НӘТИҖӘ – АЛЛАҺЫДАН

НӘТИҖӘ – АЛЛАҺЫДАН

Бүгенге билгесезлек һәм фетнә тулы заманда кайбер элекке дини башлыкларыбызда, әдәби-тәрбия җитмәү сәбәпле, “даһилык” чире күзәтелә. Алар бөтен мөселман өммәте исеменнән сөйләргә өйрәнеп, шул өммәтнең үсешенә бүленеп бирелгән финанс ресурсларны коттеджлар төзүгә һәм текә иномаркалар алуга тота бирде. Өммәт тарафыннан 20 ел дәверендә алып барылган күпкырлы җәмәгать эшчәнлегенең уңышлы нәтиҗәсен алар шәхси казанышлары итеп кабул итте. Чит ил акчасы күләменнән, “дан-шөһрәттән” исереп, алар чынбарлыкны дөрес бәяләүдән читләште. Бүген алар хаксыз рәвештә үзләштергән мал-мөлкәтләрен, элеккеге “дәрәҗәләрен” югалтудан куркып, үтә тынычсыз мизгелләр кичерә. Акылларыннан язып, Аллаһы билгеләгән чиктән чыгалар. кыйммәтләре белән сәүдәләшеп, фетнәләр оештырып, бөтен өммәтен куркыныч астына куялар. Алар корган мәкер-тозакларга бик күп мөселман яшьләре дә килеп каба. Элегрәк тә яшь җаннарны адаштыруга, саташтыруга акча алып ятканнары кебек, хәзер дә мөселман яшьләре язмышлары белән уйнап, керем каналларын саклап калырга тырыша. Исламның сафлыгына, өммәтнең киләчәге булган мөселман яшьләренә һөҗүм итеп, алар коточкыч җинаятьләр кыла. Мәет һәм никах керемнәренә очны очка ялгап яшәүче урындагы имамнарны шелтәләп, үзләре беркатлы иганәчеләр тарафыннан исламны тергезүгә бирелгән акчага чит илләрдә күңел ачалар.

Сезгә яхшылык белән китәргә вакыт җитте бит инде. Юк, алар матур гына китә алмый шул. Өммәт каршында гафу үтенеп, алдынгы карашлы яшьләргә юл бирәсе урынга, алар шәхси һәм нәсел-ыру мәнфәгатьләрен яклап “көрәш” алып бара.

Шуны да искә төшерү җитә: алар 2006 уку елының уртасында шәкертләрне бер тиенсез калдырып, остазларны бер-берсенә дошман ясап, ислам университетын әҗәткә батырып, ташлап чыгып китте. Күптән түгел генә мөфтиятне бушатып, бер тиенсез калдырып, мескенлек хәлендә калдырдылар.

Үзләренең пычрак фигыльләре белән өммәтебезне бөтен ил халкы каршында хурлыкка калдырганнан соң да, үзләрен һаман динпәрвәр һәм ислам көрәшчеләре итеп тәкъдим итәләр! “Җирдә бозыклык таратмагыз!” – дип аларга әйтелсә, алар: “Без анда тәртипне урнаштырабыз да инде”, – дип җавап бирә (Коръән, 2:11).

Мәңгелек хакыйкатьләрне бигрәк тиз оныттылар!

Сәидҗәгъфар хәзрәт ЛОТФУЛЛИН,
Кабан арты мәчете имам-хатыйбы,
Исхак хәзрәт исемендәге милләтара ислам үзәге рәисе.НӘТИҖӘ – АЛЛАҺЫДАН, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии