Бер җылы сүз әйт син, ичмасам…

Без хәзер өлкән буын кешеләре, шуңадыр бәлки, яшәгән саен, тирәнрәк фикер туплап яшибез, олыгайган саен, Аллаһка якынаерга омтылабыз, шәхсән үзем шулай. Уйлап карасаң, исең китә, күзаллап каравы да кыенлаша, шул нисбәттән Аллаһының көченә сокланам, хозурланам, сөенәм һәм баш ватам: ничек шушы галәмне, җирне, күкне, диңгез-күлләрне үз кысаларында тота, игеннәрне бөртектән үстереп, яңгырлары белән тукландырып, кешелек һәм тереклек дөньясын асрый. Исең китәрлек, бу әкият дөньясына тиң, әмма хак! Шуларга өстәп: чутсыз-сансыз кешелек дөньясына дуслык-татулык иңдергән бөек Зат ул – Аллаһ, Аңа дан!

Бу сүзләрем – язачак «тема»мның бераз гына булса да кереш өлеше. Чынлыкта эчемне пошырган игътибарсызлык, миһербансызлык, мәгънәсезлек, тәрбиясезлек кебек гамәлләр белән очрашып торулар сәбәпче булды кулыма каләм алуыма. Кайберәүләр өчен язасы фикерләрем «пүчтәк» булып тоелыр. Минем карашка, бер дә алай түгел ул. Әйтик, яшь чакларыбызда дус-ишләр, туганнар, хезмәттәшләр белән гел очрашып, сөйләшеп яши идек. Тормыш мәшәкатьләре, балалар үстерү, йорт-җир карау кебек эшләр чыгып торганлыктан, ялгызлыкны да тоймыйсың, күңелсезләнергә дә вакыт калмый. Бу – яшьлек шул.

Әмма теләсәк-теләмәсәк тә, гомер дигән нәрсә үтә. Элеккеге еллардагы дусларны-күршеләрне искә төшереп, кайберләренә телефон аша гына булса да шалтыратып, хәлләрен белеп аласы килә…

Мактана алмыйм, дөньясы акчага корылган заман булгач, телефонга чутланган суммаларын экономияләп, миңа сирәк шалтыраталар. Ә инде сөйләшкән чакта, әңгәмәдәшем исәнләшү белән үк, иң беренче сүзне үзем алам: хәлләрен җентекләп сорашам, үзенекен генә түгел, бала-чагаларыныкын да, проблемаларын сораштырып, акылым кушканча ихластан киңәшләремне бирергә тырышам, сәламәтлек, сабырлык телим. Ә аннары гына аңа «юл» бирәм. Юк шул, алар минем хәлемне сорамыйлар, янәсе, минем нинди кайгы-хәсрәтем, мәшәкатьләрем булсын ди, чөнки киңәшләр биреп юатучы мин бит. Шушындый мизгелләр гел кабатланып тора. Кайберләренә шунда, исләренә төшерергә теләгәндәй, минем дә хәлләрем беркөе әле, дип әйтеп куям. Шунда уйлап куям: «Мин бер башка өстен икән әле». Халыкта, түбәнгә карап гыйбрәт ал, дигән мәкаль бар, күбесенең зарлануы берәр сәгатькә сузыла, әмма шөкер итмиләр…

Җәмәгать! Без нинди генә авырлыклар кичермәгән буын – сугыш елы балалары буларак, санап бетерерлек түгел, ул турыда газетада күп языла. Ә бүген җылы өйләребездә пенсия акчасын алып, шул акчага көн күрәбез. Аллаһка мең-мең шөкер итеп, хөкүмәтебезгә дә рәхмәт әйтеп, ил-көннәребезнең тыныч булуын теләп, балаларыбызга исән-имин эшләп-яшәп ятуларын теләп, бүгенге көндә исән-сау булуыбызга куанып яшәвебезне дәвам итәргә кирәктер, мөгаен. Телевизорлардан карап беләбез, ике аяксыз, ике кулсыз килеш дөньяга туган балаларны ата-аналары бала тудыру йортларында калдырып китсәләр дә, шушы көчле рухлы җан ияләре, үз-үзләренә көч җыеп, мөстәкыйль тормыш итәргә омтылып яшиләр, алар бик күпләр… Менә кемнәрдән үрнәк алып, аларга Аллаһының ярдәмен сорап яшәргә тиешбез. Шулай булгач, Аллаһының безгә биргән яшәү чыганагы булган – дүрт саныбызның төгәллеген бәяләмәгән очракта, кайберәүләрнең «намазга бастым» дип мактанып йөрүләре гөнаһ кына булып, кабул булмаска да мөмкин. Аллаһка чын күңелдән ышанган кеше беркайчан да зарланмас, чөнки бу дөньяда кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез бер генә кеше дә юктыр.

Быел кыш көне ТНВ телеканалыннан халык артисты Фән Вәлиәхмәтов белән әңгәмә булды. Ул, чын мәгънәсендә җыйнак һәм олы шәхес икәнен раслап, лаеклы җавап тотты. Аның минем күңелгә уелып калган сүзе болайрак булды: «Бай кешеләр бик күп, ләкин алар кеше белән аралашмый, аларны беркем дә танымый, аларның кешегә кирәкләре дә юк. Ә мин гади генә булсам да, халык чакыра, мине халык ярата, мин аларга кирәк, мин шуның белән бәхетле», – диде ул. Бу сүзләр белән мин дә килешәм.

Вәсилә АРСЛАНОВА,

Бөгелмә шәһәре

Комментарии