Шайтан ялчысы булмыйк…

Шайтан ялчысы булмыйк…

«БГ»да Айзат Шәймәрдәннең «Ике юлның берсе: без яки алар» – дигән мәкаләсен (13 октябрь, 2010) укыганнан соң, җавап язмыйча булдыра алмадым.

Шундый язмалар белән мөселманнар арасында фетнә чыгарасыз. Иң элек Коръәнне укып карагыз. Анда Аллаһы Тәгалә: «Ике юл бар, берсе – җәннәткә, берсе – җәһәннәмгә», – дигән. Гыймран сүрәсенең 31нче аятендә Раббыбыз Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) мөрәҗәгать итеп, болай ди: «Әйт өммәтеңә, Аллаһыны сөяр булсагыз, миңа иярегез. Аллаһы сезне сөяр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар». Шул сүрәнең 32нче аятендә: «Әй, мөэминнәр, миңа һәм Рәсүлгә итәгать итегез». Пәйгамбәребез үз вәгазьләрендә болай дигән: «Сезгә яңа уйлап чыгарылган эшләрдән сакланырга кирәк, чөнки һәр яңа эш – бидгать, ә һәр бидгать – адашу. Һәр адашу утта тәмамлана». Аллаһы Тәгалә башка кешегә иярергә кушмаган бит. Без фәкать Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) генә иярергә тиеш. Ул ни эшләгән, безнең шуны кылуыбыз мөһим. Мисал өчен: намазлар – иртәнгесе – 2, өйлә – 4, икенде – 4, ахшам – 3, ястү – 4 рәкәгать фарыз. Сөннәтләре фарызга керми. Фарызлардан соң зекер укып, тәсбих тартыла. Догаларның иң күп кабул була торган вакыты – фарыз намаздан соң. Ә хәнәфи мәзхәбе буенча зекерләрне сөннәт намазыннан соң укыйлар. Шулай ук 3се, 7се, 40гы, елы да – Пәйгамбәребез үлеп, күп гасырлар үткәч кенә килеп чыккан яңалык. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Мин сезнең арада ике нәрсә калдырам. Бу – Аллаһының китабы һәм Пәйгамбәрнең сөннәте. Аларга тотынсагыз, беркайчан да туры юлдан тайпылмассыз».

«Рум» сүрәсенең 32нче аятендә Аллаһы: «Шул кавемнәрдән булмагыз, алар динне төрле кисәкләргә бүлде. Төрле-төрле мәзхәб ияләре булдылар. Ул мәзхәб ияләре һәрберсе үз динен хак дип шатланыр. Ләкин Ислам динендә мәзхәбләргә бүленү – хәрәмдер». Тагын «Терлек» сүрәсенең 159нчы аятендә: «Тәкъвасыз мөселманнар Аллаһы төзеп биргән хак динне төрле кисәкләргә бүлде. Төрле мәзхәб ияләре булдылар. Мөхәммәд (с.г.в.), син аларның һичбер эше турында соралмассың. Алар эшләре Аллаһыга тапшырылмыштыр. Соңрак Аллаһы кылган эшләре белән хәбәр бирер», – диелә.

«Бәкарә» сүрәсенең 170нче аятендә: «Мөшрикләргә һәм бидгатьче мөселманнарга – һичкемгә, һичнәрсәгә иярмәгез, фәкать Аллаһы иңдергән хөкемнәренә иярегез», – дип әйтелсә, алар: «Ата-бабаларыбызны нинди юлда тапсак, шуңа иярәбез. Алар ничек гамәл кылган, без дә шулай гамәл кылабыз. Алар юлыннан чыкмыйбыз», – диләр. Ә аларның ата-бабалары Ислам диненең хаклыгыннан һичнәрсә белмәүче һәм туры юлны тапмаучы иделәр түгелме? «Әүвәлгеләр белмәгәнме әллә?» – дип сукыр хәлендә сукырларга ияргән кеше туры юлны һич тапмас.

Тагын Аллаһ: «И мөселманнар, барчагыз да берләшкән килеш Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкеменә ныклап ябышыгыз. Аннары аның хөкемнәреннән һич аерылмагыз һәм бер-берегездән аерылып, төрле юллардан китмәгез. Янә Аллаһ биргән нигъмәтләрне күңелегездә саклагыз. Мөселман булганчы, бер-берегезгә дошман идегез бит. Аллаһы Ислам дине белән күңелегезгә дуслык, өлфәт мәхәббәт салды һәм бер-берегезгә дин кардәшләре булып әверелдегез», – диелә «Гыймран» сүрәсенең 103нче аятендә.

Ә бу язмада Вәлиулла Ягъкуп Ислам динебезнең чыккан җирендә – Гарәп илендә ничәшәр ел гыйлем алып кайткан яшьләребезгә «ваһһабилар» дип исем тагып, мөселманнарны бер-берсенә каршы котырта. Ул яшьләр Коръәнне, хәдисләрне ана теле төсле белә. Аллаһының ярдәме белән динебезне бидгать гамәлләрдән пакьләүче булганга, Аллаһы алардан разый булсын. Ярдәм итәсе урында, әле тагын шундый яшьләрнең кайтуыннан куркып торалар. Мөфтияттә В.Ягъкуп кебек Коръән белән гамәл кылмаган кешеләр торганда, татулыкка ирешеп булмаячак. Ул кешеләрне, бигрәк тә яшьләрне динебездән, мәчетләрдән биздерә торган эш алып бара.

Безнең устав – Коръән һәм сөннәт. Раббыбыз: «Сезләрдән арагызда шәригатьне яхшы белгән кешеләр булсын. Алар сезне хәерле эшләргә чакыра. Бидгать гамәлләрдән тыяр. Әнә шундый җитәкчеләре булган җәмәгать һәлак булудан котылыр». («Гыймран» сүрәсе, 104нче аять). Шулай булгач, нинди юл яхшы соң? Аллаһыга каршы барыпмы, әллә аның кушканнарын үтәпме?

Юныс сүрәсендә: «Хак белән батылны аеру өчен, акылын эшләтмәгән кешеләргә Аллаһы кяфер – имансызлык ләззәтен салыр», – диелә. «Мөэминнәр – дин буенча, әлбәттә, бер-берсенә кардәш. Кардәшләрегезнең арасын килештерегез, төзәтегез. Аллаһыдан куркыгыз, мөэминнәр арасына фетнә-дошманлык салудан сакланыгыз. Шаять, Аллаһыдан рәхмәт ишетерсез», – диелә тагын бер аятьтә. Берәү «Коръәнгә ышанудан яки аның белән гамәл кылудан баш тартса, ул кешене без шайтанга тапшырырбыз. Ул шайтан аңа якын булыр. Һич аерылмас. Бу сүзгә бик каты әһәмият бирегез?» – ди Раббыбыз «Зиннәтләнү» сүрәсенең 36нчы аятендә.

В.Ягъкуп һәм аның кебекләргә әйтәсем килә: шайтан ялчысы булмагыз, фетнә чыгармагыз. Аллаһыдан куркыгыз. Аллаһы Тәгалә һәр эштә гадел булырга, дингә һәм мөселманнар файдасына яхшы эшләр кылдырырга боера һәм шәригатьтә булмаган бидгать гамәлләрдән тыя.

Аллаһының рәхмәтенә, ризалыгына ирешәсегез килсә, гыйлемле яшьләргә юл бирегез. Ярдәм итегез. Бу язганнарга риза булмасагыз, үз дәлилләрегезне китерегез.

Ислам Казан кешесе өчен – бер, Мәскәүнекенә – икенче, гарәпнекенә өченче төрле була алмый. Аллаһ үз китабында язганча, һәм илчесе үтәгәнчә булырга тиеш ул: башка юл җәһәннәмгә илтә.

Гыйльмия НУРУЛЛИНА.

Нурлат шәһәре.

Комментарии