Гүзәл затмы?!

Гүзәл затмы?!

Газетада басылган «Әнигә өебездә урын юк» (16 февраль, 2011 ел) дигән язманы укыгач, «Без, көчсез, йомшак табигатьле гүзәл затлар, ирләргә караганда да шәфкатьсез, холыксызга әйләнеп барабыз түгелме?» – дигән уйлар туды. Бу нилектән шулай? Гомер бакый «», «ана» сүзе «мәрхәмәт», «миһербанлык» кебек кешенең иң яхшы, матур сыйфатлары белән янәшә булды. «Хатын-кызлар, сез – тормыш бизәге, гүзәл затлар, изгелек, игелек ияләре», – дип, күпме шигырьләр язылды, җырлар җырланды.

Соңгы елларда, бигрәк тә радио-телевидение кабызасыңмы, кулыңа газета-журнал аласыңмы, хатын-кызлар тарафыннан кылынган җинаятьләрне, хәтта ки вәхшилекләрне ишетеп, укып хәйран каласың.

Менә экраннан бер гүзәл затның еларга азап­ланып сөйләвенә караганда, ире – адәм актыгы, юньсез кеше булган. Кыйнаган, көчләгән, көн күрсәтмәгән. Бер дә кыйналып, газап чигеп яшәгәнгә охшамаган үзе. Гомер иткән, бергә балалар үстергән, тормыш алып барган ир сөйләвенчә, хатын: «Чыгып кит!» – дип көне-төне игәүләгән. Ниһаять, ир чыгып китә. Үзенә ошаган хатын-кыз таба. Һәм бу ирнең хатыны шулай көрәшсез-сугышсыз, йорттан бер әйбер дә алмыйча чыгып киткәч, сөенгән, шатланган дисезме? Юк шул. Начар иреннән котылдым, дип шатланмый ул, ә ирне үтерергә заказ бирә. Көнчелек, мәкерлек көчлерәк. Юк итәргә, үтерергә кирәк.

Ә моңа охшаган мисалларны биниһая күп китерәләр. Әбиләргә кадәр гомер иткән бабайларын үтертергә карар кыла.

Бомжларның күпчелеге – ирләр. Олыгаеп беткәч, ирләрен куып чыгарып, тораксыз калдырган хатын-кызларга исем китә. Законнар күбрәк без, хатын-кызлар яклымы, ышандырырлык итеп елый беләбезме? Балалар кечкенә, авыр чакларда шушы ир булган бит янәшәдә. Хәзер алай сөйкемле дә, көчле дә түгелдер. Салгаларга да яратадыр. Ләкин бу кешене урамга, хуҗасыз этләр янына, үлемгә олактырырга сәбәп була алмый.

Яңа туган сабыен сатарга маташучы хатын-кызларны күргәч, «Я, Раббым. Иман әсәре калмадымыни соң хатын-кызларыбызда?» – дип кычкырасы килә.

Балалар йортында әниле, ташландык сабыйлар күпме?! Болар бар да – «изге күңелле», «миһербанлы-шәфкатьле» гүзәлкәйләребез тарафыннан кылынган җинаять.

Элегрәк без укыган елларда иң зур җинаять-тәр­типсезлек шук малайның бәдрәфтә качып тәмәке тартуы, яисә тәнәфестә шаярып чабышканда класс ишегенең пыяласын ватуы иде. Хәзер 11-13 яшьлек кыз балалар классташ кызларын типкәләп кыйный, мәсхәрәли, имгәтәләр. Хәтта үтерү очраклары да булды. Чәчләр үрә торырлык. Әле бит шуны телефон камерасына яздырып, интернетка куялар. Күрегез, янәсе, без нинди «текәләр»!

Илебезне колачлап алган үләт афәте – эчкечелек авылларында, хатын-кызлар арасында киң таралды. Коръән ашларыннан яхшы ук төшереп кайту, я абыстай киткәч, догалы ризыклар белән шәпләп, русчалап поминка ясау – гадәти хәл. Нәзакәтле, нәзберек, гүзәл затларыбызга яңа образлар өстәлде: кулда – аракы, сыра чәркәсе, икенчесендә кабымлыкка – сигарет. Ирләрчә гәп корып, авыз бушаганда «сәнгатьле» итеп катлы-катлы сүгенүләр…

«Әниебезгә урын юк» дигән язмада сурәтләнгән хәлләр – иң еш очрый торган күренеш. Беркемне дә якларга да, яманларга да теләмим. Киленнең сүзләре шаккатыра. Яшь чакта үзебезне барысын да беләбез, дөрес эшлибез, дип хис итәбез. Әйткәләшеп тә аласың. Ләкин син инде үзең олы кеше, ул-кызларың башлы-күзле булган, кода-кодагый, кияүләрең бар. Олыларга икенче төрлерәк, алар урынына үзеңне куеп карап, тормыш тәҗрибәсе, акыл туплау чоры. «Балаларымны укыттым, ике кызымны кияүгә бирдем. Берничек ярдәм итмәде. Әнә йорты аңа», – ди килен. Өлкән кеше тагын ничек ярдәм итә алсын инде? Сиңа яхшы ир үстереп биргән бит. Ә йортының капкасы һәркем өчен дә ачык булырга мөмкин. «Мин аңа чебен иманы да күрсәтмим», – ди. «Иман әсәре без хатын-кызларда калмадымыни?» – дигән сорау күңелне тырнап үтә.

Ә ирләребез кайда соң безнең? Көчле зат булудан туктадыгызмы? Әни кешенең шул рәвешле урамда калуында иң элек уллары гаепле. Әниеңне дә рәнҗетмә, хатыныңны да җәберләмә. Менә шул тигезлекне саклый белгән ир генә чын ир буладыр.

Сәрвиназ.

Казан шәһәре.

Гүзәл затмы?!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии