичерү, өйрәнү.
Бирегә килгәч, болгар бабаларыбызның никадәр изгелекләр эшләгәнен искә төшерәбез дә үзебезнең кем икәнлекне аңлап, кылган кимчелек-хаталарны, гөнаһларны уйлап, тәүбә кылабыз. “Син алар арасында бул, Аллаһы Тәгалә аларны газапламас”, диелә изге китапта. Истигъфар кылсалар, тәүбәле булсалар, Аллаһы Тәгалә газабын төшермәс, ди.
ТАТАР МӨСЕЛМАННАРЫ ҖЫЕНГА КАРШЫ!
Урыс телле татар яшьләре арасында шактый абруй казанган Камәл хәзрәт үзенең “Расскажи мне о Вере?” китабында Болгар җыенын тәнкыйтьләп телгә ала. Ул әлеге гамәлне “кече хаҗ”, Болгар җыены – бидгать гамәл һәм бу Исламны боза дигән нәтиҗә чыгара. Бездә тәрбияләнмәгән, Ливанда туып-үскән мөселман кардәшебез, биредәге вәзгыятьне, татардагы Ислам нечкәлекләрен тулысынча аңлап бетерә дип, беркем дә әйтә алмый. Атаклы вәгазьче Камәл хәзрәт китабын татар интеллигенциясе тәнкыйтьләп чыкты. Ливан гражданины татарларны ничек яшәргә, ничек йола кылырга өйрәтмәкче була янәсе.
Бүген татар мөселманнарының бер өлеше “Изге Болгар җыены”ннан баш тарта, шулай ук татарның Ислам дине белән бергә гасырлар буе килгән үз миллилеген, гореф-гадәтен танымый. Алар сәләфитлекне, ягъни Исламны “чистартучылар” буларак, ваһһабичылыкны яклый, шуның белән яшиләр дә.
Мөфти урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб сүзләренчә, Камәл Ливаннан килгән бер гарәп кенә. “Алар үзләрендә Исламны төзәтеп, үзара сугышып яталар. Менә Татарстанда да сугыш оештырырга кирәк дип киләләрдер инде, күрәсең. Камәлнең татар халкын пычратуы белән халкыбыз үзе килешмәскә тиеш”, — ди Вәлиулла хәзрәт.
Аның фикеренчә, Согуд Гарәбстанында “сәләфитчелекне торгызабыз” дигән ясалмалык, инде Татарстанда да, Русиядә дә үз тарафдарларын тапты. Алар Исламны “чистарту” турында сүз алып бара. Менә Исламны “чистартабыз” дип, Шамил Басаевлар хәтта коралга да алынды. Андый сектачылык тарафдарларын акылга килергә чакырыр идем. Исламны чистарту бернинди нәтиҗә дә бирмәячәк, ди ул.
— Әгәр без бидгать эзли башласак, алар бик күп, — ди Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб. — Шул ук гарәп дөньясында да манаралар төзү, ярымай кую — кычкырып торган бидгать. Чөнки бу – Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында булмаган вакыйга. Ә бүген Мәккә мәчетләре ярымай белән бизәлгән. Болай вакланып торырга кирәкми, Ислам дине кысаларына сыймый торган бидгать гамәлләр белән көрәшергә кирәк. Ә Болгарда шөкер һәм дога мәҗлесен үткәрү Исламга, шәригатькә берничек тә каршы килми. Ул татар халкы горурлыгы, бабаларыбыз төрки дөньясында иң беренче булып Ислам динен кабул иткән. Бу вакыйга башка халыкларда булырга да мөмкин түгел. Без татарларга бирегә бару табигый, бу тыела алмый.
БЕР СӘЛӘФИТ БЕЛӘН АЧЫКТАН-АЧЫК СӨЙЛӘШҮ
— Болгар җыены кайсы ягы, нәрсәсе белән бидгать?
— Дин башлыгының халыкны җәмәгать белән тәүбә иттереп, соңыннан “гөнаһ капчыгыгыз бушады, ләкин ул тула, икенче елны тагын килерсез” дип, христианнарның рухани тарафыннан “отпущение грехов” йоласын Болгар җыенына кертү генә дә нинди зур азгынлыкка ишек ача. Кайчандыр мәчет түбәсен тотып торган багана табыну потына әйләнеп бара. Ислам динендәге иң зур гөнаһларның берсе — ширек кату, Аллаһыдан башка затка гыйбадәт кылу. Шушы бөек Ислам динен кабул иткән Болгар бабаларыбызны искә алабыз дип, ширек кылып йөрибез!
