Һавада яз исе булсын иде…

Һавада яз исе… Мин, саф һава сулап, йортыма терәлеп диярлек үскән карлы урманнан барам… Язгы кояшның беренче нурларына сөенеп, шундый тылсымлы көнне бүләк итүче Аллаhыма рәхмәтләремне укыйм… Башыма шундый юллар килә: «Язга кадәр ярты сәгать кенә калды… Кар астындагы үләннәр уянганнар инде…» Әмма фикерем бүленә, чөнки карашым күңелне өшетә торган сурәттә туктала: ботакларга эленеп калган полиэтилен калдыклары, целлофан капчыклар үзенә бер сагыш белән җилдә чайкала… Кошларга җим салу өчен эленеп тә, җил-яңгырда юешләнеп, ертылып, калҗаеп беткән коробкалар, яньчелгән катыргы тартмалар күренә, аяк астында шешәләр, банкалар, кәгазьләр ауный. Җир үзе дә яман ис чыгаручы ризык калдыкларыннан, этләргә дә ашарга яраксыз «продуктлардан» сыкрый кебек…

Миндә инде язгы кәефнең әсәре дә калмады. Этләрдән калган «мина»ларга баса күрмим дип, курка-курка, өемә таба борылдым. Адым саен очраучы «мина»лар, һичшиксез, этләрнең хуҗалары җаваплылыгында… Көн саен урамнардан үткәндә төкереккә, какырыкка каткан тротуарларны күреп тә шундый фикергә киләсең: эт, чыннан да, кешенең дусты икән. Чөнки ул йомышын үтәү өчен читкәрәк китә. Этнең интеллекты хуҗасыныкына караганда югарырак, ул бит кешеләр йөри торган урынны пычратмый.

Сез ничек уйлыйсыз, бу эт тотучыларның әйләнә-тирәгә карашы ничек? Уйлавымча, андый кешеләр барыннан да бигрәк үзләрен ихтирам итми, үзләрен күрә алмый, юкса, һәртөрле хисләр үзеңнән, якыннарыңнан башлана бит.

Ислам динендәгеләр болай дияргә мөмкин: бу безгә кагылмый, без, мөселманнар, өйдә эт тотмыйбыз, безнең өчен тыелган гамәл ул. Дөрес, тик без шундый җәмгыятьтә яшибез, эт хуҗалары үз гамәлләрен игелекле эш дип саныйлар, бу безнең хокукыбыз, диләр. Әмма алар башкаларның Аллаһ тарафыннан бирелгән хокукын: саф һава сулауны, чиста урамда йөрүне боза. Һәм сезнең белән безнең дәшмәү аркасында да килеп чыга бу хәл.

Урамдамы, урмандамы йөргәндә мине тагын бер нәрсә бик гаҗәпләндерә: чүп өемнәре арасында намаз вакыты күрсәтелгән, дингә багышлап язылган язмалар күренә. Берәр төрле чараны билгеләп үтәр өчен җыелган халык таралганнан соң калган мәйданга игътибар иткәнегез бармы? Чүплек кала анда. Һәм иң кызыгы – үзебез чүп калдырабыз, ә үзебез икенче бер шундый урынга килсәк, сукранабыз: «Карагыз инде, үз артларыннан җыештырып та китмәгәннәр бит», – дигән булабыз.

Ә мәчетләрдә тулы тәртипме? Без анда – Аллаһ йортында чисталыкны саклыйбызмы? «Ислам – иң чиста дин, чисталык – инануның яртысы» дигән гыйбарәне һәрвакыт истә тотабызмы? Көндәлек тормышыбызда кулланмагач, якшәмбе мәктәпләрендә һәм мәдрәсәләрдә ни өчен укыйбыз соң?

Аллаһ Тәгалә безне акыл иясе итеп яралткан, җир йөзендә хуҗа, идарәче итеп куйган. Ул безгә акылны уйлау, уйлану өчен биргән. Коръәндә: «…Уйланучы, фикерләүче кешеләр өчен», – дигән сүзләр берничә тапкыр очрый. Ә без? Безнең уйларда ниләр генә юк: май һәм уылдык, күңел ачу һәм канәгатьләнү, серле утрауларга бару… Үзебезнең туган йортыбызны, җиребезне, табигатебезне, урамнарыбызны… сакламыйча, чисталыкта тотмыйча, без океан, диңгезләргә, чисталык, тәртип хөкем сөргән чит илләргә бару өчен ялны көтәбез, көтә-көтә көтек булабыз. Миңа бу сукыр кешенең тормышын хәтерләтә. Юк, физик яктан түгел, рухи яктан. Ни өчендер дөньяда һәр көнебезне, күкне, кояшны, яшеллекне, чәчәкләрне, карны – безне әйләндереп алган барлык әйберләрне күңел күзе белән күрми торганнарга әйләнеп барабыз. Шуларны күреп куану безгә Аллаһтан бер бүләк һәм әманәт бит ул. Алардан файдалану безгә вакытлыча гына бирелгәнен аңламыйбыз, ахрысы. Хөкем көнендә бездән җавап таләп ителгәндә нәрсә диеп җавап бирербез икән?

Елдан-ел тормышыбыз камилләшә. Без технологияләр, автоматлаштыру гасырында яшибез. Боларның барысы да яшәвебезне җиңеләйтә, безгә тик кнопкаларга басарга гына кала. Мәктәптә укыганда укытучыбыз: «Килер бер вакыт, кнопкага басасың – савыт-сабалар, керләр, идәннәр юылыр, кнопкага басасың – ашың пешәр, әйберләр үтүкләнер», – дигәч, без ышанмаган идек. Ә бит ул көн килде! Әмма без аның Аллаһ Тәгалә тарафыннан игелек, шәфкать буларак бирелгәнен аңламыйбыз, үзеннән-үзе барлыкка килде дип кабул итәбез. Ә аңа рәхмәт әйтү, гыйбадәт кылу (вакытыбыз күпмегә артты!) урынына ялкауланабыз. Нәтиҗәдә, гасыр авыруы – гиподинамия белән авырыйбыз, ул безне физик яктан гына тоткарламый, иң куркынычы – акылыбызны, фикерләвебезне зәгыйфьләндерә. Безнең уйларыбыз йоклый, миебез ял итә. Һәм без туып-үскән, беренче адымнар ясаган җирләребезнең, беренче хәрефләрне, безне барлыкка Китерүчене төшендергән мәктәп, мәдрәсәләрнең кадерен җуябыз. Ватан төшенчәсе безнең өчен гадәти бер сүз генә булып кала. Ә бит уйлап карасак, кешеләр, хәтта иң якыннарыбыз, иксез-чиксез киңлекләр, чәчәкле аланнар, саф һава, чиста сулы чишмәләр, атлаганда шыгырдаган кар, җир өстенә сафлык иңдерүче яңгырлар, кошлар сайравы, яңа сөрелгән җир исе – безнең күңелгә хуш килгән эмоцияләрдән тора түгелме соң?! Аллаһ тарафыннан тудырылган һәм кешеләргә файдалану өчен мул итеп бирелгән бу могҗизаларның кадерен белеп бетерәбезме соң?! Юк, боларны бәяләргә вакытыбыз җитми, ялкауланабыз, димәк, яратмыйбыз, сакламыйбыз, кадерен белмибез.

Һәр хак мөселман биш вакыт намаз укый, хәләл ризык ашап физик яктан да, рухи яктан да чистарына. Ә табигать үзе генә чистарына алмый. Дөресрәге, чистарына алса да, аңа бик күп вакыт кирәк. Без шушында, хәзерге көндә яшибез икән, үзебезгә, балаларыбызга, оныкларыбызга чиста җир, чиста су, чиста һава кирәк. Сабый балаларга карата кылынган тәрбиядәй, бу әйберләр дә тәрбия һәм саклык сорый. Без моны истә тотарга тиешбез. Һәм һәр көнне без, тартынып тормыйча, итагатьле итеп, шул ук эт асраучыларга: «Үз артыңнан нәҗес калдырма, моның өчен пакет белән соскы гына алу җитә», яки баласы конфет кәгазен ташлап калдырган ана кешегә: «Сезнең бу нәрсәгез чүп савытына салуны «сорый» бит», – дип әйтергә генә кирәк. Иң мөһиме – битараф булмау!

Кешедән үз кадерен белү сорала. Әгәр ул үз кадерен белсә, пычрак эчендә, чүп-чар арасында, тәртипсезлектә яшәр идемени? Без үзебезне ихтирам итмибез. Итсәк, штраф түләмәс өчен генә түгел, ә йөрәгебез кушканга искә алынган кире сыйфатларга түзмәс идек. Без шундыйрак: безнең файдага булган законнарны, таләпләрне без ниндидер басым, кисәтү, курку астында гына башкарабыз. Ә Аллаһ каршында курку юк. Ул барысын да күрә һәм белә дигән уй юк. Тәрбиясезлек, бу өлкәдә аң-белем җитмәү кешене рухи яктан ярлыландыра, ә иң начары – этик һәм эстетик яктан битарафлыкка илтә.

Бәлки безгә хакимияттә утырганнарның әйткәнен көтмичә, үзебезгә зарурилык тудырып, изге урыннарыбызны: өйләребезне, урамнарыбызны, мәктәпләребезне, шәһәр һәм өлкәләребезне яратып, аларны кайгыртырга, чистартырга һәм бизәргә кирәктер. Аллаһ бик шәфкатьле һәм ул матурлыкны ярата, ә чисталык ышанудан килә. Андый ышаныч безгә үз артыбыздан чиста эз калдырырга ярдәм итәр, ул эз исә динебезнең «визит карточкасы» булып, исламга ихтирам уятыр. Бездән соң килгәннәр: «Монда пычрак вәхшиләр түгел, мөселманнар булганнар», – дип әйтерлек булсын. Бу адым авыр түгел, ышаныгыз, бары тик үзеңнән башларга гына кирәк… Киләчәк дүшәмбедән түгел, бүгеннән. Хәзер үк.

Алсу ШАКИРИ

Комментарии