- 17.03.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №10 (13 март)
- Рубрика: Иманга юл
Инде менә ничәмә-ничә еллар кешелекнең дөнья бетү белән котын алган хәбәрләр быел кабат интернет битләрендә пәйда булды. Имештер, 1нче февраль көнне иртәнге 11 туларга 20 минутта безнең планетага галәмәт зур астероид килеп бәрелеп, бөтен тереклекне юк итәчәк икән. Имеш, бу фаҗигадән берничек тә котылу чарасын таба алмыйлар. Йа Аллам! Ник соң шушы сафсатаны таратучыларны эзләп табып, ныклап торып җаваплылыкка тартмыйлар икән. Бүгенге катлаулы тормышта шактый халыкның инде болай да какшаган психикасын бозып, сәламәтлекләренә зыян салучыларны ничек җир күтәрә? «Җүләр юрап китерер» ди. Чынлап та шушы юньсез шаярулар бер көн чынга аша калса?!
Әле күпләр хәтерлидер, 2000нче елда дөнья бетә икән дип, телевидение һәм матбугат чаралары да шактый гауга куптарды. Акыллыраклары исә, бу мәгълүматны кире кагып, кешеләрне тынычландырырга ашыкты. 2012нче елда исә, шулай ук халыкны хафага салып, астероид белән җир шары бәрелешү нәтиҗәсендә бар дөнья караңгылык эчендә кала икән, хәтта яныңда кул сузымы гына торган кешене дә күрү мөмкин булмаячак, электр белән газның эзе дә калмаячак, дигән хорафат тараттылар. Кешеләр, кем күпме булдыра ала, сумка-сумка ризык запасы, чират тора-тора шырпы, шәмнәр (имеш, ут яндырып ашау-эчү мөмкин булачак!), һәм тагын әллә ниләр ташыды. Яшермим, үзебез дә күпләп шәмнәр алып куйдык. Янәсе, кеше белми кыланмас! Кайвакыт ут бетеп торганда файдалары тиде тагын тиюен… Авылда яшәүче әниебез өендә сүтелмәгән миченә утыннарга хәтле тутырып куйган. Янәсе, исән калсак, шунда ягып, ашарга пешереп булса да, сыйламакчы безне, бичаракаем! Менә шулай, көлсәң – көләрлек, еласаң – еларлык хәлләр узды баштан. Нишлисең, кешегә һаман-һаман «Син юләр!» дип такмаклап торсаң, ул үзенең юләр икәненә тәмам ышана башлый ди бит. Без җир кешеләре дә нәкъ шундый халәттә гомер кичерәбез бүген. Чөнки адым саен алдашу, адым саен ялган мәгълүмат… Киләчәк томан эчендә, иртәгә ни буласын алдан һич тә фаразлау мөмкин түгел. Бездән шул рәвешле роботлар, зомбилар ясап бетерәләр бугай инде. Шул, дөнья бетә дип кенә дә күпме кеше үз-үзенә кул салгандыр, Аллаһ сакласын! Янәсе, әлеге мәхшәрне күрми кала. Ә бит, уйлап карасаң, үлгән кеше өчен инде болай да дөнья бетүгә тиң. Балаларның ныгып та җитмәгән психикасы исә әлеге мәгълүматларга бигрәк тә тиз бирешә. Менә шунысы куркыта да инде без әти-әниләрне.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә, дуслар! Хак Тәгалә биргән гомерләрнең кадерен белеп, кеше рәнҗешләре алмыйча, бер-беребезне хөрмәт итеп, һәр туар таңга шөкерана кылып яшәсәк иде. Язмыштан узмыш юк, диләр. Һәркемгә үз өлеше туганда ук маңгаена язылган дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер бит. Ә шул кыска гына бирелгән гомерләрне матур итеп яшәү үзебездән дә торадыр. Бары тик өмет һәм ышанычны гына югалтмыйк!
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,
Азнакай шәһәре

Комментарии