Үрнәк ислам гаиләсе

Үрнәк ислам гаиләсе

Ислам дине галиме Габдерәхим Утыз Имәнинең иҗаты белән тирәннән танышкан, тәфсилләбрәк өйрәнгән саен, аның никадәр олы галим икәненә инана барам. Шуның өчен аның шигырьләрен бүгенге телгә тәрҗемә итәргә булдым. Шулай ук «Безнең гәҗит» укучыларына Утыз Имәнинең хатыны Хәмдияне югалткач язган шигырен тәкъдим итәсем килә.

Без галимебез Габдерәхим хәзрәтләренең: «Габдерәхим Болгари хатыны Хәмидә мәрсиясе» шигырен укысак, тәннәребезне чемердәтерлек дәрәҗәдә, хатынын югалткан ирнең кайгы һәм хәсрәтенең чагылышын күрәбез. Бу шигырьдә ирнең хатынга карата булган мөнәсәбәте генә түгел, ә хакикый мөселман гаиләләрендә хатын-кызның тоткан урыны, ирнең хатын-кызга карата мөнәсәбәте ни дәрәҗәдә югары булырга тиешлегенә бер мисал да күрәбез. Һәм шулай ук хатынның иренә карата мөнәсәбәте нинди булырга тиешлеге дә чагылыш тапкан.

Ватаныннан күчеп киткән,

Мөселман иленә җиткән,

Җирсү утында көйгән

Учагымнан аерылдым.

Хатын ире белән бергә илен ташлап чыгып китеп, җирсү утында янса да, бүгенге хатыннар кебек «койрыгын» күтәреп ирен ташлап китми, ә гаилә учагын саклап, ирне ир итеп, үзен ир хатыны итеп яшәгән хатын гәүдәләнә.

Якыннардан күңел өзгән,

Мөселманлык эшен төзегән,

Ислам юлында гизгән

Юлдашымнан аерылдым.

Исламда ир хатыны өчен беренче хак – Аллаһы хакы, икенче хак – Пәйгамбәр (с.г.в.) хакы, өченче хак – ир хакы булырга тиеш. Һәм без менә шушы шигырь юлларында Габдерәхим хәзрәтнең хатыны Хәмидәнең менә шушы хакларны дөрес хаклавын күрәбез. Ул, ир хакын хаклап, якыннарыннан аерылып, шәригать кануннарын үтәп мөселманлык эшен төзегән, ислам юлында гизгән һәм иренә һәрчак юлдаш булган.

Кич-көндезен терәк булган

Раббыбыздан ярдәм сорап,

Авыр чакта дога кылган

Догачымнан аерылдым.

Ир кешегә – гаилә башлыгына – кич-көндезен кем терәк була ала? Аның хатыны, әлбәттә. Иренә авыр чакта аның өчен Раббысына ялварып, кем дога кыла, әлбәттә, яраткан бердәнбер хатыны дога кыла. Шундый догачыдан аерылу хакикый мөселман ире өчен, әлбәттә, бик авыр.

Һәр сүземә колак салган,

Өй эчемне нурландырган,

Һәр эшен дә белеп кылган

Һөнәрчемнән аерылдым.

Әлбәттә, ислам гаиләсендә хатын өйне нурландырып торучы шәхес булырга тиеш. Ул өй эчен тәртипкә китереп җыештырып торуы белән генә түгел, яхшы холыклы күркәм киңәшче, хәтта кирәк чакта иргә үзенең тәнкыйть сүзен дә матур итеп әйтә белүче һәм нинди дә булса һөнәре белән дә сөендереп торучы – ирнең сөекле хатыны булырга тиеш ислам гаиләсендә.

Бакый милкен алга алган,

Дөнья милкен артка салган,

Дөньялыкны фани белгән

Камил заттан аерылдым.

Тән вә җанын фида кылган,

Дан-шөһрәткә кызыкмаган,

Кабахәтне кабих күргән

Зирәгемнән аерылдым.

Мәңгелек турында уйлап, бу дөнья малына кызыкмаган Габдерәхим хәзрәтләренең сөекле Хәмидәсе. Бүгенге хатыннар шикелле, «Инде бер тунны ике ел буе киеп йөрим, кешедән оят», – дип, иренең бәгырен ашаучылар кебек булмаган. Камил зат булган, дан-шөһрәткә кызыкмаган, тәнен һәм җанын фида кылса да, кабахәтне кабих күргән, алар алдында икейөзлеләнмәгән. Менә шушындый зирәк хатыннан аерылган иргә, әлбәттә, җиңел булмагандыр, әмма Аллаһы Тәгалә сабыр булырга кушкач, сабыр да итә белгәндер галимебез Утыз Имәни.

Балалары ятим калган,

Ана өчен аһлар орган,

Бала өчен йөрәге янган

Миһербаннан аерылдым.

Бу юлларда аларның балаларының да әниләрен яратып, аны югалту кайгысыннан аһ орулары яхшы аңлашыла. Шәригать кануннары нигезендә саф мөселман итеп тәрбияләнгән балаларда әти-әниләренә карата олы мәхәббәт булмыйча кала алмый. Ана белән бала арасындагы йөрәктән чыккан хисси тойгылар да, миһербанлык та шушы дүрт юлда тасвирланган.

Мең дә ике йөз унөчтә,

Дүшәмбедән элек кичтә,

Мосафирлык хисабында,

Гарибәмнән аерылдым.

Югалту кайгыга салды,

Аерылуга йөрәк янды,

Шәгъбан ае калыккач,

Кадерлемнән аерылдым.

44 яшьлек ир уртасы кеше, 20 ел бергә дөньяның ачысын һәм төчесен бергә уртаклашып яшәгән шундый камил зат булган хатынын югалтсын да, ничек итеп кайгырмасын да, ничек итеп йөрәге янмасын?

Коммунистлар хакимияткә менеп утыргач, ислам динен ничек кенә пычратмадылар, татарлардан ничек кенә көлмәделәр. Хакимияткә яраклашырга тырышып, ялагайланып, манкорт татарларыбыз ислам гаиләсендәге татар хатыннарын ничек кенә мыскыллап язып чыкмадылар да, татар хатыннарын ислам дине кимсетеп яшәгәнлеге турында нинди генә спектакльләр куймадылар. Яшьләребез шул ялган китаплар белән агуланып үстеләр һәм башка милләт кешеләренә кияүгә чыгып, башка кавемнәрне үрчетүгә зур өлеш керттеләр. Нәтиҗәдә, Октябрь түнтәрелешенә чаклы 7 млн булган татар халкы һаман да 7 млн. булып кала бирә…

Инде килеп Габдерәхим улы Габделнасыйр мәрсиясенә күз салсак, монда ана кеше – Хәмидә ничек баласын тәрбияләү хакында бәян ителә:

Кичәләрен җидегә бүлгән,

Минем өчен уяу торган,

Сабый чагымда имезгән

Шәфкатьлемнән аерылдым.

Намаз калдырма диеп орышкан,

Сабагың калдырма диеп орган,

Уен өчен каһәрләп орышкан

Миһербанлымнан аерылдым.

Автор бу мәрсияне улы Габделнасыйр исеменнән язып, укучыга мөселман гаиләсендә бала ничек тәрбияләнергә тиешлеген аңлаткан һәм баланың анасына карата булган мәхәббәтен чагылдырган. Әйе, мөселман гаиләсендә ана кеше баласының намазына да, укуына да күз-колак булырга тиешлеге аңлашыла. Шулай ук бала уен белән артыгын мавыгып китмәсен өчен дә ана кеше күз уңында тотарга тиеш. Күрәсезме, нәрсә ди бала: «Уен өчен каһәрләп орышкан миһербанлымнан аерылдым». Әйе, ана баланы кайчагында бик каты орышса да, ул бала өчен миһербанлы булып кала, әгәр шәригать кушканча дөрес тәрбия бирелсә балага.

Нәсыйхәт сүзләрен сеңдергән,

Миңа изге, яхшы дога кылган,

Ничә йөз мең Коръән чыккан

Шәфкатьлемнән аерылдым.

Ризыгымны пешереп торган,

Киемемне төзәтеп торган,

Каткан күлмәгемне алып юган

Шәфкатьлемнән аерылдым.

Гаиләдә бала белән күпчелек вакыт ана кеше була. Балага нәсыйхәт сүзләрен кем җиткерә? Әлбәттә, әни кеше, әмма ул аны әтисе исеменнән җиткерә. Шуның өчен бала анага күлмәген юганы өчен дә, ризык пешереп ашатканы өчен дә рәхмәтле булырга кирәк икәнен исеннән чыгармый. Бала күңелендә ана кеше шулай ук һәрвакыт шәфкатьле булып калырга тиеш тә.

Күзем нуры – балам, дигән,

Мөлаемлык миңа кылган,

Яман эштән мине тыйган

Миһербанлымнан аерылдым.

Кич-көндезен гамем җыйган,

Калебемнең нуры дигән,

Куенымдагы энҗем дигән

Караучымнан аерылдым.

Әйе, әни кеше баланы вакыт-вакыт бик каты ачуланса да, ул аны иркәләгән вакытта «күз нурым», «калебемнең нуры», «куенымдагы энҗем», дип тә назлаган, баласына мөлаем булган, яман эштән тыеп, әхлаклы итеп үстергән. Чөнки Хәмидә саф мөслимә булган, шәригать кушканча – хатын, шәригать кушканча – ана була белгән. Бары тик ислам кушканча яшәгәндә генә, ягъни Аллаһының «Тормыш юлы кагыйдәләре»н үтәп яшәгәндә генә шундый үрнәк гаилә, тәрбияле балалар үсә.

Галимебезнең мөселманнар өчен язып калдырган төрле нәсыйхәт поэмалары гына түгел, хәтта аның хатынына карата булган мөнәсәбәте дә, гаиләдә ничек итеп бала тәрбияләнүе дә үзе зур нәсыйхәт һәм үрнәк булып тора.

Мөхтәрәм милләттәшләр, газиз мөселманнар, безнең милләтебезгә иманга кайтып, шундый гаиләләр корып яши торган балалар, оныклар тәрбияләп үстерергә насыйп булса иде.

Рәсим хәзрәтХӘБИБУЛЛА

Комментарии