— Анда мөселманнар ташка табынмый. Биредә гадәти намаз уку, тәүбә кылу гына оештырыла.
— Инде анда барып изгелек, савап эшлим дип уйлау, шулай ук динебезгә каршы килү була.
— Ничек инде?
— Чөнки пәйгамбәребез “Өч мәчеттән (Мәккә, Мәдинә һәм Иерусалим мәчетләре — А.Ш.) тыш сәфәргә чыгу дөрес түгел”, — дип аңлатып калдырды. Әле анысы бер хәл, кайбер регионнарда Болгарга баруны “хаҗ кылу” дип атыйлар һәм шуңа тиңлиләр. Шуңа күрә монда тәртип салмыйча, үзебезнең мөфтият тарафыннан Ислам диненә туры килерлек кагыйдәләр куймыйча һәм шуны куллануны кертмичә Болгар җыенын акрынлап ширек җыенына әйләндереп калдырачакбыз.
— Болгар җыенында берәр мәртәбә булганың бармы?
— Юк.
ТАТАР ТАШКА ТАБЫНА?!
Шулай да Тәңречелектән калган гадәт буенча ташка табыну өчен “Изге Болгар җыены”на килүчеләр бар әле. Дөрес, алар бик аз. Тик кагъбә тирәсеннән йөргәндәй әйләнүләре — үзләренең ни кылганын, бигрәк тә җәмгыятебездәге мөселманнарга тап төшерергә этәргеч бирүен аңламыйлар булса кирәк. Бәла аларның үзләрен Тәңрече дип түгел, мөселман дип санап, шул ук вакытта җәмәгать белән намаз укып, аннан Тәңре йолаларыннан да баш тартырга теләмәвендә ачык чагыла.
Ләкин төп сәбәпне ташка табыну дип атап булмый.
Кол Шәриф мәчете фонды башлыгы Зөфәр хәзрәт Галиулла әйтүенчә, мондый җыеннарның узуында бәхәс була алмый. “Без тарихыбызны, мәдәниятебезне белмәсәк, халык булудан туктыйбыз. Коръән ул үзе 70% тарихка бәйләнгән, Аллаһы Тәгалә халыклар турында тарих белән аңлата, — ди ул. — Тәлгать хәзрәт тә үзебезнең Болгар җирләренә баруны – тарихны искә алуны оештыра башлады. Әле бервакыт Госман хәзрәт каршы чыгып, Болгарны бидгать дип атады. Янәсе, таш аталар дигән сүзләр белән чыкты.
Казанның яртысыннан күбрәге аракы эчә, аның белән беркем көрәшми. Ә менә тарихи Болгарыбызны яңалык дип атыйлар. Мулла эше чиста булып калуда түгел, ә халыкка аңлату, хакыйкатьне ирештерү”.
Халык елдан-ел арта бара анысы, дөрес. Моны дүртенче ел рәттән Бөтендөнья татар конгрессы, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Русия мөфтиләр шурасы, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәтенең берләшеп, “Изге Болгар җыенын” оештыруда катнашулары белән бәйләргә кирәк. Зөфәр хәзрәт фикеренчә, болай берләшүнең яман ягы да булырга мөмкин. Чөнки бергә оештырсалар да, җыйналып бергә эшләү юк. Теләсә нинди чараны таркатыр өчен, аны абсурдка калдырырга гына кирәк. Аннары “бер якта шәрә кызлар бии, икенче якта тәүбә кылалар”, дип әйтерләр. Җыенда бердәнбер мөфти сыйфатында Тәлгать Таҗетдинның генә булуы да күпмедер дәрәҗәдә шул хакта сөйли. Мөселманнар берләшергә тиеш.
Болгар безне берләштерүче мәркәзгә әйләнерме, юкмы — анысын вакыт күрсәтер. Таш ату, ташка табыну кебек сәбәпләрне эзләргә була анысы. Хәзрәт әйтмешли, эчкечелек белән көрәшүче юк, Болгарны бидгать дип атау бар. Йә булмаса, Исламга абсолют каршы килүче “Сотворение мира” фестиваленә фатиха биреп, шаһитлар мәчете Кол Шәриф каршында уздырулары эшнең башкада булуына ишарә ясый. Эш башкада, ягъни бүленүдә. Кем әйтмешли, һәркемнең үз командасы…
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Изге Болгар җыены,
Комментарии